Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл халкыннан – шәһәрлеләргә

Традицион көзге ярминкәдә Болгар халкына һәм килгән кунакларга шактый арзан бәядән ит, сөт, яшечә һәм җиләк-җимеш сатып алу, ә шәхси хуҗлыкларга - фураж запасларын тулыландыру мөмкинлеге бирелде.

Мәсәлән, "Спас икмәк заводы" производство берләшмәсе үзебездә чыгарылган берничә төр сорт оннан пешерелгән икмәк продукциясе, "Спас ХПП" җәмгыяте - көрпә һәм ашлык фуражы, "Спас оптторг" оешмасы халыктан җыелган бәрәңге, кишер, суган һәм башка яшелчәләр тәкъдим итте. Крестьян (фермер) хуҗалыклары ярминкәгә ит, сөт, шулай ук үз хуҗалыкларында үстерелгән дуңгыз балалары һәм фураж алып килгәннәр.

Белем бирү учреждениеләренең ярдәмче хуҗалыкларында үстерелгән продукция дә сатылды. Тармак технологияләре техникумы сатып алучыга печән белән ашлык фуражы, мәктәпләр төрле яшелчәләр, җиләк-җимешләр, җимеш агачлары һәм куак үсентеләре тәкъдим иттеләр. Полянка, Ким, Бураково һәм тагын берничә мәктәп аеруча уңышлы сату итте. Кимлылар баклажан, ташкабак, патиссон, аксымга бай башка яшелчәләрдән торган "Тормыш энергиясе" дигән җыелма барысын да уздырды.

Иң үтемле товарлар арасында ит һәм суган булды. Дуңгыз һәм сарык итен халык шунда ук алып бетерде, суган хәтта җитеп тә бетмәде. Суганның җитмәвен кайбер урыннарда уңышның түбән булуы белән аңлатып булса да, итне шәһәр халкына күбрәк тә алып килергә була иде. Ярминкәне оештыручылар киләчәктә моны күздә тотарлар дип ышанабыз.

Ә тулаем алганда, ярминкә яхшы оештырылды. Шәһәр һәм Өчкүл үзешчән артистлары үзләренең җырлары белән чарага аерым бер ямь, үзенчәлек өстәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев