2 июль 2014 яңалыклары
-
Туган телне өйрәнәләр
Узган атнада Болгарда быел яңа урынга күчереп корылган палаткалар шәһәрчегендә Габдулла Тукай исемендәге яшьләр форумы булды.
-
Телефон урлаганнар
Шәһәрдәге бер хатынның кыйммәтле телефонын урлаганнар. Кыйммәтле әйбернең югалуын авылдан килгән кунаклар киткәч кенә абайлап алган ул. Полиция хезмәткәрләре да беренче чиратта шул "кунакларны" эзләп таба. Шиклеләр гаепләрен тиз таныйлар, телефон хуҗасына кире кайтарыла. Озакламый караклар суд каршында җавап бирәчәк.
-
Барыбер куып тотканнар…
Дәүләт автоинспекторларына автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән йөртүчене куып тоту өчен берничә минут вакыт кирәк булган. Алар юлның әле бер, әле икенче ягына чыгып хәрәкәт итүче машинаны ерактан ук күреп алганнар. Инспекторлар шоферга туктарга кушалар, әмма ул тизлекне арттырып качып китү ягын карый. Аны шәһәр читендә барыбер туктаталар. Исерек...
-
Ашыккан – ашка пешкән…
Юл-транспорт фаҗигасендә зыян күргән машина йөртүчене авыр хәлдә Казандагы клиникаларның берсенә китерәләр. Фаҗига Вожи авылы янындагы юлда килеп чыга. Чит ил автомобиле руле артына утырган ир-ат тизлекне нык арттыру сәбәпле идарә итүне югалта һәм юл читенә төшеп каплана. Тагын бер фаҗигадә үзебезнең илдә эшләнгән автомобильнең арткы салонына утырга хатын-кызга зыян...
-
Бик игелекле кеше иде...
Күптән түгел Әгъзам Хәлиулла улы Хәлиуллин бакыйлыкка күчте. Үзе белән бергә иңгә-иң торып эшләгән, аралашкан һәм таныш булган кешеләр күңелендә якты хатирәләр калдырып китте ул.
-
Чын тимурчылар...
Хәтер һәм кайгы көне кебек истәлекле даталар алдыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл тирәләрен җыештыру күптән инде традициягә керде. Ә менә үсеп килүче буынның бу традицияләрне дәвам итүе күңелдә җылы тәэсир калдыра. Без, Кузнечиха халкы, бу көн алдыннан һәйкәл янындагы күркәм үзгәрешләрне күреп гаҗәпләндек. Һәйкәл тирәсендәге мәйданны...
-
Бурычларны түләргә кирәк
Шәхси эшмәкәрләрдән бурычларны алу буенча айлык барышында безнең районның Пенсия фонды Идарәсенә 400 мең сумнан артык акча керде. Суд приставлары Федераль хезмәт белән бергә акция барышында 8 рейд үткәреп, иң күп бурычы булган эшмәкәрләр янында, шул исәптән алар эшчәнлек алып барган урыннарда да булырга туры килде. Бурычның бер өлеше милек...
-
Күңелле ял иттеләр
Мәгариф бүлеге инициативасы буенча, балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенә йөрүче укучыларга июнь аенда "Юниор" лагерында ял итү мөмкинлеге тудырылды. Кызлар һәм малайлар бу чорда рәхәтләнеп спортның яраткан төрләре белән шөгыльләнә алдылар. Гимнастлар, футболчылар һәм баскетболчылар "Карлыгач", "Футболер" һәм "Ураган" дигән өч отрядка бүленде. Отрядларга өстәмә белем бирү педагоглары Наталья Бердникова, Валерий...
-
Борынгы Болгар – безнең горурлыгыбыз
Инде хәбәр ителгәнчә, Фарсы култыгында урнашкан кечкенә генә Катар дәүләтенең башкаласы Дахи шәһәрендә үткән ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 38нче сессиясендә, безнең музей-тыюлык планетаның мәдәни милке һәм мирасы объектларын контрольдә тотучы шушы оешма исемлегенә кертелде. Татарстан делегациясе составына Спас районы башлыгы Камил Нугаев та керде. Без аннан бу сәяхәттән алган тәэсирләре...
-
Сорауларыгыз бармы?
Җомга көнне, 11 июльдә, кеше хокуклары мәсьәләләре буенча белгеч кабул итәчәк. Кызыксындырган сорауларга Болгар шәһәрендә (Пионер урамы, 19нчы йорт, 17нче бүлмә) 11 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча уполномоченный Сәрия Сабурская җавап бирәчәк. Алдан язылу өчен телефон (843) 236-41-80.
-
Бүләккә – фотоаппарат
Балалар иҗат йортының экология хәрәкәте "Яшел республика" республика фоторәсемнәр конкурсында катнашып, беренче дәрәҗә дипломга ия булды. Дипломнан тыш, бу хәрәкәтнең "Экология марафоны" номинациясендә уңышлы чыгыш ясаучыларга кыйммәтле фотоаппарат бүләк иттеләр. Конкурсантларга бүләкләрне Болгарда үткән "Эковолна-2014" икенче республика экология форумында тапшырдылар. Анда беренче урта мәктәп һәм тармак технологияләре техникумыннан Илья Гусев...
-
Яшьләр бәйрәме
Узган шимбә көнне шәһәрнең үзәк мәйданында Яшьләр көненә багышланган бәйрәм булды. Бәйрәмгә килгән халыкны район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов җылы котладылар һәм иң яхшы теләкләрен җиткерделәр. Тамашачылар игътибарына Варвара Лисюк, Мария Чегодаева, Артем Черкасов, Ольга Лобанова, Александра Лобанова һәм авыл...
-
Бездән аерылмагыз
Чираттагы газета-журналларга язылу кампаниясе тәмамланырга өлгермәде, 2015 елның беренче яртыеллыгына даими басмаларга язылу турында кайгыртыр вакыт җитте: кайбер басмаларга, шул исәптән безнең район газетасына да, 1 июльдә вакытыннан алда язылу игълан ителде. Аларга хәзер икенче яртыеллык бәяләре буенча язылырга була. Тик "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасына әлегә почта бүлегендә генә...
-
Халыкка уңайлы булачак
Кожаевка авылында республика программасы кысаларында төзелгән беренче ветеринария пункты ачылды.