Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Бергәләп күп нәрсәгә ирешә алабыз…”

Узган шимбәдә район Мәдәният йортында икенче чакырылыш район Советының чираттагы 30нчы сессиясе булды. Депутатлар район башлыгы Камил Нугаевның районның 2012 елдагы социаль-икътисадый үсеше турындагы отчетын тыңладылар һәм 2013 елда башкарылырга тиешле эшләр белән таныштылар.

Владимир КОРНИЛОВ.
"НЖ".
Утырыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Равил Моратов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев, Президент аппараты вәкилләре, әлеге чарада катнашу өчен килгән башка рәсми затлар Владимир Монаховның "Вега М" предприятиесендә булдылар. Алар зур кызыксыну белән спаслыларның ирешкән казанышлары һәм районыбыз хезмәтчәннәре җитештергән продукция күргәзмәсе, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында алып барылган эшләрне чагылдырган стенд белән таныштылар, җирле осталар ясаган сувенирларга югары бәя бирделәр. Кыскасы, шушы күргәзмә аша гына да Спас халкы тормышының күп яклары белән таныша алдылар.
Район башлыгы үзенең докладында производствоның төрле тармакларында эшләрнең торышы белән таныштырып үтте. Узган җәй игенчеләр өчен бик уңай килмәсә дә, ярыйсы гына уңыш җыеп алынды. Дөрес, ашлык күләме планлаштырылганнан азрак чыкса да, байтак хуҗалыклар кредит һәм бурычларның бер өлешен түләп бетерделәр. Төзелеш тармагында, торак йортлар, юлларга, белем бирү һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренә капиталь ремонт ясау буенча да күп нәрсәләр эшләнде. Яңа водозаборны файдалануга тапшыргач, һәм, әлбәттә инде, "Чиста су" республика программасы аркасында суның сыйфатын яхшыртуга ирешелде. Аеруча докладчы районда туризмны үстерү мәсьәләсенә тукталды. Узган ел Болгар музей-тыюлыгында яңа объектлар ачылды, борынгы һәйкәлләргә реставрация ясалды.
Спортчыларыбыз үзләренең ирешкән уңышлары белән сөендереп торалар. Казанда уздырылачак Универсиада алдыннан бу аеруча зур әһәмияткә ия. Бөтендөнья студентлар уены республика тарихында мөһим урыннарның берсен алып торачак. Универсиадада катнашучыларның һәм килгән кунакларның борынгы Болгарга килүе дә көтелә. Бу безгә зур җаваплылык өсти, дип ассызыклады докладчы.
Халыкның мәшгульлеге, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү, социаль тармак, сәламәтлек саклау, белем бирү, мәдәният тармакларының эшчәнлеге - болар һәм башка мәсьәләләрнең барысы да докладта чагылыш тапты. Кичектергесез хәл ителергә тиешле проблемалар да кузгатылды. Алар, мәсәлән, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эшләү өчен профессиональ кадрлар җитмәүдән, балаларның аз тууыннан, хезмәткә яраклы кешеләр арасында үлем очракларының күп булуыннан гыйбарәт. Безгә социаль-көнкүреш объектлары төзү, клуб, мәктәпләр һәм медицина пунктларын төзү һәм ремонтлау эше темпларын тизләтергә кирәк. Районда терлекчелекне үстерүгә, гаилә фермаларының санын арттыруга игътибарны бермә-бер көчәйтәсе бар.
- Бергәләшеп тотынсак, күп нәрсәгә ирешә алачакбыз, - дип ассызыклады район башлыгы. - Бүгенге шартларда үзара аңлашып, ярдәм итеп эшләү турында уйларга кирәк, безнең максатлар бер…
Фикер алышуларда катнашучылар да отчет докладын тулыландырды. Өчкүл авыл җирлеге башлыгы Нина Пырова күптән түгел генә үзләрендә яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелүе, юлларга вак таш салынуы турында зур канәгатьләнү хисе белән билгеләп үтте. Узган ел авылда 14 бала туган. Авыл халкы күп итеп мөгезле эре терлек үстерә, умартачылык белән шөгыльләнә, куян асрый. Авылның район үзәгенә һәм тарихи урыннарга якын урнашуы, инфраструктураның үсә баруы да яңа йортлар төзүгә этәргеч биргән. Күп балалы гаиләләргә бирелгән җирләр исәбенә авыл территориясе зурая бара. Әлеге программа нигезендә, авылда Рябиновый һәм Луговой урамнары үсеп чыккан. Өчкүл һәм Үрнәк авыл халкы мал асрап, җитештерелгән продукцияне шәһәр халкына саталар, районда һәм республикада уздырылучы ярминкәләрдә актив катнашалар.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Людмила Рыбакова педагогларның һәм укучыларның төрле район һәм республика конкурсларында, проект һәм программаларында катнашып ирешкән уңышлары турында сөйләде. Мәктәп бакчалары һәм фермаларда да укучылар һәм аларның остазлары тырышып эшли. Бүген, мәсәлән, "Мәктәптә дәресләр тәмамлангач" программасына аеруча зур игътибар бирелә.
Иске Рәҗәп авылы крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәк-чесе Дамир Хәмидуллинны хаклы рәвештә авыл хуҗалыгы производствосы ветераннарының берсе, дип әйтергә була. Соңгы елларда уңай үзгәрешләр күп күзәтелә, диде ул. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, бездә шактый проблемалар хәл ителгән. Юлларга асфальт түшәлде, йортларга газ, су кергән. Халык иркенләп Интернет челтәреннән, спутниклы телевидениедән файдалана, кешеләрдә җиңел һәм йөк автомобильләренең, тракторларның саны елның-елында арта. Шул ук вакытта борчыган проблемалар да юк түгел.
Чыгыш ясаучыларның фикере белән Премьер-министр урынбасары да килеште. Инфраструктураның үсә баруы, авылда тормышның яхшыруы - болар яшьләрдә уйланырлык җирлек тудырырга тиеш. Туган җирдә яшәп эшләү - үзе бер бәхет ул.
Премьер-министр урынбасары шулай ук җитештерелгән продукцияне уңышлы сату, квалификацияле кадрлар әзерләү өчен шартлар тудыру кебек мөһим мәсьәләләргә тукталды. Кадрларга килгәндә, республикада яңа һөнәри белем бирү программасы эшләнгән. Шуның нигезендә, теләкләре булган 10-11 сыйныф укучылары бер үк вакытта гомуми мәктәп программасы курсы белән техникум дәрәҗәсендә башлангыч һөнәри әзерлек программасын да үтә алалар. Әгәр укуларын алган белгечлек буенча дәвам итәргә теләсәләр, алар зур өстенлекләрдән файдаланачаклар. Быел бу юнәлештә беренче адымнар ясалачак.
Безнең район өчен туризмны үстерү дә зур әһәмияткә ия: борынгы Болгарга килүчеләр саны артканнан - арта бара. Республика хөкүмәте дә Болгарга зур өметләр баглый, төрле проектларны тормышка ашырганда зур ярдәм күрсәтеләчәк, дип белдерде Премьер-министр урынбасары. Нинди генә ярдәм күрсәтелсә дә, күп нәрсә әлеге борынгы туфракта яшәүчеләрнең үзләренә бәйле.
Рәсемнәрдә: сессия бара; кунаклар күргәзмә белән танышалар; Равил Моратов яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтовка ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшыра.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сессия

2
X