16 октябрь 2013 яңалыклары
-
Онытылган батырлык
Бөек Ватан сугышы елларында өч тапкыр Дан ордены кавалерлары Советлар Союзы Героена тиң була. Тиздән Бөек Җиңүгә 70 ел тула, ләкин, ни кызганыч, безнең хәтер дәрьясында исемнәре онытыла башлаган батырлар да бар әле. Аларның берсе - тулы Дан орденнары кавалеры, беренче хәрби бүләген моннан житмеш ел элек - 1943 елда...
-
Юл билгесе кемгә кирәк?
Татар Такталы авылы янындагы машина юлыннан берничә юл билгесе юкка чыккан. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр угрының кем булуын ачыклыйлар. Мондый хәлләр безнең район территориясендә быел да, узган елларда да булган. Ә урланган билгеләрне гадәттә кара металл ватыклары кабул итү урыннарында тапканнар.
-
Терлекне бәрдергән
Вожи авылы янындагы машина юлында бездә эшләнгән йөк машинасы бер үгезне бәрдергән. Машина йөртүче сүзенә караганда, ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаган, тизлеген дә арттырмаган, әмма үгез юлга көтмәгәндә килеп чыкканлыктан, аны борылып узарга өлгермәгән. Нәтиҗәдә машинага зыян килгән, пассажирлар күпсанлы тән җәрәхәтләре алган, ә үгез юлда ук җан биргән. Үгезнең...
-
Ваемсызлык бәласе
Ут белән саксыз кылану аркасында Антоновка авылындагы торак йорт тулысынча янып бетә. Янгын йорт хуҗасының тәмәке төпчеген урын өстенә сүндермичә ташлап калдыруы аркасында килеп чыккан. Санаулы минутлар эчендә ялкын телләре барлык бүлмәләрне каплап ала. Моны узып баручылар күреп алып, шунда ук җирле янгын сүндерү командасына хәбәр итәләр. Янгын сүндерүчеләр йортны...
-
Тырышсаң, бар да була…
Һәр авылның йөзен үзләренең яшәү рәвеше, эш-гамәлләре белән бизи торган кешеләре бар. Никольскида яшәүче Людмила һәм Валерий Федониннар гаиләсен әнә шундыйлар рәтенә кертергә була.
-
Барысы өчен зур рәхмәт
Бу көннәрдә шәһәрдә яшәүче Зәйнәп Фәйзуллина үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны гомер бәйрәме белән район башлыгы Камил Нугаев, район ветераннар оешмасы, социаль хезмәт вәкилләре котлады. Изге теләкләрен юллап, алар аңа Россия Федерациясе Президенты исеменнән Рәхмәт хаты, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар һәм озак еллык намуслы хезмәте, тормыш сынауларына бирешмәве...
-
Проблемалар аз түгел
Күптән түгел төгәлләнгән айлык җәмәгатьчелекнең игътибарын экстремизм проблемасына җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Мәсәлән, айлык барышында район мәктәпләрендә "Экстремизмга - ЮК!" дигән бердәм дәрес, рәсем, фоторәсемнәр конкурслары, класс сәгатьләре, хокук саклау органы вәкилләре белән очрашулар үткәрелде. Район китапханәләрендә, мәдәният йортларында, дә бу темага багышланган чаралар үтте, "Октябрь" кинотеатрында махсус фильмнар карау...
-
Газетага язылу дәвам итә
"Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасына киләсе елның беренче яртыеллыгына инде 500дән артык кеше язылган. Бу эшне озакка сузмыйча, алар район газетасына вакытында язылганнар һәм дөрес эшләгәннәр, чөнки көндәлек эш-мәшәкатьләр белән бу турыда онытылырга да мөмкин. Шуңа күрә тагын бер кат исегезгә төшерәбез: даими басмаларга язылу кампаниясе дәвам итә. Газета-журналларга почта...
-
Хастаханәгә – суд аша
Районда яшәүче өч кеше суд карары буенча мәҗбүри рәвештә республика клиник туберкулез диспансерына дәвалауга җибәрелгән. Ачык формадагы туберкулез белән авырсалар да, алар гаиләләре белән яшәп, башкалар өчен куркыныч тудыралар. Алдарак та бу ир-атларның һәрберсе суд карары нигезендә, туберкулездан мәҗбүри дәваланганнар. Тик кабат тикшеренүдән баш тартып, хастаханәгә чакыру кәгазьләренә игътибар итмичә,...
-
Балалар бакчасы өчен түләү арта
2014 елның 1 гыйнварыннан балаларын бакчага йөрткән өчен ата-аналарга ике тапкыр диярлек артыграк түләргә кирәк булачак. Райондагы мәктәпкәчә белем учреждениеләренең күпчелегендә бу бәя аена уртача 2009 сум тәшкил итәчәк (хәзер 1079 сум). Ә ясле группасына йөргән балага аена 1975 сум түләргә кирәк булачак. Җыелышларда мәгариф бүлеге хезмәткәрләре аңлатып үткәнчә, бакча...
-
Кузнечиха – зур авыл…
Узган атнада Кузнечихада авыл җирлеге башлыклары катнашында семинар булды.