23 август 2012 яңалыклары
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Район үзәк хастаханәсе табиб-травматологы Кәбиров Рөстәм Җәлил улы Спас муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аның район сәламәтлек саклау системасындагы озак еллык нәтиҗәле хезмәте шулай югары бәяләнде.
-
Акциядә катнашучыларга рәхмәт
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе барышында махсус счётка 300 мең сум чамасы акча җыелды. Бу акчага аз керемле гаиләләрнең беренче класска баручы балаларына мәктәп кирәк-яраклары һәм спорт костюмнары сатып алынды. Бу изге эшкә "Татнефть" ААҖ, "Алексеевскдорстрой" ААҖ, "Грань" ҖЧҖ оешмалары, Айрат Хәйруллин хәйрия фонды, шулай ук районның "Спасагрострой" ҖЧҖ, Икмәк...
-
ТР Президенты борынгы Болгарда булды
Бүген Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында эш визиты белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булып китте. Аны ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, район башлыгы Камил Нугаев һәм башка рәсми затлар озатып йөрде. Делегация төзелә торган объектларның берсе - Болгар цивилизациясе...
-
“Чиста су” программасы – суга кытлык бетә
"Газсантехсервис" оешмасы эшчеләре шәһәр суүткәргеченең тагын бер боҗрасын ясауны төгәлләделәр. Бүгенге көндә алар Абдулла Алиш урамындагы линияне монтажлыйлар, киләчәктә - Рабочий урамында яңа суүткәргеч төзүне планлаштыралар. Бу максаттан акча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.