25 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Кәбестә тозлыйбызмы?
Тозлау өчен кәбестәнең соң өлгерә торган сортлары алына. Алар өлгергән, тыгыз, зур булырга тиеш. Кечкенә, яшел яфраклылары тозлау өчен әйбәт булмый. Кәбестәне ничек тозларга дисезме? Иң беренче эш итеп өске яфракларыннан арындырырга. Суда югач, берничә өлешкә бүләргә. Кәбестәне агач тактага куеп, үткен пычак белән турарга. Тозлаган вакытта теләсә нинди савыт...
-
Менә бу ичмасам ташкабак...
Аграмак авылында яшәүче Валентина Антонова бакчасында искитмәле зур ташкабак үстереп алды. Аны үлчәү өчен гади бизмән генә җитмәгәнгә, төгәл авырлыгын белә алмаганнар. Шулай да ташкабакның галәмәт зур икәне әллә каян күренеп тора. Безнең якларда бу яшелчәне күпләр үстерә. Юкка түгел, чөнки ташкабак тәмле дә, файдалы да, аны хәзерләү рецептлары да...
-
Татарстан Республикасы юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр игътибарына
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга үзгәрешләр кертү...
-
Балаларны караусыз калдырмагыз
Бу елда гына да Татарстан Республикасында 600гә якын янгын чыккан, 50дән артык кешенең гомере өзелгән. Шуларның 5е - балалар, икесен әти-әниләре ялгыз калдырып киткән булган.
-
Гомеремне яраткан эшемә багышладым
Декабрь аенда район газетасы чыга башлауга 95 ел тула. Төрле елларда төрле исем белән нәшер ителсә дә, ул үз кыйбласына тугры калып, район тормышының бөтен якларын чагылдырып барды. Әлбәттә инде, монда беренче чиратта журналистлар һәм газетаны чыгаруда катнашучы башка хезмәткәрләрнең тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Тюнёв Сергей Ивановичка ТР Президенты исеменнән рәхмәт белдерелде. Аның җирле үзидарә органнарында озак еллык нәтиҗәле хезмәте, районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше шулай югары бәяләнде. Башкарма хакимият органнарында озак еллык нәтиҗәле һәм актив хезмәте өчен ул шулай ук Спас муниципаль районы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Яңа җитәкчеләр
Чистай ЗУЭСының район электр элемтәсе узелы җитәкчесе итеп моңа кадәр янгын частендә эшләгән Сергей Терпигорев билгеләнде. Ул бу урында үз теләге белән эштән киткән Леонид Фёдоровны алыштырды. "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры итеп Илнур Сәгыйров билгеләнде, аннан алда эшләгән Ринат Шәрипов башка эшкә күчте.
-
“Тормыш ямьле!”
Иминлек айлыгы кысаларында 1нче мәктәптә шактый чаралар оештырылды. Бу көнне полиция, МЧС, гражданнар оборонасыннан махсус чакырылган кунаклар класс сәгатьләрендә катнаштылар. Кунаклар укучыларга теге яки бу катлаулы хәлдә үзеңне ничек тотарга, аларны булдырмый калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар. Аннары мәктәптә өйрәнү эвакуациясе үткәрелде. Аның барлык этапларын башкарып чыкканнан соң, мәктәп...
-
Балаларда кунакта
Күптәнге традиция буенча, ТР Конституция суды хезмәткәрләре кабат"Чайка" яшүсмерләр һәм балалар приютында тәрбияләнүче балалар янына кунакка килделәр. Кунаклар буш кул белән килмәгән. Балаларга бүләккә алар тәм-томнар, язу-сызу әсбаплары, иҗади эшләр өчен кирәк-яраклар, шулай ук йокы бүлмәләрен ямьләндереп җибәргән картиналар һәм бүлмә гөлләре дә алып килгәннәр. Кунаклар шулай ук балалар белән...
-
Авыл яшьләрен ниләр борчый?
Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе лидерлар активы мәктәбенең эшендә безнең район вәкилләре дә катнашты. Яшьләр берләшмәсенең район бүлеге рәисе Ренат Ваһапов һәм тармак технологияләре техникумы студенты Рөстәм Абдуллинга бүген авыл яшьләрен борчыган актуаль проблемалар турында фикер алышырга, социаль проектлаштыру нигезләре белән танышырга, һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү буенча тренингларда катнашырга,...
-
Өлкән яшьтәгеләргә – ташламалар
Шәһәрнең шәхси эшмәкәрләре Өлкәннәр көне уңаеннан алар өчен кайбер хезмәтләргә ташламалар ясарга җыеналар. Мәсәлән, чәчтараш осталар бу яктан ярдәм итәргә әзер: 28 сентябрьдә - КБОның ирләр һәм хатын-кызлар залы, 1 октябрьдә - "Клеопатра" салоны, 2 октябрьдә - Пионер, Горький урамындагы чәчтарашханәләр, "Надежда" салоны льготалы хезмәт күрсәтәчәк. Ә чәчтараш Людмила Курочкина...
-
“Милләтләр кроссы” дусларны үзенә җыя
Үткән шимбәдә коррекция мәктәп-интернаты янында үткәрелгән Бөтенроссия йөгерешчеләр бәйрәменә спортчылар гына түгел, сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләр дә байтак җыелды.