Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Барысына да ничек өлгерде икән...

Краюшкиннар йорты Приволжски поселогы читендә урнашкан. Кайчандыр бу йорт балалар тавышыннан гөрләп торган. Хәер, әле дә кайбер көннәрдә аларда зур җанлылык сизелә. Димәк, әти-әнисенең хәлен белергә дип кайсыдыр баласы кайткан…

Лидия КОСТРУЛЕВА.
"НЖ".
Валентина Ивановна белән Николай Александрович ике ул һәм өч кыз үстергәннәр. Гомер сизелми үтә диюләре хак икән. Инде балалары күптән буй җитеп, мөстәкыйль тормышка аяк баскан. Алай гына да түгел, балаларының балалары да тупырдашып үсеп килә. Төп нигезгә еш килә алар. Әби белән бабай аларны һәрвакыт сагынып көтеп тора. Әйе, баланың баласы балдан татлы була шул. Краюшкиннар нәселенең дәвамы бит алар, иң кадерле кешеләр. Оныклары һәм балалары белән зур табын артында сөйләшеп утырганда Валентина Ивановна еш кына үзенең балачак елларын искә төшерә.
Ул ундүрт яшендә совхоздагы фермаларның берсендә эшли башлаган. Унтугыз яшендә яраткан егетен очратып кияүгә чыккан. Бер-бер артлы балалары туган. Шунысы гаҗәп, читен булса да, ул эшен ташламаган. Бозаулар үстергән, фермада бригадир булган, ашханәдә дә, төзелештә штукатур-маляр булып та эшләгән. Шулай да, гомеренең күп елларын терлекчелектә эшләп үткәргән. Ялларның, бәйрәм көннәренең ни икәнен дә белмәдек, ялга чыгу турында уйга да килмәде, дип сөйли Валентина Ивановна.
Барысына да ничек өлгерелде икән, дип ул әле дә гаҗәпләнеп бетә алмый. Балаларны иртәнге татлы йокыларыннан торгызырга, балалар бакчасына илтергә кирәк. Ул вакытта алар әле күршедәге Болгар авылында яшәгән. Балаларны ул велосипедка утыртып, Приволжскида яшәүче әнисенә кертеп калдыра, ул аларны бакчага илткән һәм кичен шуннан барып алган.
Валентина Ивановна балаларын велосипед белән ничек яслегә илтүе турында әле дә елмаеп сөйли. Ничек түзде икән бу транспорт төре! Бер генә баласын утыртмаган бит ул. Барыннан да бигрәк балаларның берсе аягын көпчәккә тыкмасын, дип курыккан ул. Яңгырлы көннәрдә пычрак юлда таеп егылган чаклары да аз булмаган.
Вакыт тиз үтә, балалары да үсеп кул арасына керә башлый. Малайлар күбрәк әтиләре янында кайнашкан. Николай Александровичның кулыннан килмәгән эше юк. Бу йортны, мәсәлән, Лебяжьеда торганда ул үз куллары белән төзегән, соңыннан бирегә күчергәннәр. Гаилә башлыгына заманында прораб та булырга туры килгән, почтада да эшләгән, ипи дә ташыган.
Валентина Ивановна да янәшәсендә өч кыз үсүенә бик сөенгән. Балаларын ул бик яшьтән эшкә өйрәтә. Мәсәлән, кызлары өй җыештырганда, үзе тәмле итеп ашарга пешерә. Балалары әле дә булса ул пешергән щи, итле бәрәңге, башка ризыкларның тәмен оныта алмыйбыз, дип мактап сөйлиләр. Кирәкле азык-төлекне да кибеттән сатып алмаганнар, барысы да үзләренеке. Краюшкиннар элегрәк сыер, дуңгыз, кош-кортны күп итеп асраган. Бакчалары да ындыр табагы чаклы.
Валентина Ивановна яшелчәләрдән төрле салатлар ясарга, кыяр-помидор тозларга бик ярата. Ел саен күп итеп гөмбә дә җыя ул. Менә быел да кунакка килгән балаларымны сыйлармын, дип гөмбәне күп итеп тозлаган. Балалары дигәннән, аның олы улы Сергей - Ульяновскида, Юра - Казанда, Ольга - Гусихада, Нина - Болгарда. Бер кызы әлеге поселокта яши. Барысының да гөрләтеп туйларын уздырганнар, уллары армиядә хезмәт итеп кайткан. Валентина Ивановна дус, тату тормыш белән яшәүче балаларын мактап бетерә алмый. Хәер, Краюшкиннар гаиләсендә башкача була да алмас иде. Монда әлбәттә инде, ана буларак, аның да өлеше зур. Кайткан һәр баласын, кергән күршеләрен якты чырай, тәмле сүзе белән каршы ала ул һәм, әлбәттә инде, тәмле ризыклары белән сыйлый.
Үткән еллар белән чагыштырганда, хәзер өй мәшәкатьләре сизелерлек кимегән. Мич ягып азапланасы юк - өйгә газ кергән, краннан теләсә кайчан салкын һәм кайнар су килә. Җылы туалеты да өй эчендә, башка уңайлылыклар да бар. Әйе, тормышлар күпкә җиңеләйде. Хәер, Валентина Ивановна элек тә кыенлыклардан куркып тормаган.
Балалары җай чыгу белән кунакка кайтырга тырыша. Оныклары да әбиләрен бик яраталар. Бәрәңгене барысы бергә җыелышып утырталар һәм рәт араларын да өяләр. Гомумән, йорттагы бөтен эшне дә эшләп китәләр. Туган нигезгә кайткан балалары бер табынга җыелып утыргач, ана кешенең нинди хисләр кичерүен күзаллавы читен түгел. Һәркайсы өчен сөенеп бетә алмый ул. Әле күптән түгел бергәләшеп Валентина Ивановна белән Николай Александровичның гаилә корып яши башлауларына илле ел тулуны зурлап ресторанда билгеләп үткәннәр. Бу кичтә Краюшкиннарның балалары үзләрен кадерләп үстергән әти-әниләренә җылы сүзләрне, рәхмәтләрне күп әйтәләр…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев