22 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Юл хәрәкәте кагыйдәсендәге үзгәрешләр
2012 елның 12 ноябрендәге 1156нчы карары белән Россия Федерациясе Хөкүмәте кайбер законнарга үзгәрешләр кертте.
-
Лаеклы тормыш юлы үтте
Спас районы (ул вакытта Куйбышев) тарихында сизелерлек эз калдырган Николай Гурьевич Гурьев ноябрь ахырында үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул унбиш елдан артык район партия оешмасына җитәкчелек итте. Бу экономиканы һәм социаль инфраструктураны актив үстерү еллары булды.
-
Сертификат тапшырылды
Көек урта мәктәбенең сигезенче класс укучысы Чулпан Сәлихова күптән түгел Чистай шәһәрендә үткәрелгән Кояш Тимбикова исемендәге икенче республика яшьләр укуларында катнашкан өчен сертификат белән бүләкләнде. Укучы "Фольклористика" секциясендә чыгыш ясап, тамашачылар игътибарына "Көек авылының мәдәни мирасы: мөнәҗәтләр" фәнни-тикшерү эшен тәкъдим итте. Конкурска бу эшне хәзерләүдә аңа тарих укытучысы Айдар Казаков...
-
Җәяүлеләрнең иминлеге сагында
Татарстан Республикасында хәзерге вакытта җәяүлеләрнең иминлеген саклау максатында,"Пешеход, на переход!" акциясе үткәрелә. Юлда транспорт чараларының саны арткан вакытта һәм көзге-кышкы чорда җәяү йөрүчеләрнең машина астына эләгү куркынычы бермә-бер арта. Еш кына мондый фаҗигаләр юл аркылы чыгу урыннарыннан читтә була. Акция барышында ЮХИДИ инспекторлары мәктәпләрдә, хезмәт коллективларында очрашулар үткәреп, һәр кеше...
-
Хәйрия акциясе
"Игелекле телефон" республика хәйрия акциясе кысаларында, районның өйгә барып социаль хезмәт күрсәтә торган унбер пенсионеры кәрәзле телефонлы булды. Хәзер алар мобиль элемтә чарасы ярдәмендә бер проблемасыз тиешле хезмәтләрне (ашыгыч ярдәм, МЧС, полиция) чакыра ала. Барлыгы мондый телефоннар 34 кешегә тапшырылачак. Социаль әһәмияткә ия булган бу хәйрия проектын берничә этапта үткәрергә...
-
Депутатлар белән очрашу
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Хәйруллин безнең район сайлаучылары белән очрашырга җыена. Очрашу 28 ноябрь көнне "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе җирле бүлегенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә ("Октябрь" кинотеатры, икенче кат) үткәреләчәк. Бу көнне сәгать 11дән 13 сәгатькә кадәр теләге булган...
-
Иң кадерле кешебез
Якшәмбе көнне Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә.
-
Тигез гаилә кочагында
Ирина белән Николай Столяровлар иңгә-иң куеп, тормыш юлыннан унбиш ел бергә атлыйлар. Гаиләдә алты бала - өч малай һәм өч кыз үсеп килә. Ирина белән Николай икесе дә район ветеринария берләшмәсендә хезмәт куялар. Николай хезмәт юлын гади ветврач булып башлаган. Үз эшенә һәрвакыт җаваплы караган, намус белән башкарган. Аның тырышлыгын...