Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл күзгә күренеп үсә

Киләсе елда Приволжски авылында Болгар тарих-архитектура музей-заповеднигы территориясеннән күченүчеләр өчен бер фатирлы 46 йорт файдалануга тапшырылачак.

Бу эшләр "Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре" республика проектын тормышка ашыру кысаларында алып барыла.
Быел җәй көне шушында ук төзелгән 14 йортка инде кешеләр күчеп яши башлады, алар биредәге шартлардан бик канәгать. Йортлар янында шактый җир участогы, һәрберсенең гаражы бар, фатирларга газ, су кергән, туалеты өйдә. Мондагы табигатьнең матурлыгы турында әйтеп тә торасы юк.
Бу урыннан өстәрәк тагын байтак йортлар салына башлады, монда да Болгар авылыннан күченүчеләр яшәячәк. Төзүчеләр йортларны вакытында эшләп тапшыру өчен барысын да эшлиләр. Төзелеш эшләрен Казанның "Спецстрой" һәм "Народный дом" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять фирмалары алып бара.
Приволжски җирлеге башлыгы Владимир Елистратов сүзләренә караганда, авыл күзгә күренеп үсә, яңара. Шушында ук күп балалы гаиләләр өчен 100ләп җир участогы бүлеп бирелгән, алар да төзелеш эшләре башлап җибәрергә уйлыйлар. Тиздән яңа йортлардан торган һәр урамның матур исеме барлыкка килер...
Рәсемнәрдә: яңа йортлар төзелешендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев