24 апрель 2012 яңалыклары
-
Урман янгыннары зур зыян китерә
Көннәр җылытып, кар эреп беткәч, урманда янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта. Шуңа күрә урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы нигезендә агымдагы елның 15 апреленнән алып 20 октябренә кадәр янгын чыгу куркынычы булган чор дип санала.
-
Шәһәр чистара һәм матурая
Урамнарны, ишек алларын һәм йорт яннарын кыш буена җыелган чүп-чардан чистартуда шәһәр халкы актив катнаша.
-
Ремонт эшләренең кызу вакыты
Хәзерге вакытта район юлларындагы чокыр-чакырларны ремонтлау эше тулы көч белән бара.
-
Хезмәтне саклауга – аерым игътибар
28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Ул 2011 елда Халыкара хезмәт оешмасы тарафыннан дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын бу киң таралган проблемага җәлеп итү максатында игълан ителгән иде. Игълан ителгән "Хезмәтне саклау көннәре" акциясе кысаларында район коллективларында хезмәтне саклау, производствода зыян күрү куркынычын киметү, һөнәри авырулар арту мәсьәләләренә багышланган күргәзмәләр,...
-
Дәвалау һәм реабилитация өчен
"Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча сенсор бүлмәсе өчен яңа җиһазлар кайтарылды. Ул неврология патологиясе булган балаларны дәвалау-аякка бастыру, реабилитация сеансларын үткәрү, шулай ук сәламәт кешеләрдә ару хисен бетерү өчен кирәк. Комплектка кергән 19 әйбер арасында тактиль юл, һава ионизаторы, терапевтик...
-
Һәр сәгать кадерле
Иске Рәҗәптән Дамир Хәмидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары туфрак хәзерләүне төгәлләп, күпьеллык үләннәр һәм уҗым культураларын тукландыру эшенә керештеләр. Алар хуҗалыкта 600 гектардан артык мәйдан били. Кырда Наил Габделбәров, Рифкать Мөхәммәтҗанов, Ринат Шәйдуллин, Наил Минсадыйков, Мансур Каюмов, Ильяс Закиров, Камил Нурмөхәммәтов һәм Әлфис Сөләйманов һәр сәгатьнең кадерен белеп эшлиләр. Ә...
-
Район басуларында
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре уҗым культураларын һәм күпьеллык үлән мәйданнарын тукландыру һәм тырмалау белән беррәттән, туфракны язгы чәчүгә хәзерләү белән дә мәшгуль. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, кичәге көнгә 6,2 мең гектар күпьеллык үләннәр һәм 12,1 мең гектар уҗым культуралары өстәмә тукландырылган, бу мәйданнарның 50 һәм 59 процентын...
-
Президент котлады
Күптән түгел чаңгы узышлары буенча Россия чемпионы Виктор Ермилин һәм аның остазы, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укытучысы Сергей Власов исеменә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан телеграмма килде. Хөрмәтле Сергей Николаевич, кадерле Виктор, диелә телеграммада. Сезне чын күңелдән апрель аенда Мурманск өлкәсендә үткән чаңгы узышлары буенча Россия беренчелегендә җиңүегез белән котлыйм. 50...
-
Бер күрешү – үзе бер гомер
Узган якшәмбедә республикабыз башкаласындагы "Казан" милли-мәдәни үзәгендә Спас якташлыгының унынчы съезды булды.