Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экономика

Терлекчелек тотрыклы үсә

Никольскидан Александр Планин һәм Андрей Синицин крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында район авыл хуҗалыклары җитәкче-ләре семинары булды. Анда катнашучылар бу тармакта мөмкинлекләрнең шактый булуын һәм алардан яхшылап файдаланырга кирәклеген билгеләп үттеләр.

Олег Пахомов.
"НЖ".
Район башлыгы Камил Нугаев сүзләренә караганда, Никольск авыл җирлеге семинар үткәрү өчен юкка гына сайланмады: биредә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны исәпкә алмаганда да, халыкта меңгә якын мөгезле эре терлек бар. Райондагы башка җирлекләрнең берсендә дә бу кадәр терлек тотмыйлар һәм шуңа күрә башкаларга никольскилылардан үрнәк алырга кирәк.
Александр Планин крестьян (фермер) хуҗалыгы елдан-ел тотрыклы үсә. 1998 елда 480 гектар җир алганнан соң, ул техника һәм кадрлар белән тәэмин ителгән көчле хуҗалыкка әйләнде. Узган ел нәтиҗәләре буенча КФХ игенчеләре 4 мең тоннадан артык ашлык җыеп алган, субсидияләрне дә исәпкә алып, һәр килограммның үз кыйммәте бары тик 2 сум гына булган. Хәзер дә хуҗалыкта мең тоннадан артык 3 класслы товарлыклы бодай бар.
Соңгы елларда Александр Планин терлекчелек тармагын да актив үстерә. Элеккеге ат заводы биналарын сатып алып, ул аларны тәртипкә китергән һәм мөгезле эре терлек үрчетү белән шөгыльләнергә тотынган. Хәзерге вакытта хуҗалыкта булган 204 баш терлекнең 60ы - савым сыерлар. Көтүгә чыгарганчы, хуҗалык башлыгы савым сыерларның санын 90 башка җиткерергә җыена. Терлекләр өчен кыш чыгарга барлык шартлар тудырылган, җитәрлек күләмдә печән, сенаж, салам һәм фураж хәзерләп куелган. Бүгенге көндә монда тугыз кеше эшли, уртача айлык хезмәт хакы 7600 сум тәшкил итә. Февральдә, сыерлар күпләп бозаулый башлагач, фермер сыер савучыларга башкарылган эшкә карап түләргә җыена. Аның исәбе буенча, югары савым алган очракта сыер савучылар 15 мең сумга кадәр хезмәт хакы алырга мөмкин. Биредә алар турында кайгыртулары әллә каян күренеп тора: сыер савучыларны фермага йөртү өчен махсус ВАЗ-2107 машинасы сатып алганнар.
Андрей Синицин крестьян (фермер) хуҗалыгында да терлекчелек тармагына зур игътибар бирәләр. Соңгы елларда терлекләрнең баш саны 86дан ике йөзгә җиткән. Бу аларның таналар сатып алу һәм үз бозауларын үстерү исәбенә мөмкин булган. Монда да терлекләрне асрау өчен барлык шартлар тудырылган. Абзарларны кышка әйбәтләп хәзерләгәннәр, азык запасын да җитәрлек туплаганнар. Рационда парландырган арпа куллану савымны бермә-бер арттырырга мөмкинлек бирә. Беренче тапкыр бозаулаган танадан хуҗалыкта тәүлегенә 15-16 литр сөт савып алалар.
Семинарда билгеләп үтелгәнчә, авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерәләр. Махсус район программасы кысаларында, бу максатлар өчен быелга миллион ярым сум чамасы акча бүлеп бирү каралган. Димәк, ферма төзегән яки аны яңарткан очракта, хуҗалыгында 23 баш (аларның 12се - савым сыерлар булырга тиеш) мөгезле эре терлеге булган авыл эшмәкәренә 300 мең сумга якын акча алырга мөмкин дигән сүз, бу акча кайтарып бирелми. Өстәмә керемнәр алынса һәм анда катнашырга теләүчеләр булса, бу программаны финанслау тагын да арта.
Ни кызганыч, күп кенә авыл кешеләренең терлекләр саны күп һәм әйбәт абзарлары булса да, узган ел нибары өч кеше район бюджетыннан ярдәм алды. Авыл халкының күбесе мондый ярдәмнең булуы яки аның өстенлекләре турында белми, ахры. Шуңа күрә семинарда җирлек башлыкларына терлекчелек белән шөгыльләнүче кешеләрне бу программага күбрәк тартырга, аларга кирәкле документларны җыярга ярдәм итәргә кушылды.
Рәсемнәрдә: А. Синицин һәм механизатор С. Фролов; Синицин хуҗалыгы сыер савучылары Н. Фролова, В. Спирчагова һәм С. Кузьмина.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X