Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Бюджет ничек төзелә

    Алдан хәбәр ителгәнчә, район Советының чираттагы утырышында 2012 елга һәм пландагы 2013-2014 елларга бюджет турындагы мәсьәләләр тикшерелде.

    Төгәлләнеп килгән елга йомгак ясап, финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина беренче чиратта быел, 2010 ел белән чагыштырганда, консолидацияле бюджетның шактый үсүен билгеләп үтте. Мәсәлән, 2011 елга районның консолидацияле бюджеты керем буенча 324,8 миллион сум тәшкил итте. Ел дәвамында ул республикадан өстәмә кергән акчалар һәм өстәмә алган керемнәр хисабына тулылана барды.
    1декабрьгә консолидацияле бюджетның күләме 417,9 миллион сум тәшкил итте. Республикадан кирәкле бюджетара трансфертлар тулысынча алынган. Салым һәм салым булмаган керемнәр алу буенча да хәлләр начар түгел. Агымдагы елның 11 ае эчендә консолидацияле бюджетка 74,1 миллион сум үзкеремнәр алынды, агымдагы ел белән чагыштырганда, үсеш 104 процент тәшкил итә. Бу вакыт эчендә планнан тыш 11,8 миллион сум керем алынган, бу акча өстәмә чыгымнарга тотылды.
    Район бюджетын үтәүдә үзкеремнәр алу буенча уңай үзгәрешләр күзәтелә: 11 ай эчендә үзкеремнәр 61 миллион сум алынган, бу еллык планның 107 процентын тәшкил итә. Планны арттырып үтәү беренче чиратта НДФЛ, җир салымы, салымның гадиләштерелгән схемасы буенча мәҗбүри керемгә бердәм салым керемнәренә бәйле.
    Мәсәлән, НДФЛны җыю буенча еллык план 1 декабрьгә 52,8 миллион сумга, яки 101,5 процентка үтәлгән. Бу салымны алуга таләпләр көчәйтелсә, күрсәткечләр тагын да яхшырак булыр иде. Ни кызганыч, кайбер предприятиеләр бюджетка салымнарны вакытында түләп бармый. Недоимка 5,8 миллион сум тәшкил итә, шул исәптән "Болгар Арыш" инвесторының 3,5 миллион сум бурычы бар.
    Агымдагы елда консолидацияле бюджетның чыгым өлеше 324,3 миллион сум күләмендә кабул ителде. Аны башкару барышында 103,8 миллион сумга ачыкланып, 1 декабрьгә 346,1 миллион сум күләмендә үтәлде, яки планның 81 проценты дигән сүз. Район бюджеты буенча чыгым өлеше 354,2 миллион сум күләмендә расланып, башкару барышында 21,6 процентка арттырылды. Декабрь башында ул еллык планга карата 81 процентка үтәлде.
    Аннары докладчы 2012 елга һәм пландагы 2013-2014 елларга финанс документы проектының төп положениеләрен яктыртты. Проект безнең газетада басылып чыкты, аның буенча ачык фикер алышулар булды һәм аңа кайбер үзгәрешләр кертелде.
    Бюджетның керем өлешендә төп урын элеккечә үк бюджетара трансфертларга, шул исәптән республика бюджетыннан кергән дотацияләргә, субсидияләргә, субвенцияләргә бирелә. Алар 300,8 миллион сум тәшкил итәчәк (НДФЛдан аерып биргән суммаларның өстәмә нормативын исәпкә алып). Бу агымдагы елның планыннан 3 процентка күбрәк.
    Салымнан алынган керемнәр арасында иң зур урынны физик затлар кеременә салым алып тора. Консолидацияле бюджетта ул - 62,4 миллион сум, район бюджетында 56,2 миллион сум итеп алу күздә тотыла.
    Берләштерелгән керем (гадиләштерелгән схема буенча алынган салым, мәҗбүри керемгә бердәм салым, бердәм авыл хуҗалыгы салымы) салымнарына килгәндә исә, ул закондагы үзгәрешләрне күздә тотып планлаштырыла. Тәгаен алганда: 2012 елның 1 гыйнварыннан иминиятләштерү взносларының тарифын 20 процентка кадәр киметү күздә тотыла, сәүдә яки җәмәгать туклануы өлкәсендә мәҗбүри керемгә бердәм салым түләүчедә эшләүчеләрнең саны 50 кешедән артмаска тиеш. Шулай итеп, мәҗбүри керемгә бердәм салым 5,3 миллион сум күләмендә фаразлана, бу 2011 ел белән чагыштырганда 26 процентка күбрәк. К2 база кереме коэффициенты шул ук дәрәҗәдә кала.
    Бердәм авыл хуҗалыгы салымы 400 мең сум күләмендә карала, бу 2011 ел планыннан ике тапкыр күбрәк.
    Тагын бер зур керем чыганагы - җир салымы. Агымдагы елдан алып, аны түләү физик затлар өчен үткән елдан соң киләсе елның 1 ноябренә кадәр билгеләнгән. Шулай итеп, җиргә яңа бәяләр куелган ставкадан чыгып, ул 2012 елда гына керәчәк.
    Физик затлар милкенә салым, үзгәрешләрне күздә тотып, 1,9 миллион сум күләмендә, ә дәүләт пошлинасы - 0,8 миллион сум күләмендә фаразлана.
    Бюджетның салым булмаган керем өлешендә җир участокларын арендага алган өчен 2,4 миллион сум акча керүе фаразалана, узган ел белән чагыштырганда үсеш 7 процент тәшкил итәчәк.
    Башка салым булмаган керемнәр - закон бозган өчен һәм тирә-як мохиткә зыян китергән өчен штрафлар 1,2 миллион сум һәм 0,4 миллион сум тәшкил итә.
    Шулай итеп, район бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре буенча формалаштырылган керем өлеше 66,8 миллион сум тәшкил итәчәк, бу узган ел дәрәҗәсеннән 9,7 миллион сумга артыграк, ә барлык керем чыганакларын исәпкә алганда, район бюджеты 319,2 миллион сум тәшкил итә.
    Консолидацияле бюджетның чыгым өлешен формалаштыру нигезенә, дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы, түбәндәгеләр куелган: 2012 елның 1 октябреннән бюджет тармагында эшләүчеләрнең һәм идарә органнары хезмәткәрләренең эш хакын 6 процентка арттыру, бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәте өчен түләүне яңа системага күчерү һәм бер үк вакытта хезмәт хакы фондын 16 процентка арттыру, хезмәт хакына өстәп исәпләнгән сумманы 30,2 процентка кадәр киметү, коммуналь хезмәт күрсәтүне индексацияләүне - 15 процент итү, азык-төлек һәм дарулар сатып алуны инфляциягә карап исәпләү күздә тотыла.
    Районның сәламәтлек саклау системасы республика бюджетыннан финанслана башланачак. Бюджет тармагына керүче учреждениеләрнең предприятие милегенә салым льготасы бетерелә, бу салымга түләү өчен 9,2 миллион сум күләмендә акча каралган. Социаль-мәдәни тармак чыгымнары барлык чыгым күләменең 77 процентын тәшкил итәчәк.
    "Гомумдәүләт мәсьәлә-ләре" бүлеге буенча консолидацияләнгән бюджет чыгымнары- 47,8 миллион сум, район бюджеты буенча 30,9 миллион сум күләмендә фаразлана. Идарә аппаратын тоту, район башкарма комитетының резерв фонды (2012 елда ул 3,2 миллион сум тәшкил итәчәк, 2011 елда 500 мең сум иде) чыгымнары да шуңа керә.
    "Милли оборона" бүлегенә башлангыч хәрби учет эшләрен алып бару өчен 1 миллион сум, "Хокук саклау эшчәнлеге" бүлегенә Вожи авылындагы янгын депосын тотуга 1,3 миллион сум һәм 01 телефон номеры базасында яңа оештырылган бердәм дежур диспетчерлык хезмәте өчен 616 мең сум күләмендәге чыгымнар керә.
    "Торак-коммуналь хуҗалыгы" бүлегенә 23 миллион сум күләмендә чыгымнар керә. Район бюджетында хәзергә торакка капиталь ремонт үткәрү һәм торак-коммуналь хуҗалыгын реформалау программасы кысаларындагы эшләр өчен чыгымнар 1,7 миллион сум күләмендә каралган. Әлеге бүлектә авыл җирлекләрендәге урамнарны яктырту өчен 15 процентка индексацияләнгән чыгымнар исәбеннән акча каралган. Моннан тыш, янгын куркынычсызлыгы программасы кысаларында дүрт авылга янгын мотопомпалары сатып алу өчен өстәмә акча каралган. Бу бүлектәге консолидацияләнгән чыгымнарның үсеше 2011 елда расланган пландагыга караганда 107 процентка арткан.
    "Тирә-як мохитны саклау" бүлегендә чыгымнар беренче тапкыр 454 мең сум күләмендә каралган. Консолидацияләнгән бюджетта социаль-мәдәни тармакка -256, 9 миллион сум (17,5 процентка артыграк), районныкында 247,7 миллион сум каралган. Шунысын да әйтергә кирәк, чыгымнар аеруча мәгариф системасында зур. 2012 елда белем бирү учреждениеләре төзәтелгән коэффициентны исәпкә алып финансланачак. Бу коэффициент норматив һәм факттагы чыгымнарны җайга сала. Мәктәпкәчә белем бирүгә 46,5 миллион сум (яңа "Родничок" балалар бакчасына чыгымнарны исәпләмичә), мәктәпләр һәм мәктәпкәчә белем бирүгә 175, 6 миллион сум (2011 елдагыга караганда 17 процентка күбрәк) акча тотылачак.
    Бюджет классификациясе нигезендә "Белем бирү" бүлегенә "Яшьләр сәясәте һәм балаларны савыктыру" бүлеге дә кертелгән, моның өчен 2,5 миллион сум акча каралган.
    "Мәдәният, кинематография" бүлеге буенча консолидацияләнгән бюджетта - 29,2 миллион сум (10 процентка артыграк), район бюджетында - 20 миллион сум, авыл җирлекләре бюджетында 9,1 миллион сум акча каралган.
    Физик культура һәм спортка физкультура-сәламәтләндерү, спорт чаралары һәм ярышлар уздыруга тотылачак чыгымнар керә. Моның өчен барысы 0,7 миллион сум акча каралган.
    "Бюджетара трансфертлар" бүлеге район бюджеты белән авыл җирлекләре бюджеты арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга сала. Моның буенча чыгымнар күләме 34,5 миллион сум тәшкил итәргә тиеш. Авыл җирлекләренең бюджетлары балансланган, аларны район бюджеты кебек үк, дефицитсыз кабул итү күздә тотыла.
    Шулай итеп, консолидацияләнгән бюджетның чыгым өлеше - 335 миллион сум, район бюджетыныкы 319,1 миллион сум күләмендә каралган. Шул исәптән, шартлы рәвештә расланган чыгымнар 2,5 процент күләмендә, ягъни 8,5 миллион сум тәшкил итә дигән сүз. 2013 елга керем өлешен - 355,2 миллион сум, чыгым өлешен - 355,2 миллион сум, шартлы рәвештә расланган чыгымнар күләмен 17,8 миллион сум (бу барлык чыгымнар күләменең 5 процентын тәшкил итә) итеп кабул ителергә мөмкин.
    Докладчы билгеләп үткәнчә, бюджетның керем һәм чыгым өлешләре бик киеренке. 2012 елда керемнәр буенча билгеләнгән барлык планнарны да үтәргә кирәк. Барлык бурычларны барларга һәм киләчәктә аларны булдырмый калу юлын табарга кирәк. Бюджет акчасыннан файдаланучылар үз учреждениеләренең чыгымнарын тагын бер кат карап анализларга һәм акчаның кадерен белеп тоту өчен тиешле чараларның барысын да күрергә тиеш.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: