Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экономика

Таләпчәнлекне һәм җаваплылыкны арттырып

Инде хәбәр ителгәнчә, район Советының чираттагы утырышында контроль-хисап палатасының узган елгы эшчәнлеге турындагы мәсьәлә каралды. Аның хезмәткәрләре үткән чорда төп игътибарны ниләргә биргәннәр?

Николай Соколов,
контроль-хисап палатасы рәисе.
Алдагы чорда кебек үк, узган ел контроль-хисап палатасының эшчәнлеге муниципаль финанс контроле Советы вәкилләре белән алдан килешенгән һәм район башлыгы тарафыннан расланган еллык һәм квартал планнар нигезендә оештырылды. План муниципаль берәмлек уставы һәм "Контроль-хисап палатасы турындагы положение" нигезендә төзелде. Ул муниципаль берәмлек бюджетын төзү, ачыклау һәм үтәүне, акчаларны файдалы һәм максатчан сарыф итүне, шулай ук муниципаль милектән файдалануны контрольдә тоту чаралары үткәрүне күздә тотты. Контроль чараларны үткәргән вакытта экспертиза, аналитик тикшерүләр, аудит, сораштыру, тематик тикшерүләр һәм мониторинг алымнары кулланылды.
Барлыгы 2012 елда 36 контроль чара (2011 елда - 33) һәм ул эшли башлаганнан бирле җиде елда 38 еллык чара үткәрелде.
2012 елда эксперт-аналитик эшнең күләме сизелерлек арткан. Әзерләп бирелгән эксперт нәтиҗәләре санының алдагы елларның уртача еллык күрсәткечләре белән чагыштырганда артуы бу мәсьәлә буенча эшнең начараюын күрсәтә: бу елларда нәтиҗәләр бюджет проектларына, аларны үтәү турында отчетлар, шулай ук муниципаль берәмлек бюджетына үзгәрешләр керту турындагы карарлар буенча ясалган. Ел әйләнәсендә гамәлдәге бюджетка кертелгән үзгәрешләрнең (шулай итеп, нәтиҗәләрнең саны да) артуы алдагы чорга бюджет проекты ясауның түбән дәрәҗәсе һәм, билгеле инде, моңа палатаның эксперт-аналитик эшнең йогынты ясау дәрәҗәсенең дә кимүе турында сөйли. Башка еллардагы кебек, отчет елында палата бу мөһим мәсьәләгә зур игътибар юнәлдерде, муниципаль берәмлекнең реаль, башкарып чыга алырлык бюджетын формалаштырырга ярдәм итте. Тик бюджетның керем өлеше шактый арттырып үтәлгәнлектән, бюджет керемнәрен арттыру өчен бөтен мөмкинлекләр исәпкә алынмаган (икенче яктан караганда, дотацияле бюджет өчен бу уңай күренеш, чөнки бу чыгымнарны өстәмә финанслау чыганагын бирә).
Бюджетны төзү һәм үтәүгә аналитик эшчәнлек алып бару бурычларын тормышка ашырып, палата бюджетның керем һәм чыгым өлешләре үтәлүен даими оператив контрольдә тотты. Бу эштә төрле чыганаклардан керем алу, недоимкаларның динамика һәм структурасы, социаль тармакны тәэмин итү чыгымнарын финанслау хәрәкәтенә, шулай ук муниципаль заказларны оештыру һәм башкару эшенең дәрәҗәсенә зур игътибар бирелде. Резерв фонды акчаларын, ел башына файдаланылмаган акчаларны тоту, җирлекләр белән исәп-хисап, ашатуны һәм энергия белән тәэмин итүне оештыруга киткән чыгымнар һәм башка мәсьәләләр дә контроль-хисап палатасының оператив контроле астында торды.
"Муниципаль берәмлектә бюджетны оештыру һәм бюджет процессы турында положение"нең 5нче пункты нигезендә, контроль-хисап палатасы тарафыннан отчет чорында 2011 ел өчен муниципаль берәмлек бюджетын үтәү турында отчетына экспертиза һәм тикшерү ясалды. Бу тикшерү кысаларында, бюджет акчаларын алучыларның бухгалтерлык һәм бюджет отчетларының дөреслегенә, аларның бюджетны үтәү турында отчет күрсәткечләренә туры килүенә эксперт-аналититка һәм башка контроль чаралар үткәрелде.
Отчет чоры дәверендә эксперт-аналитка эшчәнлеге кысаларында 2012 елның беренче яртыеллыгы һәм 9 айда бюджетны үтәү турында нәтиҗәләр ясалды, аларда акчаларны җыю һәм сарыф итүне оештыруда аерым кимчелекләр билгеләп үтелде һәм бу кимчелекләрне бетерү буенча киңәшләр бирелде. Бу киңәшләр киләчәктә муниципаль берәмлек бюджетына үзгәрешләр керткәндә, шулай ук 2013 елга бюджет проектын төзегәндә кулланылды. Барлык мәсьәләләр буенча мәгълүматлар нәтиҗәләр һәм аналитк язмалар рәвешендә район Советына җибәрелде.
Отчет елында контроль-хисап палатасы муниципаль берәмлекләрдәге кредит белән идарә итүчеләрнең күпчелеген тикшерде. Түбәндә китерелгән мәгълүматлар буенча, ачыкланган бозуларның күләме яңадан алдагы елларның уртача еллык күрсәткеченнән артып киткән һәм 14975,8 мең сум тәшкил иткән. Моннан тыш, отчет елы ахырында ТР хисап палатасы үткәргән тикшерү бюджет акчаларын сарыф итүдә һәм муниципаль милек җирләрен куллануда 56,4 миллион сум күләмендә бозулар ачыклады.
Тикшерүләр барышында ачыкланган бозуларга һәм акчаларны сарыф иткәндә кимчелекләргә анализ ясап, шундый йомгак ясарга була: аларның асылы элеккечә үк калган, ә кабул ителгән чаралар кимчелекләрне тулы күләмдә юк итәргә мөмкинлек бирми. Һәрвакыттагыча, бозуларның барлыкка килүнең төп сәбәбе - бу тармакта тиешле икътисадый, аналитик һәм оештыру эше алып барылмау, контроль булмау, түбән җаваплылык хисе һәм таләпләрнең аз булуы.
Бозуларның асылын һәм алар буенча кабул ителгән чараларны түбәндәге таблицадан күрергә була (мең сумнарда):

Установлено нарушений

Принятые

меры

по устранению,

сумма устраненных нарушений

Всего

в том числе

Неэффект.

использование

Другие

нарушения

Всего нарушений

14975,8

12865,2

2110,6

4501,1

в том числе

1.Нарушения в расходе при проведении торгов (РОО)

10474,7

10474,7

Дано

представление

2.Нарушения в расходах средств на питание детей в РОО

2390,5

2390,5

2390,5

3.Не обоснованные нормами расходы средств на переселение из аварийного жилья

1577,2

69,3

1577,2

Передано в суд 1577,2

4.Неоправданный расход внебюджетных средств, собранных с родителей учеников

533,4

533,4

533,4

Тикшерү нәтиҗәләре буенча учреждениеләргә һәм башкарма комитетка тиешле күрсәтмәләр бирелде. Аларны башкару контрольгә алынды, 2013 елда өстәмә тикшерүләр үткәрү күздә тотыла.
Положение нигезендә, контроль-хисап палатасы үзенең эшен ачыклык принциплары буенча төзергә тиеш. Планнар төзүдән алып, тикшерү нәтиҗәләренә кадәр, без нәкъ бу принципларга таянып эш итәбез һәм бу турыда ачык хәбәр итеп, гамәлләребезне муниципаль берәмлек Советы һәм район органнары белән килешеп башкарабыз. Без ел саен эш нәтиҗәләре турында район Советы сессиясендә отчет бирәбез, халыкка бу турыда массакүләм мәгълүмат чаралары һәм палатаның сайты аша хәбәр итәбез. Шулай ук халыкны һәм почта ящигы белән Интернет челтәре аша гаризалар, шул исәптән аноним гаризаларны да, кабул итәбез.
2012 елда контроль-хисап палатасы ТР Хисап палатасы, ТР буенча күрше районнар һәм Ульяновск өлкәсенең контроль органнары, район ревизия органннары белән хезмәттәшлек итте. Мондый элемтәләр нәтиҗәсендә методикалар һәм инструкцияләр белән алышабыз, эшне оештыру һәм тикшерүләр үткәрү буенча тәҗрибә уртаклашабыз. Элеккечә кебек үк, палатаның эшчәнлеге муниципаль берәмлек бюджетын үтәүче оешмалар: финанс-бюджет палатасы, ТР Финанс министрлыгы казначылык департаментының җирле бүлеге, федераль казначылык, милек-җир хокуклары палатасы белән тыгыз элемтәдә башкарыла. Бу органнар белән бергә тематик тикшерүләр үткәрелә, алардан, шулай ук башкарма комитетның икътисад бүлегеннән, район статистика органыннан бюджетны үтәү, район икътисадының үсеш динамикасы буенча оператив мәгълүматлар алына. Контроль-хисап палатасының эше шулай ук муниципаль финанс контроле советы һәм районның хокук саклау органнары белән элемтәләр нигезендә башкарыла.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре тәкъдимнәр һәм киңәшләр белән бергә даими рәвештә муниципаль район Советына карар проектлары нәтиҗәләре, район башлыгы, башкарма комитет җитәкчесе исеменә аналитик язмалар, мәгълүмат хатлары, тикшерелгән учреждениеләр исеменә тәкъдимнәр формасында җибәрелеп барды.
Контроль чаралары алдан үткәрелгән, оператив һәм соңыннан үткәрелә торган контроль кысаларында башкарылып, бу бюджет үтәүне даими контрольдә тотарга мөмкинлек бирде.
Эштә бюджет закончалыгын бозуларга профилактика ясау, муниципаль берәмлек милкен һәм акчаларын максатсыз һәм нәтиҗәсез файдалануны булдырмауга аерым басым ясалды. Эшне райондагы бюджет процессында катнашучылар белән бергә алып бару аңа дөрес юнәлеш бирергә һәм максатчан эшчәнлек хисабына бюджетны башкару мәсьәләләрен уңышлырак хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Шул ук вакытта эш нәтиҗәләре бюджет процессын оештыруда җитди кимчелекләр булуын күрсәтте. Палата фикеренчә, аларны юк итү өчен түбәндәге чараларны үтәргә кирәк:
- РФ һәм ТР бюджет кодексы һәм закончалык таләпләрен исәпкә алып, бюджет процессын үтәү буенча норматив-хокук базасын ясау һәм яңарту буенча эшне дәвам итәргә;
- бюджетка салым түләүчеләр эшчәнлегенә анализ ясау, салым салына торган базаны ныгыту, керемнәрне недоимкаларсыз алу буенча эшнең оперативлыгын һәм дәрәҗәсен үстерергә;
- бюджет акчаларын һәм муниципаль берәмлек милкен куллану һәм саклауны тәэмин итү буенча методологияне камилләштерергә, аналитик эшне көчәйтергә;
- планлаштыру һәм чыгымнар тотуның алдынгы ысулларын кертү, нормалаштыруны киңрәк куллану хисабына чыгымнарны оптимальләштерү буенча чаралар комплексын эшләргә һәм гамәлгә кертергә;
- бюджетны үтәүне оештыручы кадрларны максатчан укытырга, аларның эшенә һәм бюджет закончалыгы, учет һәм отчетлар буенча норматив-хокук документлары таләпләренең үтәлеше буенча максатчан тикшерүләр оештырырга, аларның халәте өчен җаваплылыкны һәм таләпчәнлекне арттырырга кирәк.
Моннан чыгып, киләчәктә эшне камилләштерү, аны бюджет процессында катнашучылар белән бер юнәлештә алып бару буенча чаралар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев