Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экономика

Һәр тармакта сакчыллык булырга тиеш

Хәбәр ителгәнчә, район Советы утырышында 2013 ел һәм пландагы 2014-2015 елларга район бюджеты кабул ителде. Бу турыда депутатлар алдында финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады.

2013 елгы бюджет проекты, дип билгеләп үтте ул, узган елгы бюджеты кебек үк, өч елга исәпләнгән. Агымдагы елда консолидацияле бюджетны үтәү 2011 елда ирешкән күрсәткечләрдән күпкә артыграк. Керем өлеше буенча ул 335,0 миллион сум күләмендә кабул ителде. Ел дәвамында ул республикадан алынган өстәмә акчалар һәм өстәмә керемнәр исәбенә тулыландырылды. 1 декабрьгә ачыкланган консолидацияле бюджет күләме 429,0 миллион сум тәшкил итте, үсеш - 28 процент, яки 94 миллион сум. Район буенча бюджет 92 миллион сумга, яки 23 процентка ачыкланган.
11 ай эчендә консолидацияле бюджет 394 миллион сумга үтәлде, яки ачыкланган еллык планның 92 процентын тәшкил итте. 1 декабрьгә республикадан бюджетара трансфертларның барысы да алып бетерелгән. Салым һәм салым булмаган керем алуның торышы да канәгатьләнерлек. Агымдагы елның 11 ае эчендә консолидацияле бюджетка үзкеремнәр 99,7 млн. сум күләмендә кергән, бу узган ел белән чагыштырганда 135 процент тәшкил итә. Бу чорда планнан тыш керем дә алынды, ул 15,3 миллион сум күләмендә өстәмә чыгымнарга тотылган.
Район бюджетын үтәүдә үзкеремнәр алу буенча уңай үзгәрешләр күзәтелә. Консолидацияле бюджет планын арттырып үтәү күбесенчә НДФЛ, җир салымы, мәҗбүри керемгә бердәм салым һәм җир өчен аренда түләүләре хисабына башкарыла.
НДФЛ буенча планны арттырып үтәү "Болгар Арыш" инвесторының 5,0 миллион сум күләмендә бурычларын түләүгә, шулай ук бюджет һәм җитештерү тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакы артуга бәйле.
Җир салымы буенча планны арттырып үтәү күбесенчә җирләрнең кадастр бәясе артуга һәм бурычларны түләүгә бәйле.
Агымдагы елга консолидацияле бюджетның чыгым өлеше 335 миллион сум күләмендә кабул ителде. Аны башкарганда бу сумма 101 миллион сумга, яки 30 процентка артты һәм 1 декабрьгә 358 миллион сум күләмендә үтәлде. Район бюджеты буенча чыгымнар 319 миллион сум күләмендә расланды, башкару барышында баштагы планнан 30 процентка арттырылды.
Ел әйләнәсендә үзкеремнәр һәм бюджетара трансфертларның даими килеп торуы беренче чираттагы һәм агымдагы чыгымнарны тоткарсыз финансларга мөмкинлек бирде. Нәтиҗәдә ел ахырына кадәр бюджетта эшләүчеләргә хезмәт хакы бөтен индексацияләрне исәпкә алып түләнгән, коммуналь хезмәтләр, азык-төлек һәм башка чыгымнар өчен кредитлар алу да планлаштырылмаган. Моннан тыш, агымдагы елның 11 ае эчендә капиталь керемнәр 12,6 миллион сумлык кертелгән, шул исәптән капиталь һәм агымдагы ремонтка - 7,3 миллион сум, 5 миллион сумлык инвентарь, 0,3 миллион сумлык спорт җиһазлары сатып алынган.
Учреждение чыгымнарын финанслау гамәлдәге закон кысаларында башкарыла. Бюджет һәм автоном учреждениеләр муниципаль эшләр башкаруга субсидия бирү белән финансланды.
2013 елга һәм пландагы 2014-2015 елларга бюджет проекты максатчан программа принциплары буенча төзелгән, акчаның 77 проценты озак вакытка исәпләнгән ведомство программалары буенча бүленгән.
2013 елгы бюджетның керем өлеше өч төрле керемне күздә тота: салымнар, салым булмаган һәм түләүсез алынган керемнәр. Аларның төп өлешен бюджетара трансфертлар, шул исәптән республика бюджетыннан алынган дотацияләр, субсидияләр һәм субвенцияләр тәшкил итә. Бу акчаларның күләме 2013 елда 347,1 миллион сум тәшкил итәчәк (НДФЛдан бүленгән суммаларның өстәмә нормативын акчалата исәпләгән очракта), бу 2012 елның расланган планыннан 15 процентка артыграк. 2013 елгы бюджет керемнәренең гомуми суммасында бюджетара трансфертларның чагыштырма өлеше 89 процент тәшкил итәчәк. Үзкеремнәр алу 2013 елда 2012 ел дәрәҗәсендә калып, 10 процент тәшкил итәчәк.
Салым керемнәре арасында иң зур урынны физик затлар кеременә салым алып тора, консолидацияле бюджетта ул - 74,5 миллион сум (өстәмә нормативны исәпкә алып), районныкында 67 миллион сум күләмендә күздә тотыла. Консолидацияле бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәр структурасында НДФЛның чагыштырма өлеше 75 процент тәшкил итәчәк. 2012 елның расланган планы белән чагыштырганда үсеш 119 процент тәшкил итә.
Барлык керем салымнарына килгәндә, 2013 елда салым исәпләүнең гадиләштерелгән системасы буенча кече эшмәкәрлек субъектлары өчен кечерәйтелгән ставканы куллану дәвам итәчәк. Салымның гадиләштерелгән системасы буенча 1,9 миллион сум керем алу күздә тотыла. Шул ук вакытта ЕНВД 5,6 миллион сум (2012 елдан 6 процентка артыграк) күләмендә күздә тотыла. Шул ук вакытта К2 база кереме коэффициенты узган елгы дәрәҗәдә калачак. Тик 2013 елдан башлап шәхси эшмәкәрләр өчен иминиятләштерү взнослары артачак: әгәр хәзерге вакытта ул 14386 сум тәшки итсә, 2013 елда 32479 сум булачак.
Җир салымы бюджет керемнәренең иң зур чыганагы булып кала, бу керемнәр тулысынча җирлек бюджетларында калачак, ул 8,3 миллион сум (2012 ел белән чагыштырганда 111 процент) тәшкил итәчәк.
Физик затлар милкенә салым тулысынча җирлек бюджетларында кала һәм 2,1 миллион сум булыр дип көтелә.
Бюджетта салым булмаган керем өлешендә җир участоклары өчен аренда түләве 3 миллион сум күләмендә каралган. Башка салым булмаган керемнәргә закон бозган һәм табигатькә зыян китергән өчен штрафлар керә. Ул 2,2 миллион сум күләмендә.
Шулай итеп, 2013 елга керемнәр буенча консолидацияле бюджет проекты - 386,6 миллион сум, район бюджеты 368,2 миллион сум күләмендә каралды.
Бюджетның чыгым өлешендә 2013 елның 1 октябреннән бюджет тармагы һәм идарә аппараты хезмәткәрләренең эш хакын 5,5 процентка арттыру, коммуналь хезмәтләрне 12 процентка индекслау, инфляцияне исәпкә алып, азык-төлек, дарулар сатып алу, идарә аппаратын кыскарту (2013 елда муниципаль хезмәткәрләрнең 10 проценты кыскартыла) салынган.
Бүлекләр буенча чыгымнар түбәндәгечә планлаштырылган:
"Гомумдәүләт мәсьәләләре". Гомуми күләм - 53,1 миллион сум, район бюджеты буенча - 32,9 миллион сум. Бүлеккә идарә аппаратын, архив фондын, район бухгалтерия хезмәтен тоту, район башкарма комитетының резерв фонды керә.
"Милли куркынычсызлык һәм хокук саклау эшчәнлеге". Бүлектә чыгымнар суммасында Вожи авылындагы янгын депосын һәм "01" телефон номеры базасында кизү торучы диспетчер хезмәтен тоту каралган, барлыгы 2 миллион сум.
"Милли икътисад". 1,9 миллион сум күләмендә биотермик чокырлар һәм себер түләмәсе белән авырган терлекләр күмелгән урыннарны тотуга киткән чыгымнар.
"Торак-коммуналь хуҗалык". Гомуми сумма - 26,3 миллион сум. Бу бүлектә җирлекләр буенча урамнарны яктыртуга киткән чыгымнарны 12 процентка индексацияләп түләү һәм башкалар күздә тотыла. Моннан тыш, мотопомпалары булмаган авылларга аларны сатып алу өчен акча бүлеп бирү каралган.
"Тирә-як мохитне саклау". Чыгымнар 760 мең сум тәшкил итәчәк. Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының инструктив-методика күрсәтмәләре кысаларында, Болгар шәһәре бюджеты акчасы территорияләрне яшелләндерү чараларын оештыруга тотылачак.
"Социаль-мәдәни тармак". Бу бүлекнең чагыштырма күләме елдан-ел арта. Социаль чыгымнар - 301,4 миллион сум, район бюджетында - 291,1 миллион сум тәшкил итәчәк. Иң зур чыгымнар "Мәгариф" тармагына бирелә (262 миллион сум). Бюджет классификациясенә туры китереп, анда "Яшьләр сәясәте һәм балаларны сәламәтләндерү" бүлеге (2,8 миллион сум) кертелгән, ул чараларны үткәрү һәм "Витязь" спорт клубын, "Болгар" балалар сәламәтләндерү-белем бирү лагерын тотуга киткән чыгымнар керә.
"Мәдәният, кинематография". Бюджет ассигнацияләре 33,3 миллион сум күләмендә каралган (район бюджетында - 23 миллион сум, җирлек бюджетларында 10,2 миллион сум).
"Социаль сәясәт". Укучыларны түләүсез ашату өчен бер укучыга көненә бер тапкыр ашату 5,9 сумнан чыгып, 2,5 миллион сум каралган.
"Бюджетара трансфертлар". Бу бүлек аша район бюджеты белән җирлек бюджетлары эше көйләнә. Аның буенча чыгымнар күләме 38,7 миллион сум күләмендә каралган, бу 2012 ел белән чагыштырганда 4,2 миллион сумга артыграк.
2014-2015 еллар бюджетына килгәндә, 2014 елда керем һәм чыгым өлешләрен 387,3 миллион сум күләмендә кабул итү каралган, шул исәптән шартлы чыгымнар - 2,5 процент, 9,7 миллион сум күләмендә булыр дип көтелә. 2015 елда бюджетны 406,4 миллион сум күләмендә кабул итү планлаштырыла, шартлы чыгымнарның күләме - 20,3 миллион сум, бу уртак чыгымнарның 5 процентын тәшкил итә.
Бюджет керем һәм чыгымнар өлеше буенча киеренке кала, дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы. 2013 елга төп бурыч - керемнәр буенча планнарны төгәл үтәү. Бурычларны киләчәктә булдырмас өчен эш алып барырга кирәк. Бюджет акчалары өчен җаваплы җитәкчеләр учреждение чыгымнарына анализ ясап, норматив буенча финанслау кысаларында оптимальләштерү, катгый экономия ясау һәм нәтиҗәле куллану планы билгеләргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев