Ашлыкның бөртеге дә әрәм булмасын
"Болгар Арыш" җәмгыятенең ашлык кабул итү предприятиесендә бу көннәрдә кызу эш кайный. Җилгәрү-чистарту башнясы операторлары Андрей Мартынов белән Сергей Пантелеевның да мәшәкатьләре җитәрлек.
Андрейның биредә эшли башлавына шактый еллар үткән, үз һөнәренең нечкәлекләрен әйбәт белә. Сергейның әлегә эш тәҗрибәсе зур түгел, әмма ул үзенә тапшырылган бурычны намус белән үти. Хезмәттәшләр бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар, кирәк чакта ярдәм итешеп эшлиләр.
Соңгы көннәрдә яңгырлар явып торганга күрә, предприятиегә дымлы ашлык китерелә. Аны җентекләп эшкәртергә, тиешле дәрәҗәгә җиткәнче киптерергә кирәк. Операторлар бу көннәрдә киеренке эшлиләр. Җәйге чорда киптерү-җилгәрү башнясының барлык механизмнарын сынатмаслык итеп ремонтлаганнар.
"Болгар Арыш" җәмгыяте ашлык кабул итү предприятиесенең башка хезмәткәрләре дә басуларда үстерелгән ашлыкны кабул итү һәм эшкәртеп амбарларга салу өчен көчләрен кызганмыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев