Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җаваплы чорга җитди әзерләнәләр

Бу көннәрдә "Болгар ашлык кабул итү предприятиесе" җәмгыяте территориясендәге объектларга һәм биналарга шактый ремонт ясала һәм реконструкция эшләре алып барыла. Предприятиедә инде 6 миллион сумлык эшләр башкарылган.

Владимир КОРНИЛОВ.
"НЖ".
Моңа кадәр әлеге предприятие "Спас ашлык кабул итү предприятиесе" җәмгыяте дип аталган булса, хәзер инде ул яңа юридик статуска ия.
Аның оештыручысы булып "Хлебопродукт" Ашлык компаниясе" җәмгыяте исәпләнә. Моннан тыш, Саба һәм Ютазы районнарындагы ике элеватор да аның милке булып санала. Басулардан кайтарылачак яңа уңыш ашлык кабул итүгә әзерлек эшләре дә нәкъ менә шушы оешма акчасына алып барыла.
Озакламый предприятиегә яңа ике "КамАЗ" автомобиле кайтарылырга тиеш. Бүген-иртәгә әлеге машина ачкычлары "элекке" предприятие шоферларына тапшырылачак. Биредә штат тулыландырылган, дияргә мөмкин. Кадрларга кытлык булмаска тиеш. Капиталь ремонт һәм модернизациягә килгәндә исә, башкарыласы эшләр бик күп. Ни өчен дигәндә, әле узган гасырның 60-70нче елларында ук төзелгән биналар инде шактый искергән. Аларны өч төзүчеләр бригадасы рәткә китерә.
Төзекләндерелергә тиешле эре объектларның берсе - причал һәм ашлыкны баржаларга төяүче транспортер. Монда биш кешелек бригада эшли. Причал-транспортерның агач баганалары урынына тимер торбалар утыртылган. Түбәнең өске өлешенә калай ябылган, транспортерны ремонтлыйлар.
Ашлык ташучы зур машиналарны үлчәү җайланмасы да реконструкцияләнәчәк. Моңарчы үлчәү 25 тоннага исәпләнгән булса, хәзер 60 тонналысы куелачак. Предприятие территориясенә инде махсус платформа да алып кайтылган, бинаны яңа үлчәү куярга яраклаштыралар, җайланмалар алыштырыла. Бу объектта Чуаш Республикасының Комсомол районыннан килгән бригада эшли.
Мөһим объектлар исәбенә ашлык саклау складларын да кертергә кирәк. Аларда берьюлы 35 мең тоннага кадәр бөртек сакларга була. Басуларда никадәр тир түгеп һәм хезмәт куеп үстерелгән алтын бөртекләрне кадерләп саклау өчен тиешле шартларның барысы да тудырылырга тиеш. Моны Саба районының Шәмәрдән бистәсеннән килгән бригада төзүчеләре дә яхшы аңлый. Аларга түбәне яңадан ябу, склад баганаларын ныгыту, башка җайланмаларны ремонтлау бурычы куелган.
Предприятиедә эшләрне күптән, март аеннан ук, башлаганнар. Май азакларына - июнь башларына эшләрнең күбесе тәмамланырга тиеш. Әмма предприятие җитәкчелеге моның белән генә канәгатьләнергә җыенмый. Директор Александр Выжлов сүзләренә караганда, башка объектларны ремонтлау буенча да кайбер бурычлар билгеләнгән. Эшләр тукталып тормый, тик менә төзелеш материалларына бәяләрнең көн саен диярлек артуы гына кайбер кыенлыклар китереп чыгара.
Шулай да, элек-электән үзенең уңышлары белән дан тоткан предприятиедә ныклы ышаныч белән яшиләр. Коллектив тулы көчкә эшләвен дәвам итә. Шунысын да әйтергә кирәк, предприятиедә булган үзгәрешләр нәтиҗәсендә бер генә эш урыны да кыскартылмаган, эшчеләргә, элеккечә, хезмәт хакы даими түләнә. Киләчәктә дә, директор әйтүенчә, эш һәркемгә табылачак. Вакыт сизелми үтә, озакламый бирегә ашлык төягән машиналар чираты җыела башлар. Шуңа күрә, җаваплы чорда сынатмас өчен предприятиедә мөмкин булганнарның барысын да эшләргә тырышалар.
Рәсемнәрдә: причалда һәм үлчәү бинасында ремонт бара.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев