Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экономика

Пенсия взносларга бәйле

Пенсия фондына взносларны вакытында һәм тулы күләмдә түләү мәсьәләсе катгый контроль астында торса да, күп кенә оешмалар һәм предприятиеләр взносларны вакытында түләүне кирәк тапмыйлар.

Шулай итеп, агымдагы елның өченче кварталында Пенсия фонды идарәсенә взносларны 46 предприятие вакытында түләмәгән, аларга пеня түләү өчен таләпләр җибәрелгән.
Ә бит бюджет оешмалары үз вакытында һәм тулы күләмдә финанслана, шуңа күрә аларның бурычлары бөтенләй булмаска тиеш.
Һәр кешенең пенсия күләме иминиятләштерү взносларына бәйле. Ни кызганыч, барлык эш бирүчеләр дә моның белән кызыксынмый. Отчёт нәтиҗәләре буенча, хәзерге вакытта аларның 18е иминиятләштерү взносларын я бөтенләй түләмәгән, я тиешле сумманың 50 проценттан кимрәген генә күчергән. Кагыйдә буларак, иң зур бурычлар да аларда була. Бу исемлеккә "ХПП "Болгар Арыш", "Газсантехсервис", "Миф", "Агрохимсервис" оешмалары, шәхси эшмәкәрләр Валентин Исаков, Андрей Синицин, Камил Корбангалиев, Фәрхәт Мөхәммәтов, Николай Кочетков, Людмила Филиппова һәм башкалар керә.
Идарә бу кимчелекне бетерү буенча тиешле чаралар кабул итә: бурычлары булучыларга таләпләр, инкассо поручениеләре җибәрелә, аларны Пенсия фонды идарәсе һәм район администрациясе каршындагы комиссия утырышларына чакыралар, суд приставлары хезмәтенә - карарлар, судларга дәгъвалар җибәрелә. Боларның барысы да бүгенге һәм булачак пенсионерларны җитәрлек күләмдә пенсия белән тәэмин итү өчен эшләнә.
Шуңа күрә Пенсия фонды идарәсе исегезгә төшерә: 31 декабрьдә физик затларга түләмәгән иминиятләштерүчеләрнең (үз-үзен эш белән тәэмин итүчеләр) 2011 ел өчен Пенсия фондына, Федераль һәм территориаль мәҗбүри медицина иминиятләштерү фондына взнослар түләүнең срогы бетә. Хәзерге вакытта бу взносларны түләргә кирәклеген искәртүче кәгазьләр җибәрелә, ә 2012 елның 1 мартына кадәр узган ел өчен расчётлар (РСВ-2) җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев