Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балымерда клуб ачылды

Күптән түгел Балымер авылы тормышында зур вакыйга булды: монда яңа клуб ачылды.

Хәзер авыл халкы эштән соң рәхәтләнеп ял итә ала. Клубта өстәл теннисы, шашка, шахмат уйнарга, бәйрәм чараларын әзерләүдә катнашырга мөмкин. Киләчәктә исә бильярд өстәле сатып алу планлаштырыла.
Моннан ел ярым элек авыл халкы җыенда бу проблеманы хәл итүдә ярдәм сорады, шулай ук авыл урамнарында ут булмаудан зарландылар. Бүгенге көндә Балымер халкының үтенечләре тулысынча канәгатьләндерелгән - хәзер аларда клуб та ачылган, авыл урамнары караңгы вакытта яктыртыла башлаган.
Авыл мәдәният учагын ачу тантанасында район башлыгы Камил Нугаев катнашып, клуб мөдире Лилия Миннәтуллина һәм Полянка авыл җирлеге башлыгы Николай Авдеев белән бергә яңа клуб ишегендәге ал тасманы кисте. Ә әкият герое - йорт иясе традиция буенча яңа хуҗаларга символик ачкыч тапшырды.
Район башлыгы авыл халкын бу шатлыклы вакыйга белән котлап, аларга иминлек һәм уңышлар теләде. Иң мөһиме - клуб беркайчан да буш тормасын, яше дә, карты да анда күңеленә хуш килгән шөгыль тапсын, диде.
Ә аннары яңа сәхнәгә район Мәдәният йорты артистлары һәм җирле үзешчәннәр чыкты. Тамашачылар алдында Евгений Кременсков, Ольга Лобанова, Ольга Бурмистрова, Ирина Страхова, Зөлфия Холмирзоева, укучылар Дима Семенов, Ирина Орлова, Наталья Семенова, балалар бакчасына йөрүче нәниләр чыгыш ясады.
Кичә ахырында кунаклар Балымер үзешчәннәрен район Мәдәният йортында чыгыш ясарга чакырдылар.
Рәсемнәрдә: яңа клуб бинасы; Ирина Страхова; Дмитрий Семенов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев