Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алда эшләр күп әле

Бүген борынгы Болгарда Халыкара табигатьне саклау союзы вице-президенты Калев Сепп, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Андрей Калайда, ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Харис Мусин һәм башка рәсми затлардан торган вәкаләтле делегация булып китте. Делегациягә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелек...

Владимир КОРНИЛОВ.
"НЖ".
Болгар җирендә югары кунакларны район башлыгы Камил Нугаев каршы алып озатып йөрде. Делегациянең максаты - Болгарны яңарту эшләре белән танышу, булып табигый ландшафтны саклауга аерым басым ясалды.
Калев Сепп - табигать мирасын саклау өлкәсендә эшләүче белгечләрнең берсе. Ул 1948 елда ЮНЕСКО инициативасы буенча оештырылган МСОП эксперты булып тора. Табигатьне саклау буенча халыкара союз дөньядагы иң зур коммерцияле булмаган бәйсез халыкара оешма буларак, табигатьне саклауның гомуми принципларын һәм табигать саклау стратегиясен эшли.
Традиция буенча, борынгы һәйкәлләрне карау Ислам динен кабул итү хөрмәтенә куелган Истәлек билгесеннән башланды. Кунакларның игътибарын дөньяда иң зур басма Корьән, мозаикадан ясалган панно, шулай ук витринага куелган музей экспонатлары җәлеп итте. Җәмигъ мәчете, Хан сарае, Көнчыгыш төрбәсе, Дәвалаучы йорты, Ак пулат, Кече манара - бу тарих-архитектура объектларын барысы да зур кызыксыну белән карадылар. Борынгы һәйкәлләр белән танышу барышында кунаклар биргән сорауларга Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, шулай ук дәүләт музей-тыюлыгы директоры Рафаэль Мәхмүтов төгәл һәм җентекләп җавап бирделәр.
Журналистлар өчен матбугат конференциясе үткәрелгән Ак мәчет комплексы кунакларда аеруча зур тәэсир калдырды. Калев Сепп бу күренешнең үзе өчен яңа, гадәти булмавын һәм дөньяда мондый үзенчәлекле икенче урынның юк икәнен билгеләп үтте. Ике ел эчендә борынгы һәйкәлләрне саклау һәм яңа объектлар төзү өлкәсендә күп эш башкарылуын да ассызыклады.
Алда эшләр күп әле, без ирешкән уңышлар белән генә туктап калырга җыенмыйбыз, дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.
Очрашу Икмәк музеена экскурсия белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәсми визит