21 июнь 2012 яңалыклары
-
Бөтен ризык та тәмле…
Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли кухнясы көннәре кысаларында уздырылган шәһәр конкурсына йомгак ясалды. Конкурста дүрт җәмәгать туклану предприятиесе катнашты. Шунысын әйтергә кирәк, барлык коллективлар да алдына куелган бурычка иҗади карап, үзләренең осталыкларын тулысынча күрсәтергә тырышкан. Спас муниципаль районы дипломнары белән бүләкләнделәр: "Традицияләрне саклау" номинациясендә - "Сако" кафесы (әрмән кухнясы),...
-
«Рассвет» базасында җәйге лагерь
"Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында балалар өчен "Солнышко" көндезге лагере эшли башлады. Ун көн дәвамында авыр хәлдә калган гаиләләрдән алты яшьтән алып ун яшькәчә балалар монда ял итеп, вакытны эчтәлекле үткәрә алачак. Аларны уеннар, конкурслар, экскурсияләр, викториналар көтә. Ашату "Для Вас" кафесында оештырылган.
-
Авыл бәйрәме
Үрнәк авылы халкы чираттагы тапкыр авыл бәйрәмен билгеләп үтте. Учакта пешерелгән балык шулпасы һәм үләннәр кушып кайнаткан чәйнең хуш исе барысын да күңелле бәйрәмгә ерактан чакырып торды. Бүгенге көндә посёлокта ике йөзгә якын кеше яши, аларның күбесе шәхси ярдәмче хуҗалык тота. Мәсәлән, Лилия белән Самат Фәтхуллиннар, Рушания һәм Камил Сафиуллиннар,...
-
Терлек азыгын хәзерләүгә – зур игътибар
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, кичәге көнгә күпьеллык үләннәр 7600 гектарда чабылган, бу барлык мәйданнарның 75 процентын тәшкил итә. Район буенча барлыгы 3470 тонна печән хәзерләнгән, аларның 2400 тоннасын - авыл хуҗалыгы предприятиеләре, калганын шәхси хуҗалыклар хәзерләгән. 7100 тонна сенаж салынган. Барлыгы күпьеллык үләннәрне 10980 гектарда җыярга кирәк,...
-
Сугышны онытып булмый…
Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Сугыш кыенлыкларын үз җилкәсендә күтәргән кешеләр бу көнне моңсу хисләр белән искә ала.
-
Ышанычлы запас туплыйлар
Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгында күпьеллык үләннәрне чабу эше тулы көч белән бара. Тиздән сенаж салуга керешәчәкләр.