7 июнь 2012 яңалыклары
-
“Музыкага чикләр юк...”
Бу атнада Казан шәһәрендә үткәрелгән яһүд музыкасы беренче халыкара фестиваленең бер өлеше безнең районның Мәдәният йортында үтте. Республикабызның башкаласында бу көннәрдә дөньяның дистәләгән иленнән (Израиль , АКШ, Куба, Россия, Украина һәм башкалар) йөзләгән музыкант кунак булды. Ә бездә узган сишәмбедә "Аллилуйя" җыр конкурсы лауреатлары Давид Кобиашвили, Юлия Беляева, Елена Галкина...
-
Балаларның якын кешесе
Нина Михайловна Хренова бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган. Бүген лаеклы ялда булса да, ул "Чайка" социаль приютында эшләвен дәвам итә.
-
Ветеран янында кунакта
Күптән түгел кадет мәктәп-интернат укучылары республиканың наркотикларга каршы "Аврора" проектын тормышка ашыру кысаларында үзенчәлекле йөгереш уздырдылар.
-
“Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) газетасына язылырга онытмагыз
Район газетасына язылу тәмамланырга аз гына вакыт калып бара. Ни кызганыч, йөкләнмә әлегә үтәлмәгән, шуңа күрә газета укучыларга тагын бер кат искәртәбез: "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасына язылырга онытмагыз. Әгәр сез аны даими алырга теләсәгез, почта бүлегенә ашыгыгыз. Ә шәһәр халкы газетага редакциянең үзендә язылып, аны редакциядән килеп алырга тиеш...
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Спас муниципаль районы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр: Кузнецова Наталья Александровна, социаль яклау бүлеге консультанты; Шәйхетдинов Илнур Минтаһир улы, өлкәннәр һәм инвалидлар йорты каравылчысы; Заһитова Гөлшат Хөсәен кызы - социаль хезмәткәр, Бурмистрова Лидия Сергеевна - социаль хезмәткәр, "Рассвет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү Үзәге; Аникина Наталья Анатольевна - программист, Баскакова Наталья Анатольевна...
-
Җинаять өчен җавап бирәчәк
Суд карары буенча шәһәрдә яшәүче бер хатын-кыз 150 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкем ителде. Район прокуратурасы хәбәр итүенчә, ул РФ ҖК 159 маддәсенең 1 өлеше буенча җинаять кылуда гаепләнгән. Бу гражданка эшләп торган килеш, Мәшгульлек үзәгеннән эшсезлек буенча пособие алу максатында закон кысаларына сыймаган гамәлләр башкарган. Бу бозу бик тиз ачыкланып,...
-
Демановта – көмеш медаль
Якташыбыз Андрей Деманов авыр атлетика буенча Россия чемпионатының көмеш призёры булды. Саранск шәһәрендә узган әлеге ярышта ул 94 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә чыгыш ясады. Ыргым һәм этеп күтәрү буенча күнегүләрдә ул 407 килограмм күтәрде, бу җиңүче нәтиҗәсеннән 3 килограммга кимрәк.
-
Призёр булдылар
Безнең районның бер төркем укучысы "Яшел планета-2012" халыкара балалар экологик форумының региональ этабы призёрлары исемлегенә керде. Алар төрле конкурсларда үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Мәсәлән, "Эко-объектив" конкурсында (фоторепортаж) кадет мәктәп-интернаты укучылары Светлана Сорокина белән Валентина Яковлева, шулай ук Ямбактыдан Руфина Сөнгатова беренче урынны алдылар. Адилә Сәйфуллина (Ямбакты), Айгөл Мингалиева (Көек), Айрат...
-
Иске йортлар урынына – яңалары
Бүгенге көндә "Спасагрострой" оешмасы авария хәлендәге торакны бетерү программасы буенча шәһәрдәге күпфатирлы йортларны ремонтлау эшен дәвам итә.
-
Россия Көне
12 июньдә без Россия Көнен билгеләп үтәбез.