24 февраль 2012 яңалыклары
-
Биатлончылар ярышты
Район спартакиадасы кысаларында уздырылган биатлончылар бәйгесендә район мәгариф бүлеге спортчылары җиңүче булды. Татьяна Аптрейкина, Александр Ермилин һәм Александр Антохин составындагы команда чаңгы юлында барлык көндәшләрен артта калдырды, коралдан да оста атты. Кыскасы, җиңүгә омтылыш зур булды. Икенче урынга янгын сүндерү часте биатлончылары чыкты, өченчедә - эчке эшләр бүлеге командасы. Спартакиада...
-
Волейболчылар турниры
1994 елда туган һәм аннан да яшьрәк кызлар арасында волейбол буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә ярышта Никольск урта мәктәбе командасы җиңүче булды. Икенче урынны Болгардагы 1 нче мәктәп командасы алды. Өченче урынга исә тармак технологияләре техникумы спортчылары чыкты. Ярышларда барлыгы тугыз команда катнашты.
-
Уңышлы дебют
Яшүсмерләр арасында дзюдо буенча Россия беренчелегендә катнашкан Данила Вихлянский бу юлы да сынатмады. 48 килограммга кадәрле үлчәү авырлыгында ул өч очрашуда көндәшләрен җиңүгә иреште, бары тик икесендә генә, шул исәптән Россиянең булачак чемпионына оттырды. 7-8нче урыннарны гына бүлешергә туры килсә дә, моны әйбәт нәтиҗә дип әйтергә тулы нигез бар. Республика...
-
Пенсиянең тупланма өлеше ничек түләнә
Инде хәбәр ителгәнчә, закон буенча пенсиянең тупланма өлешен алырга хокукы булган Рәсәй пенсионерларына агымдагы елның 1 июленнән тиешле акча түләнә башлаячак.
-
Электрон көндәлекләр һәм журналлар
Өченче ел Татарстан Республикасында 2010-2015 елларга белем бирүне үстерү стратегиясе эшләнде һәм кабул ителде. Электрон белем бирү - бу документның бер юнәлеше, укытучылар шуңа таянып эшлиләр.
-
Мөһим мәсьәләләр тикшерелде
Күптән түгел Спас районы ветераннар оешмасы төзелүнең 25 еллыгына багышланган (1987 елның марты) ветеран оешмалары советы пленумы булды. Ветераннар советы рәисе Ю.Зуйков башкарылган эшкә кыскача йомгак ясады, киләчәккә планнар билгеләде. Пленумда шулай ук Россия Пенсионерлар берлегенең район бүлеге рәисе Ф.Галимов, җирле ветераннар оешмасы рәисе урынбасары М.Тюленев чыгыш ясады. Пленумда Спас...
-
Уңышлар сезгә яшь ”йолдызчыклар”!
"Созвездие-Йолдызлык-2012" эстрада сәнгате республика телевизион ачык фестиваленең райондагы сайлап алу турында җиңүчеләр билгеләнде. "Вокал-соло" номинациясендә үз яшьтәшләре арасында Урта Йорткүлдән Гөлшат Ибраһимова, Камилә Хәмидуллина, Лилия Минсафина һәм Эльвира Гыйльметдинова составындагы дуэт (Иске Рәҗәп) , Ксения Колчина, Оксана Миронова, Дарья Чудакова (РДК), Айгөл Хәйретдинова (Өчкүл), Ләйсән Хисаметдинова (Танкеевка), Ксения Белова (Бураково)...
-
Бәйрәм хөрмәтенә
Ватанны саклаучылар бәйрәме елдыннан район Мәдәният йортында "Ягез әле, егетләр" конкурсы үткәрелде. Конкурста дүрт команда- шәһәр урта мәктәпләре, кадетлар мәктәбе һәм тармак технологияләре техникумы укучылары катнашты. Егетләр жюри игътибарына визит карточкасы, өйгә бирелгән эшне тәкъдим иттеләр, шулай ук спорт, хәрби осталык, интеллектуаль сәләтләрен күрсәттеләр. * * * Шәһәрнең балалар китапханәсендә...
-
Тавыш бирү ачык һәм гадел булырга тиеш
Закон нормаларын үтәүне контрольдә тоту өчен Үзәк сайлау комиссиясе "2012 елның 4 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар вакытында тавыш бирү бинасында видеокүзәтү тәртибе турында" карар кабул итте. Төп положениеләрне территориаль сайлау комиссиясе рәисе Газизулла Әхмәтҗанов аңлата.
-
Йортлар тәртипкә китерелә
Пушкин урамындагы ике катлы 26 нчы йортта капиталь ремонт эшләре бер атна элек башланды.