Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Без һәрвакыт бергә булдык

4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне, ә 6 ноябрьдә - Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнәр алдыннан район халкын Спас муниципаль район башлыгы Камил Нугаев котлады.

Күптән түгел генә билгеләп үтелә башлаган бу бәйрәмнәр, диелә котлауда, үткәннәребезне, бүгенге көнебез һәм киләчәгебез арасындагы күзгә күренмәс элемтәләрне ныгытып, бер-берсен тулыландырып тора. Халыклар бердәмлеге көне Ватаныбыз тарихына хөрмәт белән карау билгесе итеп булдырылса, Конституция көне - республикабыз үсеш билгесе.
Нәкъ менә халыклар бердәмлегенең дәүләтчелекне ныгытуга, җәмгыятьне үстерүгә һәм тарихи-мәдәни мирасны саклауда ярдәм итүгә юл ачу кебек мисалларын шактый беләбез.
Мәсәлән, 1612 елның 4 ноябрендә Козьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендә халык ополчениесе гаскәрләре Мәскәүдән Польша интервентларын куып чыгаралар. Ул чорда да, соңрак та Ватан азатлыгы өчен көрәштә төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре катнашкан. Ә фашизмны җиңгән күпмилләтле халкыбызның батырлыгын онытып буламы?
Халыклар бердәмлеге генә, диелә котлауда, Татарстаныбызның уңышлы үсешенең нигезе булып тора, монда бик күп мәдәни традицияләр һәм гореф-гадәтләр яши. Һәм 1992 елда кабул ителгән Конституция төрле милләт, сәяси карашлы, төрле дин кешеләрен берләштерә.
Безнең борынгы Болгар җирләре моның ачык мисалы булып тора, чөнки биредә бик күп халыкларның- русларның, татарларның, чуашларның, әрмән һәм мордваларның, украиннарның, марийлар һәм башкаларның традицияләре, йолалары һәм мәдәниятлары бергә тыгыз бәйләнгән. Болгарда күп кенә халыкларның рухи үсешенә, мәдәниятына һәм тормыш кануннарына нигез салынуы да зур әһәмияткә ия.
Монда, хәзерге вакыттагы кебек, борынгы заманнардан ук мәчетләр белән бергә чиркәүләр булган һәм алар килешеп яшәгәннәр.
Хәзер дә шушы какшамас әхлак кануннары бүгенге тотрыклы тормышыбызның нигезе булып тора, киләчәктә республикабызның, илнең ышанычлы үсүен күрсәтә.
Тырыш, уңган Спас халкы киләчәктә дә Татарстанның һәм Россиянең уңышлы үсүенә үзеннән лаеклы өлеш кертер, дип ышанып әйтергә була, диелә котлауда.
Район җитәкчесе спаслыларны бәйрәмнәр белән котлап, ныклы сәламәтлек, иминлек, җан тынычлыгы, гаилә бәхете тели.
Рәсемдә: борынгы Болгар җирендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау