Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Бюджетка – катгый контроль

    Алдан хәбәр ителгәнчә, узган атнада район Советы сессиясендә 2013 елда контроль-хисап палатасының эшчәнлеге турында доклад тыңланды һәм тикшерелде. Докладта ниләргә игътибар ителде?

    Николай СОКОЛОВ,
    контроль-хисап палатасы рәисе
    Башка еллардагы кебек үк, 2013 елда да контроль-хисап палатасының эшчәнлеге еллык һәм квартал планнары нигезендә башкарылды, алар алдан ук муниципаль финанс контроль Советы әгъзалары белән килешеп, район башлыгы тарафыннан расланды.
    План муниципаль берәмлек Уставы һәм Контроль-хисап палатасы турындагы положениедә күздә тотылган бурычларны исәпкә алып төзелде. Аңа район бюджетын төзү, ачыклау һәм башкаруны, аның акчаларын нәтиҗәле, максатчан куллану, шулай ук муниципаль милектән файдалануны контрольдә тоту чаралары керде. Планны төегәндә экспертиза, аналитик тикшерүләр, аудит, сораштыру, тематик тикшерүләр һәм мониторинг алымнары кулланылды.
    Барлыгы 2013 елда 37 контроль чара үткәрелде (2012 елда - 36).
    Эксперт-аналитика эшчәнлеге
    Отчеттагы 2013 елда башкарылган эксперт-аналитика эшчәнлегенең күләме алдагы ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда бераз кимеде. Гамәлдәге бюджетка ел әйләнәсендә кертелгән үзгәрешләрнең кимүе бюджет проектын хәзерләү дәрәҗәсенең үсүе турында сөйли. Башка еллардагы кебек, отчет елында да палата бу мөһим мәсьәләгә зур игътибар бирде, бюджетның формалашуына ярдәм итте. Ләкин килеп чыккан хәлдән күренгәнчә, керем өлеше шактый арттырып үтәлде, шулай итеп, бюджет керемнәре үсешенең барлык мөмкинлекләре исәпкә алынмаган (икенче яктан алганда, бу чыгымнарны өстәмә финанслау чыганагы булып тора).
    Экспертиза үткәргәндә, 26803,0 мең сум күләмендә шартлы рәвештә расланган чыгымнарны исәпләүдә хата булуы ачыкланды. Мондый хәл 2013 елда кредит бирүчеләр сметасын формалаштырганда да булды: алар задание күләменә бәйле финансны формалаштыру кагыйдәләрен бозып төзелгән, нәтиҗәдә бу сумма 22237,2 мең сум тәшкил итте.
    Бирелгән мәгълүматлар нигезендә, бюджетның керем һәм чыгым өлешләре даими контрольдә тотылды. Чыганаклар буенча керемнәр алынуга, недоимкаларның динамикасына һәм структурасына, социаль тармакка тотылган чыгымнарны финанслауга, шулай ук муниципаль заказларны оештыру һәм башкаруга зур игътибар бирелде. Резерв фонды акчаларын, ел башына алган акчаларны куллану, җирлекләр белән расчетлар, тукландыру һәм энергия белән тәэмин итүне оештыруга киткән чыгымнар шулай ук оператив контрольдә тотылды.
    Отчет чорында 2012 ел өчен муниципаль берәмлек бюджетын башкару турында отчетка экспертиза һәм тикшерү ясалды. Тикшерү кысаларында, бюджет акчасын алучыларда бухгалтер һәм бюджет отчетларының дөрес булуы, аның башкару турында күрсәткечләргә туры килүенә эксперт-аналитка һәм һәм башка контроль чаралар үткәрелде.
    Эксперт-анализ эше нәтиҗәләре буенча 2013 елның 1 яртыеллыгы һәм 9 ае өчен бюджетны башкару нәтиҗәләре хәзерләнде, анда акчаны җыю һәм тотуны оештыруда кайбер кимчелекләр билгеләп үтелде, аларны бетерү юллары күрсәтелде. Бу тәкъдимнәр киләчәктә муниципаль берәмлек бюджетына үзгәрешләр кертүдә, шулай ук 2014 елгы район бюджетын формалаштырганда кулланылды. Барлык мәсьәләләр буенча мәгълүматлар муниципаль берәмлек Советына җибәрелде.
    Контроль-ревизия эшчәнлеге
    2013 елда контроль-хисап палатасы муниципаль берәмлекнең кредит би-рүчеләрнең күпчелеген тикшерде. Элеккечә, ачыкланган бозуларның күләме алдагы елларның уртача еллык күләменнән артып китә һәм 13376,6 мең сум тәшкил итте.
    Күп кенә кимчелекләрнең һәм бозуларның элеккечә үк калуын билгеләп үтәргә кирәк. Кулланылган чаралар кимчелекләрне тулысынча бетерми, бозуларның төп сәбәбе - элеккечә үк бу тармакта тиешле икътисадый, аналитик һәм оештыру эшләренең үткәрелмәве, контроль җитмәве, җаваплылыкның түбән булуында.
    Тикшерү нәтиҗәләре буенча учреждение һәм район башкарма комитетына тиешле карарлар җибәрелде. 2014 елда өстәмә тикшерүләр үткәрү күздә тотыла.
    Ачыклык шартларында
    "Контроль-хисап палатасы турында положение" нигезендә, аның эшчәнлеге, план төзүдән алып тикшерү нәтиҗәләренә кадәр, ачыклык принципында төзелә. Эшчәнлеге муниципаль берәмлек Советы, район оешмалары белән килешенә, нәтиҗәләре сессиядә тикшерелә, бу турыда халыкка район газетасы һәм сайт аша хәбәр ителә. Халыкны һәм гаризаларны кабул итү, шул исәптән аноним рәвештә дә, почта тартмасы һәм Интернет челтәре аша оештырылган.
    2013 елда палата үзенең эшчәнлеген ТР Хисап палатасы, ТР һәм Ульяновск өлкәсендәге күрше районнарның контроль органнары, районның ревизия комиссияләре белән элемтәдә торып дәвам итә. Методика һәм инструкция белешмәләре алышу, эшне оештыру һәм тикшерүләр үткәрү буенча тәҗрибә уртаклашу дәвам итә. Палатаның эшчәнлеге шулай ук муниципаль берәмлек бюджетын башкаручы оешмалар - финанс-бюджет палатасы, ТР ФМ казначылык департаментының территориаль бүлеге, федераль казначылык, милек-җир хокуклары палатасы белән даими элемтәләр нигезендә башкарыла. Алар белән бергә тематик тикшерүләр үткәрелә, алардан, шулай ук башкарма комитетның икътисад бүлеге, район статистика органыннан бюджетны башкару, район икътисадының халәте һәм динамикасы буенча оператив мәгълүматлар алына. Алар хезмәт күрсәткән учреждениеләр буенча бюджет акчаларын куллануның нәтиҗәлелегенә оператив мониторинг үткәрү дәвам итә.
    Палатаның эшчәнлеге шулай ук муниципаль финанс контроле Советы һәм район хокук саклау органнары белән элемтәләргә нигезләнгән.
    Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсе даими рәвештә карар проекты нәтиҗәләре, аналитик язулар, район башлыгы, башкарма комитет җитәкчесе исеменә мәгълүмат хатлары, тикшерелгән учреждениеләргә карарлар рәвешендә район Советына тапшырылды. Чаралар алдагы, оператив һәм соңгы контроль кысаларында үткәрелде, ул ел саен бюджет үтәлешен өзлексез контрольдә тотарга мөмкинлек бирде.
    Эштә бюджет законнарын бозуны булдырмауга, акчаны һәм милекне максатсыз һәм нәтиҗәсез файдалануга юл куймауга зур игътибар бирелә. Эш райондагы бюджет процессында катнашучылар белән берлектә алып барылды, бу керемнәрне арттырып, акчаны закон кушканча, максатчан һәм нәтиҗәле кулланырга мөмкинлек бирде.
    Шул ук вакытта бюджет процессын оештыруда җитди кимчелекләр дә бар. Аларны бетерү, 2014 ел бюджетын сыйфатлы башкару өчен түбәндәгеләрне үтәргә кирәк:
    - РФ һәм ТР законнары һәм Бюджет кодексы таләпләренә нигезләнеп, бюджет процессын башкару буенча норматив-хокук базасын яңарту эшен дәвам итәргә;
    - бюджетка салым түләүчеләр эшчәнлегенә анализ ясау, салым салына торган базаны ныгыту, керемнәрне недоимкаларсыз алу буенча икътисадый эшнең тизлеген һәм дәрәҗәсен арттыру;
    - методологияне камилләштерү, бюджет акчаларын, муниципаль берәмлек милкен һәм җирләрен куллану һәм саклауны яхшыртуны тәэмин итү буенча аналитик эшне көчәйтергә;
    - ягулык-энергетика һәм акчалата ресурсларга экономия ясаган өчен хезмәткәрләргә өстәмә түләү эшләргә һәм киңрәк кулланырга;
    - планлаштыруның алдынгы алымнарын кертү һәм чыгымнарны исәптә тоту, нормалаштыруны киңрәк куллану исәбенә чыгымнарны оптимальләштерү буенча чаралар комплексын башкарырга;
    - бюджет үтәлүен оештыручы кадрларны максатчан укытырга, аларның эшен һәм бюджет законнарын, исәпкә алу һәм отчетлар буенча норматив-хокук документлары таләпләрен үтәү дәрәҗәсен максатчан тикшерергә, аларга таләпчәнлекне һәм җаваплылыкны арттырырга, эчке контроль системасын камилләштерергә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: