Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авылда да, шәһәрдә дә юллар яхшыра

Прораб Николай Земсков җитәкчелегендә "Алексеевскдорстрой" ААҖ бригадасы бу көннәрдә Никольскидан Болгарга килә торган юлга асфальт-бетон түши башлады.

Ун километрлы юлны ясау эше июнь уртасында башланып китте. Беренче чиратта, машиналар күбрәк йөри алсын өчен, юлны киңәйтергә кирәк. Бу аеруча әһәмиятле, чөнки туристлар саны ел саен арта. Борынгы Болгарга килүче халыкның күбесе нәкъ шушы юлдан йөри.
Төзелеш вакытында яңа автопавильоннар, юл билгеләре, сигнал баганалары, су торбалары урнаштырылачак. Югары категорияле заманча автомобиль юлы нәкъ шундый булырга тиеш.
- Машиналарга йөрергә комачауламас өчен, Николай бригадасына күбесенчә төнлә эшләргә туры килә, - ди участок җитәкчесе Николай Чухлов. - Машиналарның күп йөрүе юлчыларга тулы көчкә эшләргә ирек бирми. Дүрт смена эчендә юлның 4500 метр озынлыгында аскы каты җәелгән, аның өстенә вак таш-мастикадан торган тагын бер катлам җәеләчәк.
Николай Земсков - юллар төзү оешмасында чирек гасырга якын хезмәт куйган тәҗрибәле оста. Ул безнең районда гына түгел, республиканың башка районнарында да дистәләрчә километр юл салуда катнашкан һәм шуңа күрә коллективта эшләгән һәр кешегә үрнәк күрсәтә. Юлның тигезлеге өчен җавап бирүче асфальт җәюче машина операторы ярдәмчесе Александр Пономарев та, төягеч машинисты Андрей Шмагин һәм башкалар да тәҗрибәле хезмәттәшләре алдында сынатмаска тырышалар.
Быел "Алексеевскдорстрой" хезмәткәрләре башка объектларда да шактый эшләр башкарган. Мәсәлән, Үрнәк авылына, шулай ук Өчкүлдән Балымерга кадәр асфальт юл төзелгән. Тиздән асфальт юл Урта һәм Урманасты Йорткүл авылларын тоташтырырга тиеш. Авыл халкының теләге буенча юлны мәчеткә кадәр салачаклар. Монда эшләр яшь белгеч, мастер Дмитрий Афоньшин җитәкчелегендә башкарыла.
Балымер белән Үрнәктә үзәк урам юлларына асфальт җәелгән, машиналар борылу өчен мәйданчыклар ясалган. Хәзерге вакытта Ярдәм һәм Екатериновкадагы юлларга вак таш җәелә. Бу эшләрнең барысы да юлчыларның тырышлыгы белән башкарыла.
Быел коллектив шулай ук Кузнечихада - ике, Татар Такталыда бер урамга вак таш җәяргә тиеш. Шәһәргә килгәндә исә, хәзер Вертынская урамындагы юллар киңәя, Лихачев урамыннан юлны урманга кадәр эшлиләр. Мондагы эшләргә яшь мастер Антон Тюнев җитәкчелек итә. Киләчәктә Лихачев урамының бер өлешенә асфальт җәяргә җыеналар. Мир урамында, Нагаев урамыннан мәктәпкә кадәр яңа юл ясалачак. Гоголь, Моисеев, Октябрь урамнарындагы мәктәп һәм балалар бакчасына илтә торган участокларга вак таш җәю күздә тотыла. Боларның барысы да теләсә нинди һава шартларында мәктәпкә, балалар бакчасына йөргән балалар һәм аларның әти-әниләренә уңайлы булсын өчен эшләнә. Ә яхшы юллар тормыш иминлеген күрсәтә.
Руслан Хәмидуллин фотолары.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X