27 июнь 2014 яңалыклары
-
Алар пар канатлы булып яшиләр
Анна Николаевна белән Сергей Михайлович Хориннар гаиләсе узган гасырның илленче елларында төзелә. Туйлары яз көне була. Шуннан бирле инде алтмыш ел алар бер-берсенә терәк, киңәшче булып, иңгә-иң куеп яшиләр.
-
Борынгы Болгар буйлап...
1969 елның 1 июлендә урта гасырлар дәүләте башкаласы булган шәһре Болгар һәйкәлләре сакланган җирдә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы оешты. Татарстанда ул беренче тарихи музей-тыюлык иде. Әле шушы көннәрдә генә безнең тарих-археология комплексы ЮНЕСКО исемлегенә кертелде. Хәзерге вакытта төрле илләрдән килгән туристлар биредә ниләр күрә ала?
-
“Эшемә шатланып барам, сөенеп өйгә кайтам...”
Анастасия Николаева бүгенге көндә "Спас оптторг" җәмгыятенең перспективалы эшчеләреннән берсе. Җәмәгать туклану системасында ул җиде ел хезмәт куя, шуның алты елын "Болгар" кафесында өлкән пешекче ярдәмчесе булып эшли.
-
Контейнерлар – җиһазлар һәм агачлар өчен түгел...
Шәһәр урамнарында тулып ташыган чүп контейнерлары гадәти хәлгә әйләнде. Моңа кем гаепле?
-
Истә калырлык итеп оештырдылар
Районның 23 мәктәбендә эшләгән көндезге лагерьларга быел 600дан артык бала йөрде.
-
Автомеханик булырга әзерләнәләр
Тармак технологияләренең икенче курс студентлары Максим Советников белән Фидаил Сафин - автомеханиклар группасында иң яхшы укучылар. Гади авыл егетләре (Максим - Аграмактан, Фидаил Йолдыз поселогыннан) автотранспортны ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча слесарь һөнәрен алырга булганнар, чөнки бу эш авыл җирендә дә, зур шәһәрдә дә кирәк. Егетләр әйткәнчә, алар техника белән...
-
Кимчелекләр бетерелгән
"Болгар" балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәген тикшерү барышында Спас районы буенча күзәтчелек хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең бозылуын ачыклаганнар. Дирекция исеменә язылган документта газ баллоннарының тиешенчә саклануын тәэмин итәргә, торак корпус баскычларына саклагыч рәшәткәләр куярга, янгын техникасына су тутыру өчен Иделгә килү юлы ясарга һәм башка кимчелекләрне бетерергә кушылган иде. Күзәтчелек эше...
-
Туганнарына кайттылар
Безнең районга Украинадан кайткан өч гаилә миграция исәбенә куелды. Россиянең Татарстан буенча Федераль миграция хезмәте идарәсенең территориаль пункты башлыгы Екатерина Фәйзелгатова хәбәр иткәнчә, аларның берсе район үзәгендә туганнарында, икесе авылларда - Кузнечихада һәм Кураловода яши. Август аенда алар Казандагы миграция хезмәтенә барачаклар һәм шуннан соң вакытлы яшәү урыны алачаклар.
-
Яхшы укучыларга – премияләр
Никольск урта мәктәбе укучылары Анна Колесова белән Дарья Егоровага чыгарылыш кичәсендә унар мең сум акча бүләк иткәннәр. Авылның беренче укытучысы Александр Иванович Панчугин исемендәге бу премияне аның оныгы, Казан заводларының берсендә директор урынбасары булып эшләгән Валерий Панчугин бирә, кызларга бүләкне ул үз куллары белән тапшырган. Бу традиция мәктәптә инде ун...
-
Туган мәктәпләрен онытмыйлар
Болгарның 1нче урта мәктәбен тәмамлаучылар ярдәме белән мәктәпкә яңа җиһазлар сатып алынган. Шәхси эшмәкәр Владимир Монахов мәктәпкә 30 мең сумлык диван һәм ике кәнәфи, Александр Клещев - укытучылар өчен 16 мең сумлык гардероб бүләк иткән. Людмила Захарова, Гөлсинә Мөхәммәтова, Светлана Гайнова да мәктәпне төзекләндерүгә үзләреннән өлеш керткәннәр. Укытучылар коллективы туган...
-
Хуҗалыкларда терлек азлык хәзерлиләр
Яңгырлар явып торуга карамастан, район авыл хуҗалыгы предприятиеләре кышкы чорга печәнне вакытында хәзерләп куярга ашыгалар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 25 июньгә 2 мең тоннадан артык печән хәзерләнгән. Андрей Синицин, Ленар Гыйниятуллин, Сергей Юрков, Дамир Хәмидуллин, Рузалия Минһаҗева һәм башка крестьян (фермер) хуҗалыкларында бу эш югары темплар белән...
-
Печән җитәрлек күләмдә булачак
Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгында терлек азыгы хәзерләү тулы көч белән бара.