Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Беренчеләрдән булып тәмамладылар

Дамир Хәмидуллинның крестьян (фермер) хуҗалыгы урып - җыю эшләрен районда беренчеләрдән булып тәмамлады. Һәр гектардан уртача 22 центнер уңыш чыкты һәм барлыгы 1500 тоннадан артык ашлык җыеп алынды.

Тәлгат Җамалетдинов.
"НЖ".
Алдагы еллардагы кебек, урып-җыю эшләрендә механизаторлар зур җаваплылык тоеп эшләделәр. Мәсәлән, Шамил Гатин улы Ранил белән "Енисей" комбайнында 4000 центнерга якын ашлык суктырдылар. Уракта алар байтак еллардан бирле катнашып киләләр һәм ел саен аңа җитди хәзерләнәләр. Башка механизаторлар да алардан калышмады.
Илдар Хәмидуллин хуҗалыкның алдынгы шоферы. Үзенең "КамАЗ" машинасында басудан ындыр табагына 1200 тонна ашлык ташыды. Шуның өстенә, янгын сүндерү машинасы да аңа йөкләнгән, махсус бригада составында ул көне буе басуда тора. Илдар һәр эшкә дә өлгерә.
Илгиз Миндубаев югары разрядлы токарь да, эретеп ябыштыручы да. Ул белмәгән эш юктыр. Ул да бригада составына керә һәм механизаторлардан килгән заказны тиз һәм яхшы итеп эшләп бирә.
Хуҗалыкта көзге культуралар чәчүне соңга калдырмыйча, вакытында башкарып чыктылар. Монда Мансур Каюмовның тырышлыгы зур булды. Ул МТЗ - 1221 тракторында 145 гектарда бодай һәм 270 гектарда арыш чәчте. Илнур Хөснетдинов, Рафис Гыйльметдинов, Рөстәм Гыйниятуллин чәчү агрегатларының өзлексез эшләп торуын тәэмин иттеләр. Илдар Хәмидуллин басуларга чәчүлек орлык ташып торды.
Хуҗалыкта механизаторларга эш җитәрлек. Хәзер, мәсәлән, Наил Минсадыйков, Камил Нурмөхәммәтов, Рифкат Мөхәммәтҗанов, Гомәр Мортазин һәм Ильяс Закиров МТЗ - 1221 һәм ХТЗ тракторларында булачак уңышка нигез салалар. Эшләре шактый, кыска гына вакыт эчендә аларга 1400 гектар җирне эшкәртеп чыгарга кирәк һәм шуңа күрә эшне ике сменада оештырганнар. Хәзерге вакытта алар 1000 гектардан артык мәйданда эш башкарганнар.
Рәсемнәрдә: Ф.Закиров, М. Галиев, З.Закиров, И.Закиров; Ш.Гатин улы Ранил белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урыпҗыю крестьян (фермер) хуҗалыгы