6 июнь 2014 яңалыклары
-
Иске биналар танымаслык булып үзгәрәчәк
Бу араларда район мәктәпләрендә республика программалары кысаларында тулы көчкә капиталь ремонт эшләре алып барыла. Мисалга, шәһәр үзәгендә урнашкан санаторий мәктәп-интернат бинасын гына алыйк. Моннан илле еллар элек төзелгән бу бинаның әле моңарчы болай беркайчан да яңартылганы һәм төзекләндерелгәне юк иде. Бүген әлеге мәктәпне танырлык та түгел. Мәктәп директоры Владимир Четанов...
-
Җан җылысын кызганмый
Шәфкатьлелек, игелеклелек кебек сыйфатлар бүгенге заманда бик кадерле. Өлкән яшьтәге кешеләрне караучы социаль хезмәткәрләр өчен дә алар бик кирәк. Галина Королева - нәкъ шундыйлардан.
-
Район территориаль сайлау комиссиясе хәбәре
Бер мандатлы 3нче сайлау округы буенча Куралово авыл җирлеге Советына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү башланды. Территориаль сайлау комиссиясе депутатлыкка кандидат сыйфатында теркәлү өчен документларны 17 июльдән дә соңга калмыйча һәм үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр, шулай ук сайлау берләшмәләре күрсәткән кандидатлардан 2014 елның 7 июненә 18 сәгатьтән дә соңга калмыйча кабул итә. Өстәмә...
-
Урманда йөрү кагыйдәләре
Көннәр җылыткач, күпләр урманга йөри башлый. Кемдер табигать кочагында ял итә, саф һава сулый, кемдер җиләк-гөмбә җыя. Шуңа да урманда йөргәндә үтәлергә тиешле кагыйдәләрне истән чыгарырга ярамый.
-
Программага керергә соң түгел
Пенсияне дәүләт белән бергә финанслау программасына керү мөмкинлеге агымдагы елның 31 декабренә кадәр озайтылган. Программага кереп, әле взносларын түләп өлгермәгән кешеләр дә ел ахырына кадәр беренче взносларын ясый ала. Элеккечә үк, бу программада катнашкан кешеләр елына кимендә 2000 сум ирекле взнос түләгән очракта, дәүләт аларның булачак пенсиясен 10 ел дәвамында...
-
Кемдер күңел ача, кемдер йокламый...
Күптән түгел газетада басылып чыккан язмада гражданнарның төнлә, 22 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр үзләрен тоту кагыйдәләре аңлатылган иде. Язма буенча, бу вакытта тавышланырга, кычкырырга, музыканы каты кычкыртырга ярамый. Әгәр барысы да бу таләпләрне үтәсәләр икән... Мәсәлән, без шәһәр үзәгендә яшибез һәм еш кына якында тукталган машиналардан яңгыраган көчле музыка тавышы...
-
Безнең өчен бу бик мөһим
Туган мәктәбемдә үткән соңгы кыңгырау бәйрәменә мин һәрвакыт зур дулкынлану белән киләм. Быел да бу тантанада катнашырга насыйп булды. Яңадан мәктәп еллары, яраткан эшем, хезмәттәшләрем исемә төште. Укытучылар, укучылар өчен мин бик шат, чөнки бүген алар өчен барлык шартлар тудырылган. Яңа клубта, китапханәдә дә безне һәрвакыт ачык йөз белән каршылыйлар....
-
Пенсионерлар сынатмый
Безнең район командасы Казанның "Буревестник" спорт комплексында үткән пенсионерларның дүртенче республика Спартакиадасында катнашты. Алар җиңел атлетика буенча ярышларда сигезенче урынга чыктылар. Кайберәүләр шәхси зачетта яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Алар арасында Владимир Демин (урыннан сикерү), Светлана Демина (йөгерү), Анатолий Проскуряков (йөзү), Римма Парамонова (пулялар белән ату), Мөнип Гомә-ров (дартс), Дмитрий Гончарук (шахмат)...
-
Призывниклар бәйгесе
Чакырылыш яшендәге яшьләр арасында ДОСААФ һәм ТР ЮХИДИ оештырган иң яхшы хәрби шофер исеменә республика конкурсында безнең район исеменнән чыгыш ясаучы Константин Муханин өченче урынны алган. Ул конкурсның юл кагыйдәләрен һәм автомобильнең эчке төзелешен белү буенча беренче этабында үзен яхшы яктан күрсәткән. Константин ДОСААФ республика региональ иҗтимагый дәүләт берләшмәсенең Мактау...
-
Чүпләргә ярамый!
"Болгар" эзтабарлар отрядының кече группасы Идел ярындагы ял итү зонасын чүп-чардан чистартты. Нәтиҗәдә 350 метр озынлыктагы территория чүп-чардан чистартылды. Отряд җитәкчесе Борис Андриянов әйтүенчә, алар 12 капчык чүп-чар җыйганнар. Моннан тыш, балалар халык күп ял итә торган бу урынны шефлыкка алырга булганнар. Ни кызганыч, ял иткәннән соң кайберәүләр үзләре артыннан...
-
Оста куллар конкурсы
Чәчәкле мәктәбенең 9 класс укучысы Әлфия Нуриәхмәтова Габдулла Тукай иҗатына багышланган "Сөйкемле Шүрәле" иҗади эшләрнең бишенче халыкара конкурсында беренче дәрәҗә лауреат исемен алган. Конкурсның финалында безнең район исеменнән чыгыш ясаган иҗади төркемгә шулай ук Иске Рәҗәп мәктәбенең сигезенче класс укучысы Алия Хәмидуллина һәм Кузнечихадан алтынчы класс укучысы Мария Каштанова кергән...
-
Грантка ия булдылар
Иж-Борискино һәм Өчкүл мәктәбенең тарих һәм башлангыч класс укытучылары Зинаида Мокшина белән Евгения Сидорова педагогия эшчәнлегендә ирешкән югары нәтиҗәләре өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы грантларына ия булдылар. Бу грантлар (100 мең һәм 60 мең сум күләмендә) аларга "Мәгариф" милли проектын тормышка ашыру кысаларында тапшырылды. Ә бу проект эшли...
-
Печән вакыты җитә
Кайбер хуҗалыкларның печән җыю отрядлары күпьеллык үләннәрне чаба башлады. "Болгар Арыш" ЯАҖ сенаж хәзерләүне югары темплар белән башкара. Агрофирманың махсус отряды чит ил техникасыннан нәтиҗәле файдаланырга тырыша. "Макдон" чапкычы ярдәмендә люцернаны теземнәргә салалар, "Ягуар" комбайны белән ваклаганнан соң, КамАЗлар белән Кимга китерәләр һәм траншеяларга тутыралар. Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча,...
-
Барысына да уңайлы булсын өчен
"Доступная среда" республика программасы кысаларында быелның март аеннан бирле 1нче шәһәр урта мәктәбе бинасына реконструкция эшләре бара. Мондый эшләр районның башка мәктәпләрендә дә башкарылган иде. Мәсәлән, элегрәк социаль проект буенча икенче мәктәп бинасына реконструкция ясалды. Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшнең оештырылуын, бинаның заманча таләпләргә җавап бирүен исәпкә алып,...
-
Әй, гомер агышлары!…
Урта Йорткүл авылында яшәүче Мәрьямбану Лотфулла кызы Мәрдиевага шушы көннәрдә йөз яшь тулды.