Урманнарны янгыннан саклыйк
Карлар эреп, көннәр җылыта башлагач, урман хуҗалыгына зур зыян китерүче янгыннар башлана.
Урмандагы янгыннар очраган бар тереклекне - кошларны, урман җәнлекләрен, агачларны, үсемлекләрне юк итә. Еш кына торак йортлар да зыян күрә.
Урманнарны саклау инженеры Эмиль Иксанов хәбәр итүенчә, "Болгар урманчылыгы" һәм "Болгарлес" оешмалары урманнарда янгыннар булдырмау өчен кайбер чаралар...