15 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Күңелләрдә якты хатирәләр калды
Узган атнада район Мәдәният йортында ел саен үткәрелә торган Раштуа концерты булды.
-
Каникул көннәрендә
Раштуа көннәрендә Ким авылы шугалагы шау-гөр килеп торды: укытучы Борис Андреянов укучылар өчен бәйрәм бәйгеләре оештырды. Башта алар тимераякта шуу буенча көч сынаштылар. Кече яшьтәге укучылар - 250 метрлы, өлкән класс укучылары ике тапкыр озынрак дистанциядә көч сынашты. Владислав Абрамов, Никита Платонов, бертуган Александра һәм Вероника Филиппова үз дистанцияләрен башкалардан...
-
Икенче урынны алдылар
Казан шәһәрендә үткәрелгән "Тасма" Олимипия резервы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең ачык беренчелегендә безнең 2000 елда һәм аннан соң туган дзюдочылар шактый уңышлы чыгыш ясадылар. Көчле көндәшләр белән көрәштә Егор Лаврентьев (46 килограммга кадәр авырлык үлчәве) һәм Раил Сәгыйров (55 килограммга кадәр) икенче урын алдылар. Илья Марюхов (50 килограммга кадәр) өченче урынга...
-
Карате буенча күрсәтмә чыгышлар
Балалар сәламәтләндерү үзәге тренеры Рәшит Зыятдинов беренче урта мәктәпнең спорт залында спортның бу төре белән кызыксынучылар өчен карате дәресләре үткәрде. Башта ул карате осталарының төп кагыйдәләре турында сөйләде, аннары аның кул астында шөгыльләнүчеләр берничә ай эчендә өйрәнгән алымнарны күрсәттеләр. Тәнәфесләрдә "Антошка" балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Филимонова һәм өлкән класс укучысы...
-
Төз атучылар ярышты
ТР беренчелеге кысаларында, РОСТО (ДОСААФ) тирында 1996-1998 елда туган яшүсмерләр арасында пневматик пистолеттан һәм мылтыктан ату буенча ярышлар үткәрелде. Пистолеттан ату буенча иң яхшы нәтиҗәне Роман Столяров белән Эльза Мөхәммәтова, ә мылтыктан атуда Андрей Смоленцев белән Анна Семенова күрсәтте. Җиңүчеләр һәм призерлар ярышларның Яр Чаллы этабына нәтиҗә ясаганнан соң билгеле...
-
Белеп торыгыз: сезнең участковыйлар
Социаль мошенниклык җинаятьләрен кисәтүгә юнәлдерелгән "Таныш булыгыз" ("Разрешите представиться") республика акциясе кысаларында, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ел саен профилактик чаралар үткәрәләр. Бу бигрәк тә участок уполномоченныйларының халык белән элемтәсен ныгытуга юнәлдерелгән. Әлеге исемлек кешеләргә ярдәм итәргә тиеш.
-
Шаһитләр каракларны таныган
Полиция хезмәткәрләре шәһәрдәге берәүнең фатирын талап чыгучыларны кайнар эздән тотканнар. Сәяхәттән кайткан хуҗа кыйммәтле ноутбук һәм биш мең сум акчасы югалуын белгән һәм шунда ук эчке эшләр бүлегенә хәбәр иткән. Без капчыкта ятмый, диләр бит, ул кайчан булса да бер килеп чыга. Караклыкта шәһәрдә яшәүче ике эшсез гаепле булып чыга....
-
Наркотиклар табылган
Полиция хезмәткәрләре Иж-Борискинода яшәүче берәүнең кесәсеннән җиде грамм марихуана тапкан. Бу ир-атны район үзәгендә, нык исерек килеш җәмәгать урынында йөргәндә тотканнар. Шәхси әйберләрен караган чакта, кесәсендә тарту өчен наркотик катнашмалы пакет табылган. Гаепле тиешле җәзасын алачак.
-
Табын фаҗигале тәмамланган
Чамасыз аракы эчү бервакытта да яхшыга илтми. Яңа елның озын ялларында кайберәүләр чыннан да чама дигән чикне югалттылар. Аның нәтиҗәсе алар өчен бик күңелсез булды, ярый әле гомерләрен саклап калдылар. Шәһәрдә яшәүче ике кеше шактый яхшы кәеф-сафа корганнан соң, авыр тән яралары алып, район хастаханәсенә китерелгәннәр. Шактый нык салып алгач,...
-
Саксызлык бәхетсезлеккә илтә
Машина руле артында утыручыларның игътибарсызлыгы, саксызлыгы аркасында юлларда килеп чыккан аварияләр саны кимеми. Алар барысы да зур бәхетсезлекләргә китерә, кешеләр гомере өзелә. Яңа ел көннәрендә дә мондый күңелсез хәлләр күп булды. Бу безнең шәһәр мисалында да ачык күренә. Агымдагы ел башыннан безнең шәһәрдә биш юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларның барысы да...
-
Грипптан сакланырга кирәк
Грипп эпидемиясе һәр кышны кабатлана. Быел да шундый ук хәл күзәтелә. Бу куркыныч авыруга ничек каршы торырга?
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Мәдәният министрлыгының "Мәдәният өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен" күкрәк билгесенә лаек булдылар: Лаврентьева Марина Викторовна, Болгар балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укытучысы, Бурова Владлена Борисовна, хореография бүлеге укытучысы - мәдәният өлкәсендә озак еллык намуслы хезмәтләре өчен. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: Пелагеина Лариса Владимировна, Әхмәдуллина Гелена Ирек кызы,...
-
Укытучыларга ярдәмгә
Казан шәһәренең "Росток" психология-педагогия реабилитация һәм коррекция үзәге белгечләре икенче мәктәптә махсус семинар-тренинг үткәрделәр. Ике көн дәвамында педагог-психолог, социаль педагоглар һәм гомумбелем бирү, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә психологик ярдәм өчен җавап бирүчеләр "Кораб" дигән махсус профилактик программаны кертү өстендә эшләделәр. Монда мәгълүмати-коммунникатив технологияләр, төрле материаллар кулланылды. Программа башта мәктәп яны...
-
Ял иттеләр һәм дәваландылар
Аз керемле гаиләдән булган егерме бала кышкы каникул вакытында республиканың дәвалау-сәламәтләндерү учреждениеләрендә ял иттеләр. Ун бала - Казанның "Ливадия" сәламәтләндерү лагеренда, шулкадәр үк Чистайның "Раздолье" дәвалау-сәламәтләндерү комплексында булдылар. Юлламаларны аларга Хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бирде.
-
Юбилее белән котладылар
Бураковода яшәүче Анна Некрасова күптән түгел үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу күркәм вакыйга белән хезмәт ветеранын район башлыгы Камил Нугаев, район ветеран оешмалары рәисе Юрий Зуйков, социаль хезмәт вәкилләре җылы котладылар. Авыр тормыш юлы үткән юбилярга барлык сынауларны да намус белән үтүе өчен иң җылы һәм ихлас рәхмәт...