Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл эшмәкәре – игътибар үзәгендә

Танкеевка һәм Өчкүл крестьян (фермер) хужалыклары базасында үткәрелгән район семинарында терлекчелек һәм авыл җирендә хуҗалык алып баруның кече формалары мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Терлекләрнең баш санын һәм терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру бүгенге көндә райондагы күпчелек хуҗалыклар өчен иң мөһим мәсьәлә. Бер яктан караганда, ашлык сату бәяләренең түбән булуы, икенче яктан - ныклы азык базасы һәм сөт продукциясенә булган даими ихтыяҗ авыл хуҗалыгы җитәкчеләренең игътибарын күбрәк үз хужалыкларын үстерүгә юнәлдерә.
Танкеевкадан Равил Бакиров крестьян (фермер) хуҗалыгында игенчелек һәрвакыт игътибар үзәгендә булды, тик авыл хуҗалыгы базарындагы хәлләр керемнәрнең башка чыганакларын эзләргә мәҗбүр итә. Күптән түгел фермер элекке механика цехын сыерлар абзары итеп үзгәртеп төзеде, шунда ук бозаулар һәм дуңгызлар өчен янкорма, карда ясап куйды. Ел әйләнәсендә мөгезле эре терлекләрнең баш саны өч дистәгә җитте, моннан тыш, хуҗалыкта 13 ана дуңгыз, атлар да бар.
Өчкүлдәге Акоп Багдасарян хуҗалыгында 120 башка якын мөгезле эре терлек бар, аларның 45е - савым сыерлар. Фермер үз хуҗалыгындагы сөтне сатып кына калмыйча, тирә-юньдәге авыллардан да җыеп сата. Сөтне саклау өчен махсус суыткыч куелган. Хуҗалыкта көтүне дә даими яңартып торалар: узган ел- 15, быел 10 баш югары продуктлы сыерларның бозауларын сатып алганнар.
"Хыял" хуҗалыгы да (директоры Альмир Мәхмүтов) үз продукциясен сату юлларын тапкан. Ташландык Өчкүл фермаларына реконструкция ясап, ул күптән түгел махсус республика программасы буенча яхшы токымлы берничә дистә сарык сатып алган, хәзер сарыкларның баш саны 260ка җиткән. Мөселман дини бәйрәмнәрендә, Болгар музей-тыюлыгына кунаклар килгәндә сарык итен теләп алалар. Фермаларында шулай ук таналар, атлар да бар.
Читтән килгән эшмәкәрләр дә безнең районда үз эшләрен ачып җибәрә. Мәсәлән, "Газком" ҖЧҖе (директор Александр Комаров) өч теплица төзү белән мәшгуль. Аларның саны киләчәктә тагын да артачак һәм Танкеевка янында утыз гектар җир биләп торачак. Хәзерге вакытта металл конструкцияләрен монтажлау эше бара, тиз арада контурны ябып, газ кертергә җыеналар. Шулай итеп, озакламый кибет киштәләрендә үзебездә үскән яшелчәләр сатылачак.
Инициативалы эшмәкәрләр үз белемнәрен һәм көчләрен кулланырга һәрвакыт урын табарга тырышачак, әлеге семинар моңа тагын бер дәлил булды.
Рәсемнәрдә: Бакиров хуҗалыгының терлекчелек бригадиры Х. Хисаметдинов; Багдасарян КФХның ферма мөдире А. Маргарян.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев