30 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Авария булган
Юл кагыйдәләрен бозу район үзәгенең Пушкин һәм Пионер урамнары кисешкән чатта авариянең сәбәпчесе булган. "Тугызлы" машинасы руле артында утыручы кырый юлдан төп юлга чыкканда "бишле" машинасына юл бирмәгән һәм аның белән бәрелешкән. Машиналарга җитди зыян килгән. Бу айда инде җиденче очрак. Дәүләт автоинспекторлары сүзләре буенча, юл-транспорт һәлакәтләренә кагыйдәсез маневрлар ясау,...
-
Юл кагыйдәләрен бозалар
Болгар-Базарлы Матак юлында ике ял көне эчендә видеофиксаторлар ике йөздән артык юл кагыйдәсен бозу очрагын теркәгән. Машина йөртүчеләр күбесенчә трассада тизлекне сәгатенә йөз илле километрга кадәр арттырып, тизлек режимын бозалар. Хәзер кагыйдә бозучыларга закон алдында җавап бирергә туры киләчәк.
-
Кибет басканнар
Күптән түгел Тукай авылы кибетен басканнар. Караклар азык-төлек һәм спиртлы эчемлекләр алып чыгып, 43 мең сумлык зыян ясаганнар. Бу факт буенча тикшерү эше бара.
-
Мәктәптә 2012 ел нәтиҗәләре
Рамил Әхтәмов, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 2013 елның 25 гыйнварында Тукай мәктәбендә ата-аналар җыелышы булды, монда үткән уку елына нәтиҗә ясалды. Җыелышта ата- аналар, мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары катнашты, Җыелышны мәктәп директоры Нигъмәтуллин Азат Нурислам улы ачты. Ул 2012 елда мәктәптә башкарылган эшләрне анализлап, туклану, материаль-техник база, ремонт...
-
Россия кубогы ярышларында
Гыйнвар уртасында елның иң мөһим ярышларыннан булган армия кул көрәше буенча Кострома шәһәрендә үткән ярышларда безнең көрәшче Павел Сергеев дүртенче урынны алды. Тренер Ринат Шәрипов шәкерте берничә көрәштә ышанычлы җиңү яулап (16-17 яшькә кадәр, авырлык үлчәве - 75 килограмман артык), ярымфиналга чыкты. Алган җәрәхәте аркасында табиб аны ярышлардан азат итмәсә,...
-
Татарстанда җир законнары бозыла
2012 елда Татарстан Республикасы Росреестр Идарәсе җир законын бозуның 11 меңнән артык очрагын ачыклады, аларның күпчелеге - җир участогын рөхсәтсез алу яки аны җирдән файдалану хокукы бирүче документларны тиешенчә рәсмиләштермичә генә файдалану.
-
Үзгәрешләр кертелде
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Пенсия фонды законнарына үзгәрешләр кертелде.
-
Башкарган эшкә уңай бәя бирделәр
Үзләренең көндәлек үтенечләре белән авыл халкы кем янына бара? Әлбәттә, җирлек башкарма комитеты җитәкчесе янына килә. Биредә аңа торак-көнкүреш һәм тормыштагы башка проблемаларны хәл итүдә булышалар.
-
Кое буенда
Дүшәмбе көнне изге Авраамий коесы янында гыйбадәт булды. Аны Әлки районы Түбән Колчурино авылы чиркәве рухание Моисей (Кайтуров) үткәрде. Гыйбадәткә Мәскәүдән дә кешеләр килгән иде.
-
Туган як турында
Беренче урта мәктәп укучылары туган якны өйрәнү буенча республика конкурсында яхшы чыгыш ясаганнар. "Дөньяда безнең туган илебездән дә гүзәлрәк җир юк" дигән рәсем җибәргән Аэлита Петрова "Үз тамырларыңны онытма" номинациясендә өченче урынны алган. Ә мәктәп музее турында материал хәзерләгән Анна Фролова конкурста лауреат исеменә лаек булган. Укучыларны бүләкләү тантанасы үтәчәк...
-
Конкурста җиңеп чыктылар
Санаторий мәктәп-интернатның җиденче класс укучылары "Имин Интернет" республика видеороликлар конкурсында җиңеп чыктылар. Алар барысы да укытучы Василий Кощеев җитәкчелегендә "ЮТВ" ("Яшь телевидение") студиясендә шөгыльләнәләр. Беренче урынны алар "Иң көлкеле ролик" номинациясендә алганнар. Ә конкурсны үсеп килүче буында Интернет челтәреннән аңлы, имин һәм җаваплы файдалану максатында "Ростелеком" компаниясе оештырды.
-
БДИга хәзерләнәләр
Узган атнада математика буенча үткәрелгән сынау тестларында районның 85 укучысы катнашты. Аны республика белем бирү сыйфаты мониторингы үзәге һәм мәгълүмати-методика үзәге белгечләре үткәрделәр. Моны бердәм имтиханның репетициясе дип тә әйтергә мөмкин. Бу тестларда теләге булган һәркем катнашты һәм аларга укучыларга куелган кебек үк таләпләр куелган. Ә аннан алда унберенче класс...
-
Марафон өчен – ярминкә
Иж-Борискино урта мәктәбе укучылары хәйрия счетына ике мең сум чамасы акча күчерделәр. Бу акчаны җыю өчен хәйрия марафоны алдыннан алар тәм-томнар ярминкәсе оештырганнар. Бу изгелек акциясе оешкан төстә һәм кызыклы үткән. Монда ризыкларның ниндие генә булмаган: пироглар, бәлешләр, пирожныйлар, тортлар, печеньелар - теләгәнеңне ал. Ассортиментның шундый бай булуында ата-аналар да...
-
Сугыш ветераны юбилее
Никольск авылында яшәүче Акулина Хлюпина бу көннәрдә үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Традиция буенча, аны район башлыгы Камил Нугаев, район ветераннар оешмасы советы рәисе Юрий Зуйков, социаль хезмәт вәкилләре котлап, беренче чиратта Бөек Ватан сугышы елларында ирләр белән иңгә-иң куеп, Ватанбыз азатлыгы өчен көрәшкән ветеранга рәхмәт белдерделәр. Юбилярга нык...
-
Мөмкинлекләр җитәрлек
Узган шимбәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында үткәргән киңәшмәдә торак, мәдәни объектлар төзү һәм аларны файдалануга тапшыру, сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту мәсьәләләре, агросәнәгать комплексындагы хәлләр һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.