Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алар алдында без мәңге бурычлы...

Күптәнге традиция буенча, бүген Болгар шәһәренең үзәк мәйданында Җиңү көненә багышланган бәйрәм тантанасы булды.

Лидия Кострулева.
НЖ.
Дәһшәтле елларда Ватаныбыз азатлыгы өчен кан койган, илебезне фашист илбасарларыннан саклаган каһарманнарның истәлегенә баш ию өчен мәйданга иртәдән үк халык җыела башлады. Ветераннар, укучылар, предприятие, учреждение һәм оешма коллективлары вәкилләре Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышланган митингка килделәр. Май кояшы да бу көнне үз нурларын җиргә кызганмыйча сипте, ә төрле төстәге һава шарлары, флаглар мәйданга ямь биреп торды.
...Команда бирелгәннән соң, мәйданнан саф-саф булып МЧС хезмәткәрләре, җирле казаклар һәм кадет мәктәбе укучылары үтә. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гимннары яңгырый, барабан тавышына мәйданга дәүләт флагларын алып чыгалар. Боларның барысы бәйрәмгә аерым бер тантана өсти һәм мәйданга килгән һәр кешенең күңелендә бу мизгелләрдә утлы елларда илебезне саклап калган, якты Җиңү көнен якынайту өчен көчен кызганмаган батырлар өчен горурлык хисе уята.
Сүз район башлыгы Камил Нугаевка бирелә. Сугыш елларының авыр сынауларын үткән буынга һәрберебез зур рәхмәтле, дип билгеләп үтте ул. Сугыш канкойгыч, рәхимсез булды. Һәм бабаларыбыз, әтиләребез, әниләребез, апаларыбыз бу сынауларны намус кушканча, сынмыйча-сыгылмыйча үттеләр. Кемдер фронтта кан койган, ә кемдер тылда фидакарь хезмәте белән Җиңү көнен якынайткан. Алар алдында без мәңге бурычлы, чөнки бүгенге тынычлык һәм иминлегебез аларның батырлыгы аркасында гына мөмкин булды.
Безнең район илебезгә биш Советлар Союзы Герое, өч тулы Дан ордены кавалерын биргән. Бу каһарманнар да, Бөек Җиңүгә өлеш керткән башкалар да - безнең горурлыгыбыз.
- Ватаныбыз, киләчәк буыннар өчен кылган тиңдәшсез батырлыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннар, - дип тәмамлады сүзен район башлыгы. - Барыгызга да тынычлык, бәхет һәм иминлек телим!
Мәйданда җыелган халык алдында шулай ук район хәрби комиссары Илһам Мидхәтов, ветеран оешмалары рәисе Юрий Зуйков чыгыш ясады. Сугышта һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Мәңгелек ут янган һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр куелды. Бу мизгелләр бер кешене дә битараф калдырмады, сугыш кырында башын салган батырлар истәлеген күңелләрдә мәңге сакларга кирәклеген тагын бер кат искә төшерде. Мондый минутлар төрле яшьтәге, төрле милләт, төрле дин кешеләрен, төрле буыннарны берләштерә.
Бәйрәм салюты, иксез-чиксез зәңгәр күккә очкан төрле төстәге шарлар һәм тынычлыкны символлаштырган күгәрченнәрдән башка бу тантананы күз алдына да китереп булмый. Бу көнне иң мактаулы урынны алып торган ветераннарга чәчәкләр тапшырдылар, алар хөрмәтенә күпсанлы җылы котлаулар һәм рәхмәт сүзләре яңгырады. Ә кадетлар хөрмәт йөзеннән алар алдында баш иделәр...
Тантана барышында күпләрнең күзендә яшь иде, чөнки бу бәйрәм - Җиңү бәйрәме генә түгел, яу кырында башын салган батырларны искә алу көне дә. Дәһшәтле сугыш беткәннән соң күпме генә еллар узса да, ничә буын алышынса да, халыкның тиңдәшсез батырлыгы күңелләрдә мәңге сакланыр.
Бу көнне халыкның мәйданнан тиз генә китәсе килмәде. Үзешчән сәнгать осталары зур концерт хәзерләгәннәр. Теләге булган һәр кеше традиция буенча мәйданда пешерелә торган солдат боткасы белән сыйланды.
Рәсемнәрдә: (өстә) мәйданда тантана бара.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев