31 май 2012 яңалыклары
-
Уңышка ышанычлы нигез салалар
"Болгар "Востокзернопродукт" җәмгыятенең Полянка бүлеге механизаторлары тиешле агротехника чараларын ел саен үз вакытында башкарып чыгалар.
-
Юлда – балалар
Балаларның юл-транспорт аварияләрендә имгәнүләре җитди проблемаларның берсе. Хәзер мәктәптә җәйге каникуллар вакытында көннәр буе урамда уйнаган балаларга икеләтә игътибар кирәк.
-
Катгый үтәлергә тиеш
ЮХИДИ бүлеге 1нче мәктәпнең яшь инспекторлар отряды белән бергә "Юлларда - балалар" дигән профилактик акция үткәрде.
-
Кызлар сынатмады
Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тренер-укытучысы Наталья Бердникова шәкертләре Чуашстан республикасының нәфис гимнастика буенча ачык беренчелегендә үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Мәсәлән, Александра Бердникова үзенең яшь төркемендә дүртенче урынны алды, Алсу һәм Алия Сәгыйроваларның, Тамара Калисанованың чыгышы да уңай тәэсир калдырды. Бу ярышларда Мәскәү, Түбән Новгород, Пенза, Ульяновск, Чабаксар, Казанның спорт мәктәпләре,...
-
Табиблар конференциясе
Күптән түгел безнең шәһәрдә "Ревматологиянең актуаль мәсьәләләре" дигән районара фәнни-практик конференция үткәрелде. Анда республиканың Кама аръягына караган җиде районнан гомуми практика табиблары, терапевтлар, ревматолглар, клиника фармакологлары, Казан медицина университетының госпиталь терапиясе кафедрасы хезмәткәрләре катнашты. Алар ревматология профилендәге авыруларга медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
-
Район басуларында
Район хуҗалыклары басуларында чәчүлекләрне карау - сабан культураларын гербицидлар белән эшкәртү, соң өлгерә торган культураларны шытымнары чыкканчы тырмалау һәм бодайны тукландыру эше тулы көч белән бара. Чәчүлекләрне чүп үләннәреннән арындыру эшен инде Александр Планин, Ольга Сёмушкина, Вәгыйз Мөхәммәтов крестьян (фермер) хуҗалыклары төгәлләгән. Шулай ук Дамир Хәмидуллин, Андрей Тюнёв, Равил Бакиров,...
-
“Яхшырак эшләргә кирәк...”
Спас районы башлыгы Камил Нугаев ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Бердәм Россия"нең Татарстан региональ бүлеге сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге делегация составында "Бердәм Россия" партиясенең XIII съезды эшендә катнашты. Безнең хәбәрче аннан партия форумы турында фикерләре белән уртаклашуын үтенде.
-
Бәхетле булсыннар балалар
Җәйге каникулларның беренче көне Халыкара балаларны яклау көненә туры килүе һәр укучы өчен икеләтә бәйрәмгә әйләнә.