26 июнь 2012 яңалыклары
-
Ведомствоара элемтәләр нигезендә
1 июльдән алып гражданнар Татарстан Республикасы Росреестр Идарәсенә тапшырырга тиешле документларның саны кими, чөнки кайбер документларны ведомствоара элемтәләр нигезендә хокукларга теркәү үткәрүче орган үзе соратып алачак.
-
“Онытырга хакыбыз юк…”
22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, шәһәрнең үзәк мәйданында митинг булды.
-
Стажировканы – Англиядә
Үзе белем биргән телдә сөйләшә торган илдә булып кайту - һәр укытучының хыялы. Махсус конкурсларда, семинарларда катнашып, үзенең һөнәри осталыгын даими камилләштереп торган, эшендә шактый югары уңышларга ирешкән укытучыларга бүген андый мөмкинлек бирелә.
-
Уйланырга мәҗбүр итә
Укучыларга да, укытучыларга да шактый борчу китергән чыгарылыш имтиханнары ниһаять артта калды. Бу сынаулар укучының белемнәрен генә түгел, аның көчен, ныклыгын да тикшерергә һәм һәр кешегә үз эшенә бәя бирергә, хаталарны төзәтергә, тәҗрибә тупларга һәм тиешле нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә.
-
Татарстан Республикасы Спас муниципаль район Советының 2012 ел 13 июнендәге №21-2нче карары
Спас муниципаль районында гражданнарга шәхси торак төзелеше һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен җир участокларын бирү нормалары турында
-
ТР Дәүләт Советы депутаты кабул итә
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге сәяси советы әгъзасы, бу партиянең региональ җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Василий Логинов теләгән һәр кешене кызыксындырган мәсьәләләр буенча фикер алышырга чакыра. Депутатка 29 июньдә, сәгать 10нан 12гә кадәр, Болгар шәһәре, Пионер урамы, 44 ("Октябрь" кинотеатры бинасы) адресы буенча мөрәҗәгать...
-
“Имин каникуллар”
"Челтәр компаниясе "Чистай электр челтәрләре" җәмгыяте белгечләре "Болгар" сәламәтлек-белем бирү үзәгендә әнә шундый традицион очрашу үткәрде. Алар балаларга электр приборлары һәм җайланмалары белән сак эш итәргә кирәклеге турында сөйләделәр, көнкүрештә кулланылучы бу әйберләрнең төзеклеген өлкәннәр игътибар уңында тотарга тиешлеген дә искә төшерделәр. Балалар өчен конкурслар да оештырылды, җиңүчеләргә призлар тапшырдылар.
-
Озакка сузмаска кирәк
Тукай һәм Екатериновкада бүген районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдында торган мөһим бурычларны тикшерүгә багышланган семинар үткәрелде. Шуларның иң мөһиме - печән әзерләү. Печән һәм сенаж запаслары булдыруга аеруча "Болгар Арыш" һәм "ВЗП Болгар" җәмгыятьләрендә зур игътибар бирелә, дип билгеләп үтелде семинарда. Биредә заманча техника һәм яңа технологияләр кулланыла, механизаторлар үзләренә...
-
Призлар алып кайтты
"Болгар Арыш" җәмгыятенең машина белән саву операторы Равия Абдрахманова республиканың һөнәри осталык конкурсы лауреаты исеменә лаек булды. Питрәч районының Шәле авылындагы республика инвестицияләр һәм новацияләр аграр үзәгенең (РАЦИН) терлекчелек комплексында узган конкурска республиканың барлык районнарыннан да диярлек машина белән саву осталары җыелды. Бәйге программасы кысаларында, конкурсантлар теория, саву аппаратларын сүтү...
-
Мөстәкыйль тормыш башлыйлар
Район мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре үтте.
-
Актуаль мәсьәләләр каралды
Узган якшәмбедә ТР Министрлар кабинетында Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр Илдар Халиков видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.