Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алардан үрнәк алырга була

"Болгар Арыш" машина йөртүчеләре - Тракторныйдан Сергей Кузьмин һәм Ямбакты авылыннан Фәрхат Гатауллин үзләре эшләгән КамАЗ машиналарында төрле йөкләр ташыйлар һәм агрофирма эшчәнлегенә үзләреннән зур өлеш кертәләр.

Олег Пахомов
Бу хуҗалыкта алар дистә елга якын, икенче төрле әйткәндә, безнең районда оешканнан бирле хезмәт куялар. Икесе дә тәҗрибәле шоферлар. Сергей Степанович 1976 елдан бирле руль артында, Фәрхат Фәрит улы аннан аз гына калыша. Алар үзләрен беренче көннәрдән үк тырыш, намуслы, һәр эшне җиренә җиткереп башкара торган кешеләр итеп таныттылар, шуңа күрә агрофирма эшчеләре арасында лаеклы абруй казандылар. Җитәкчеләр аларга һәрвакыт авыр һәм җаваплы эшләрне ышанып тапшыралар.
Рейска чыккач, кайвакыт машина йөртүчеләргә меңнәрчә километр юл үтәргә туры килә, чөнки йөкләрне алар районда гына түгел, республиканың башка районнарына, илебезнең башка төбәкләренә дә ташыйлар. Язын һәм көзен кырларга чәчүлек орлыгы һәм ашлама чыгаралар, аннары печән һәм сенаж ташу вакыты җитә. Бөртекле культураларны урып-җыю чоры башлангач, эшләр тагын да арта, чөнки агрофирма хуҗалыклары районның төрле җирендә урнашканлыктан, икмәк кабул итү предприятиесенә ашлыкны ерак хуҗалыклардан ташырга туры килә.
Көз көне дә мәшәкатьләр кимеми, КамАЗ йөртүчеләр урылган көнбагыш һәм силосны саклау урыннарына ташыйлар. Моннан тыш, хуҗалыктагы терлекчелек комплексы ихтыяҗларын исәпкә алып, даими рәвештә Нурлатка жом алырга һәм сыра калдыкларына Ульяновскига барырга туры килә. Төзелеш объектларына материаллар ташыганда да вакыт белән исәпләшеп тормыйлар.
Булдыклылык, тапшырылган эшкә җаваплы мөнәсәбәт, техникага мәхәббәт кебек сыйфатлар аларга әтиләреннән күчкән. Степан Алексеевич Кузьмин яшьтән үк төрле машиналарда эшләп, улын да эшкә җәлеп иткән. Сергей Степанович инде җиденче-сигезенче классларда укыган чакта ук әтисенә техника ремонтлаганда ярдәм итеп кенә калмыйча, үзе трактор йөртә башлаган.
Фәрит Сөнгать улы Гатауллинга да үз гомерендә техникада күп эшләргә туры килгән. Кайчандыр ул бензовоз йөрткән, аннары бригадир, хуҗалык управляющие булып эшләгән. Фәрхат тә кечкенәдән техника арасында кайнашып үскәнгә, гаилә традицияләрен намуслы дәвам итә.
- Сергей Кузьмин һәм Фәрхат Гатауллин кебек тырыш эшчеләребез булмаса, хуҗалык кыр эшләрен ничек башкарып чыгар иде, белмим, - ди автоколонна җитәкчесе Александр Ашмарин. - Иң киеренке эш вакытында аларның машиналары һәрвакыт төзек, һәрвакыт рейска чыгарга әзер. Ремонтка тотынганда да, алар тиз башкарып чыгалар, тизрәк эшкә чыгарга тырышалар. Димәк, яшьләребезгә үрнәк күрсәтә торган тәҗрибәле эшчеләребез бар әле.
Рәсемнәрдә: Фәрхат Гатауллин, Александр Ашмарин һәм Сергей Кузьмин (сулдан уңга).
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев