Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк

Спас район Советының кичә узган чираттагы утырышында узган елга нәтиҗә ясалып, киләсе елга планнар билгеләнде.

Владимир Корнилов
Утырыш башланыр алдыннан делегация "Регина" кунакханәсе территориясендәге яңа объектларны, күптән түгел капиталь ремонт ясалган район үзәк хастаханәсен карап чыкты.
Аннары югары кунаклар һәм район җитәкчеләре Мәдәният йорты фойесында район җитештерүчеләре продукциясе һәм халык осталарының иҗат җимешләреннән оештырылган күргәзмәне карадылар. Йорт яны участокларын бизәү һәм ял итү өчен кирәк-яраклар, балык ярымфабрикатлары, корамадан тегелгән панно, картиналар, төрле камыр ризыклары, ит, икмәк һәм кондитер продукциясе аларда аеруча зур кызыксыну уятты. Мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре, укучылар, спортчылар һәм эзтабарларның уңышлары турында сөйләгән стендлар да игътибардан читтә калмады. Болар барысы да Спас районы халкының тырышып эшләвен күрсәтә.
Сессиянең эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Юрий Камалтынов, ТР Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев, шулай ук районның предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, җәмәгатьчелек һәм дин вәкилләре катнашты.
Сессиядә катнашучылар алдында төп доклад белән район башлыгы Камил Нугаев чыгыш ясап, райондагы хәлләр буенча фикер алышырга, ирешкән уңышларга бәя бирергә һәм киләчәк үсеш өчен юнәлешне билгеләргә тәкъдим итте. Ул икътисад тармагындагы мәсьәләләргә аерым тукталып, материаль байлыклар җитештерү җәмгыятьнең нигезен тәшкил итүен билгеләп үтте һәм чагыштыру өчен саннар китерде. Аерым алганда, районда тулаем территориаль продуктның бәясе 2016 ел дәрәҗәсеннән 1,2 процентка арткан, ә бу икътисад үсешенең төп күрсәткече булып тора. Авыл хуҗалыгында да уңай якка үзгәрешләр сизелә.
Хуҗалыкларның яңа техника сатып алуы, терлекләрне арттырырга омтылуы, яңа фермалар төзелүе моңа үзенә күрә бер дәлил булып тора. Шулай да докладчы билгеләп үтүенчә, крестьяннарҗитештергән продукцияне сатып алу бәясенең бик түбән булуы һәм бу мәсьәләнең әлегә кадәр хәл ителмәве борчый.
Докладта Болгар музей-тыюлыкның, кайбер башка коллективларның эшенә уңай бәя бирелде. Алар үз алдына куелган бурычларны җиренә җиткереп үтиләр.
Районда социаль программаларның уңышлы тормышка ашыру нәтиҗәсе буларак юллар, торак йортлар, фельдшер-акушерлык пунктлары, спорт мәйданчыклары төзелә, сәламәтлек саклау, белем бирү, мәдәният системасына кергән объектларга ремонт ясала. Сервис хезмәте күрсәтү яхшыра, халык мөрәҗәгатьләре буенча актив эш алып барыла. Әмма хәл ителергә тиешле проблемалар да юк түгел. Моның өчен күп көч һәм тырышлык таләп ителә.
- Күп нәрсәләр эшләнде, әмма безне алда тагын да зуррак эшләр көтә, - диде район башлыгы. - Алда торган бурычларны бергәләп башкарып чыгарбыз икәненә ышанам.
Фикер алышуларда Куралово авыл җирлеге башлыгы Марина Федотова, крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Хәмидуллин катнашты.
Районның узган елдагы социаль-икътисадый үсешенә бәя биреп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов кайбер җитешсезлекләр турында әйтеп үтте һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, туризмны үстерүгә, халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга күбрәк игътибар бирергә кирәк, диде.
- Зур эшләр башкаргансыз, - диде ул. - Кыенлыкларга да карамастан, район куелган төп бурычларны үтәде. Әмма ирешелгәннәр белән генә чикләнеп калмаска, булган мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланырга кирәк.
Районны киләчәктә тагын да үстерүгә, халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлдерелгән эшчәнлекне уңышлы дәвам итәргә кирәк. Бу депутатлар кабул иткән карарда да чагылыш таба. Әлеге карарда ассызыкланганча, кече һәм урта бизнесны үстерүгә, җир һәм муниципаль милектән файдалануның нәтиҗәлелеген арттыруга, республика муницпаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеш рейтингында районны тагын да югарырак баскычка күтәрүгә һәм башка мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә ирешергә кирәк.
Соңыннан районның алдынгы хезмәтчәннәренә тантаналы шартларда бүләкләр тапшырдылар.
(Отчет докладының бер өлеше газетабызның киләсе санында басылачак).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев