24 декабрь 2012 яңалыклары
-
Газетада – утыз елдан артык
Әле кайчан гына аның район газетасында алдынгы сыер савучылар, механизаторлар, укытучылар, табиблар, сугыш ветераннары, яшьләр турында кызыклы язмалары чыга, теге яки бу вакыйга турында үзенең уй - фикерләре белән уртаклаша иде. Ә менә бүген аның үзе турында сөйләргә вакыт җитте.
-
“Олимп”та – мини-футбол
Бүген "Олимп" залында мини-футбол буенча Татарстан республикасы Кубогына ярышлар башлана. Республиканың кечерәк шәһәрләре һәм авыл районнары арасыннан иң көчле команданы ачыклау өчен өлкәннәрдән торган ун дружина көч сынашачак. Безнең район командасы да бу мәртәбәле бәйгедә үзен яхшы яктан күрсәтә алыр, дип ышанасы килә. Шунысын да әйтергә кирәк, районда мондый ярыш...
-
Көзге чакырылыш тәмамланды
Никольск һәм Өчкүл авылыннан өч егет быелгы чакырылышта соңгылардан булып Кораллы Көчләр сафына китте. Бу көздә районның утыздан артык егете армия сафларына алынды. Алар коры җир гаскәрләре, Хәрби диңгез флотында һәм Эчке эшләр министрлыгы частьләрендә һәм башка подразделениеләрдә хезмәт итәчәк. Хәрби хезмәткә алар яхшы әзерлек белән китте: егетләрнең 70 проценты...
-
Урамнарда төнлә дә якты
Район энергетиклары Иж-Борискино һәм Фадеевка авыллары урам яктырткычларын тулысынча сафка бастырдылар. Урамнардагы 25 яктырткычка өстәп, бу көздә тагын 30 лампа куелды. Хәзер инде урамнарда төннәрен тирә-якка яктылык сибеп утлар янып тора.
-
Дипломга лаек булды
Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы дипломына лаек булды. Әлеге бүләк республиканың "ХХI гасыр туризмы" конкурсының "2012 ел ачышы" номинациясендә катнашуы өчен тапшырылды. Икенче төрле әйткәндә, бу яңа объектларны туристлар маршрутына кертүне күздә тота.
-
Юбилейлары белән котладылар
Бу арада гына шәһәрдә яшәүче Анна Романова һәм Екатерина Михайлова үзләренең туксан яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Бу истәлекле бәйрәмнәре белән аларны район башлыгы Камил Нугаев, район ветеран оешмалары рәисе Юрий Зуйков һәм башкалар котлады.Тормышның авыр сынауларына бирешмичә намус белән эшләүләре өчен аларга ихлас һәм җылы рәхмәт сүзләре әйттеләр. Анна Харитоновна...
-
Файдалы сөйләшү
Узган сишәмбедә район хастаханәсендә "түгәрәк өстәл" утырышы булды. Үзара фикер алышуга мәҗбүри медицина иминиятләштерү системасындагы иминиятләштерелгән затларның хокукларын яклауның ничек тормышка ашырылуы турындагы мәсьәлә чыгарылды. Ак Барс-мед "Иминиятләштерү компаниясе" җәмгыяте, сәламәтлек саклау оешмасы, башкарма власть органнары вәкилләре һәм иминиятләштерелгән затлар арасында эшлекле сөйләшү булды. Әңгәмә барышында сәламәтлек саклау учреждениеләрен квалификацияле...
-
Тормышыбыз район газетасыннан аерылгысыз
Район башлыгы Камил Нугаев редакциянең барлык хезмәткәрләрен, штаттан тыш хәбәрчеләрне, матбугат ветераннарын һәм газета укучыларны беренче тапкыр "Крестьянин" исеме белән чыга башлаган, хәзерге "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасының беренче саны чыгуга 95 ел тулу белән котлады.
-
Һәр йортта көтеп алалар
Укучыга килеп җиткәнче, газета күп куллар аша үтә. Хат ташучы - шуларның берсе.