Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Аларның батырлыгы мәңгелек

Өченче көн Спас районы халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгын тантаналы бәйрәм итте.

Шәһәребезнең Үзәк мәйданында иртәдән үк күңелләрне дулкынландыра торган сугыш елы җырлары яңгырап торды. Бу җырлар олы яшьтәге кешеләр өчен аеруча якын. Шәһәр халкы сәгать тугызларга митингка җыела башлады. Митинг башланыр алдыннан мәйданнан төрле шарлар белән бизәлгән мәктәп укучылары, предприятие һәм учреҗдение, оешма вәкилләре үтте. Бәйрәм тантанасында Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар, тыл хезмәтчәннәре мактаулы кунаклар булдылар. Ветераннарыбыз Бөек Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керттеләр, сугыш кырларында батырлык, кыюлык үрнәкләре күрсәттеләр.
Бәйрәм МЧС, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм кадетлар мәктәп-интернаты укучыларының тантаналы парадыннан башланды. Мәйданнан Җиңү байрагын, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы байракларын күтәреп үттеләр.
Бәйрәмгә җыелган халыкны район башлыгы Камил Нугаев җылы котлап, илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган, Европаны дошманнан азат иткән, сугыштан соң җимерекләрне бетерүдә катнашкан барлык ветераннарга олы рәхмәтен белдерде. Җиңүнең чиксез зур кыйммәткә төшүен билгеләп үтте. Куйбышев районыннан гына да фронтка 30 меңнән артык кеше китә, шуларның җиде меңнән артыгы сугыш кырларында ятып кала. Бик күпләр орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә, биш якташыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелде, өчесе-тулы Дан ордены кавалерлары булды. Без арабыздан киткән һәм бүген сафта булган ветераннарны бервакытта да онытырга тиеш түгел. Район башлыгы аларның барысына да ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, бәхет теләде.
Район хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Илһам Мидхәтов ветераннарны чын күңелдән котлап, олы рәхмәт сүзләре җиткерде. Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышы ветераны Александра Прохорованың чыгышын көчле алкышларга күмделәр. Сугыш ветераннарына күрсәтелгән кайгыртучанлык өчен ул район, республика, ил җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерде, аларның һәрберсенә тынычлык һәм иминлек, ныклы сәламәтлек, ә яшь буынга яхшы укып, илнең лаеклы гражданнары булуларын теләде. Аларга бервакытта да өлкән буыннар күргәнне һәм кичергәнне күрергә язмасын.
Бер минутлык тынлык игълан ителә. Тынычлык символы булып күк йөзенә күгәрченнәр һәм төрле төстәге шарлар очты. Сугышта һәлак булучылар һәйкәленә, геройлар бюстына веноклар, гирляндалар һәм чәчәкләр куелды.
Аннары кадет мәктәп-интернаты укучылары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр һәм ветераннарга олы хөрмәт йөзеннән яннарына килеп алар алдында тезләнделәр. Ә спорт мәктә-бендә шөгыльләнүчеләр кул сугышы алымнарын күрсәттеләр.
Митинг бәйрәм концерты белән дәвам итте. Җирле үзешчән артистлар, ветераннар һәм казаклар хоры, яшь артистлар үз осталыкларын һәм талантларын күрсәттеләр.
Аннары ветераннарны солдат боткасы белән сыйладылар һәм фронттагыча традицион йөз граммнан авыз иттерделәр. Бу көнне Үзәк мәйданда төрле тәм-томнар белән сату иттеләр, берничә җирдә шашлык, пешкән ризыклар сатып алырга була иде.
Кич белән мәйдан өстендә күк йөзен төрле төстәге бәйрәм фейерверклары бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 май