Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экономика

Минималь хезмәт хакы күпмегә артты?

Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2015 елның 1 гыйнварыннан гамәлдәге закон нигезендә, Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме 5965 сум итеп билгеләнде. Безнең республикада Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133нче маддәсе нигезендә 2014 елның 13 августында Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы эш белән тәэмин...

Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2015 елның 1 гыйнварыннан гамәлдәге закон нигезендә, Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме 5965 сум итеп билгеләнде.
Безнең республикада Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133нче маддәсе нигезендә 2014 елның 13 августында Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәләренең координация советы, Татарстанның Министрлар кабинеты белән минималь хезмәт хакы турында Килешү төзелде. Аларга оешмаларда бюджеттан тыш секторга кул куйганнан соң хезмәткә түләүнең минималь күләмен аена 6420 сум итеп билгеләргә рөхсәт ителде.
Димәк, айлык хезмәт хакы, компенсация һәм стимул рәвешендәге түләүләр, Татарстан Республикасы территориясендә икътисадның бюджеттан тыш тармагында эшләүче һәм оешма - республика территориясендә эшчәнлек алып баручы юридик зат һәм юридик затлар булмаган эшмәкәрләр белән хезмәт мөнәсәбәтләре алып баручы хезмәткәрнең айлык хезмәт хакы 6420 сумнан да ким булмаска тиеш. Дөрес, бу очракта эш вакыты нормасы һәм җиткерелгән нормалар (вазифалар) төгәл үтәлергә тиеш.
Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләренең минималь хезмәт хакы "Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында" гы Федераль закон нигезендә билгеләнә һәм шушы елның 1 гыйнварыннан 5965 сум тәшкил итә.
Минималь хезмәт хакын түләү буенча дәүләт тарафыннан билгеләнгән гарантияне тәэмин итмичә хезмәт турындагы законны бозган өчен эш белән тәэмин итүчеләр Россия Федерациясе административ хокук тәртибен бозу турындагы Кодексның 5.27 нче маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.
Әгәр бөтен шартларны үтәгән очракта да айлык хезмәт хакы билгеләнгән күләмнән аз булса, бу очракта хезмәткәр үз хокукын яклап Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук суд һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итә ала.
Фото http://frend.org.ua/post290850454/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев