13 июль 2012 яңалыклары
-
Бер күрешү үзе бер гомер...
Июль көннәренең берсендә санаторий мәктәп-интернат ишек алды гөрләп торды. Монда мәктәпне ике дистә ел элек тәмамлаган укучыларның очрашу кичәсе булды.
-
Рәхәтләнеп ял итәләр
"Болгар" сәламәтләндерү лагерында икенче смена башланды. Монда бүген 160ка якын укучы ял итә, иртәдән алып кичкә кадәр лагерьда тормыш кайнап тора...
-
Зыян күрүчеләргә ярдәм
Безнең район халкы Краснодар краенда су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм итү эшенә актив кушылды. Кичә бездән гуманитар йөкләр төялгән машиналар китте - он һәм ярмалар төягән КамАЗ һәм азык-төлек, киемнәр һәм көнкүреш кирәк-яраклары төягән "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән "Газель" машинасы юлга чыкты. Бу изге эшкә шактый кеше үз...
-
Район Советы утырышы чакырыла
Дүшәмбе, 16 июль көнне, Спас муниципаль район Советының киңәйтелгән утырышы чакырыла. Ул район Мәдәният йорты залында сәгать 10да башлана. Делегатлар игътибарына актуаль мәсьәләләр тәкъдим ителә. Шул исәптән районда эшмәкәрлекнең үсеше, муниципаль берәмлек Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, 2012-2014 елларга террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау программасын раслау һәм башка мәсьәләләр каралачак.
-
Терлек азыгы җитәрлек тупланган
Никольскидагы Андрей Синицин крестьян (фермер) хуҗалыгында берьеллык үләннәрне беренче кат чабуны тәмамладылар. Яңгырлар яуса, биредә печәннең икенче уңышын җыеп алырга да өметләнәләр.