Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
фаҗига

Комбайнчы ургычка эләгеп һәлак булган

Минзәлә районында булган фаҗиганең сәбәпләрен тикшерәләр.

Кичә, 25 июль көнне, Минзәлә районының Дружба авылы янындагы басуда урып-җыю эшләре барышында 56 яшьлек комбайнчы үлгән. Бу хакта “Татар информ” агентлыгы хәбәр итә.

РФ Тикшерү комитетының Татарстан бүлеге башлангыч тикшерү уздыра, дип хәбәр ителә Тикшерү идарәсе сайтында.

Реклама

«Нива» комбайнында эшләгән ир-ат, әлегә билгесез сәбәпләр аркасында, ургычка эләккән. Тән җәрәхәтләреннән урында ук һәлак булган.

Фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә. Соңыннан процессуаль карар кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X