Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Башкаларга үрнәк күрсәтәләр

Бу фоторәсемнәр җәй көне, Үрнәктәге Айсылу Мөхәммәтова крестьян (фермер) хуҗалыгында кыр эшләре тулы көч белән барганда төшерелде.

Комбайнчы Алик Усманов белән шофер Александр Сигов кыр эшләрендә байтак еллардан бирле катнашалар һәм үзләренә тапшырылган бурычны һәрвакыт җиренә җиткереп башкаралар. Аларның тырышлыгы аркасында техника җитештерүчән эшли, сәбәпсез туктап торганнары юк. Алар рекордлы күрсәткечләргә ирешүне максат итеп куймасалар да, башкалардан калышмыйлар. Мәсәлән, Алик Усманов үзенең "Дон-1500" комбайны белән мең тоннадан артык ашлык суктырды. Бу көннәрдә ул башка механизаторлар белән бергә техниканы кышкы саклауга куярга әзерли.
Урып-җыю чорында Александр Сиговка үзенең КамАЗ машинасында басу һәм ындыр табагы арасында шактый рейс ясарга туры килә. Бу зур җаваплылык таләп итә торган эш, чөнки урып-җыю агрегатларының көйле эшләве нәкъ шоферларның тырышлыгына бәйле. Бүлектә һәм хуҗалыкта бөртекле культураларны вакытында җыеп алуда аларның да өлеше бар. Мәсәлән, А.Сигов басудан 1200 тоннадан артык ашлык ташыган. Хуҗалык шоферлары арасында бу иң югары күрсәткеч. Соңгы вакытларда тәҗрибәле шофер машинасын төзәтү белән мәшгуль, чөнки даими карап торганда гына техника яхшы эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев