7 февраль 2012 яңалыклары
-
Юлларда сак йөрегез
Кызганыч, җәяүлеләр катнашында килеп чыккан юл-транспорт фаҗигаләре еш теркәлә: 2011 елда Татарстан Республикасы территориясендә 1900дән артык җәяүле бәлага тарып, нәтиҗәдә 231 кешенең гомере өзелгән, 1783тән артык кеше төрле дәрәҗәдәге яралар алган.
-
Һәр эштә башлап йөри
"Рассвет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге бүлеге мөдире Ирина Логиновага Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының "Социаль хезмәт тармагы отличнигы" күкрәк билгесе тапшырылды.
-
ГАДЕЛ ТОРМЫШ ҖИМЕШЛӘРЕ
Спас белән Әлки районнары бер ата-ананың игезәк балаларыдай гомер бакый үзара аралашып, ярдәмләшеп һәм яхшы мәгънәдә көнләшеп-ярышып, килен-кияү алмашып яшәгән. Әлкилеләр Спас районы авылларында, ә Болгар төбәгеннән чыкканнар Әлкидә яшиләр, эшлиләр. Шундыйлар арасыннан Сөембикә апа һәм Габбас ага Нуруллиннар гаиләсе хакында язасым килә. Чөнки бу гаилә йөзендә ике район нәселенең...
-
Бердәм дәүләт имтиханнары турында
Район мәктәпләрендә бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруга хәзерлек бара.
-
Көчле көндәшләре алдында югалып калмадылар
Оттыруга карамастан, авыл районнары арасында республика беренчелегенең зона турнирындагы икенче матчта безнең команда яхшы хоккей уены күрсәтте. Аларның бик көчле көндәшләре белән уйнауларын истән чыгармаска кирәк - безнекеләр Кама Аланының беренче командасы белән уйнады, аның составында хәзерге вакытта континенталь хоккей лигасында чыгыш ясаучы Түбән Каманың "Нефтехимик" командасыннан килгән кайбер уенчылар...
-
Хезмәтен хөрмәтләп
"Татнефтепродукт" җәмгыятенең "Болгарнефтепродукт" филиалы директоры Соколов Александр Николаевич Спас муниципаль районы Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аның югары һөнәри осталыгы, нефтехимия тармагында озак еллык намуслы хезмәте шулай югары бәяләнде.
-
Яшь гаиләләргә – торак
Былтыр безнең районнан җиде яшь гаилә "2013 елга кадәр авылның социаль үсеше" программасы буенча торак төзүгә субсидия алды. Мәсәлән, Ямбакты, Көектә яшәүче яшь гаиләләр яңа торакка ия булдылар. Дәүләт бүлеп биргән субсидия торак төзелешенә киткән чыгымнарның 70 процентын каплый, тик гаиләдә бер кешенең яше 35тән артмаска һәм ул авыл хуҗалыгы...
-
“Йолдызлык”та чыгыш ясыйлар
Кичә "Созвездие-Йолдызлык-2012" эстрада сәнгате яшьләр республика телевизион фестиваленең район этабы башланып китте. Сайлау туры әлегә Өчкүлдә үтте, аннары Никольск, Иске Рәҗәп һәм Болгарда узачак. Элеккеге кебек үк, яшь талантлар үзләренең сәләтләрен "вокал-соло", "хореография", "конферанс" һәм башка номинацияләрдә күрсәтә алачак. Бу популяр конкурста катнашырга теләүчеләр бик күп, алар арасында иң яхшылары...
-
Традицион слёт һәм марафон үткәрелә
Хезмәт алдынгыларының традицион слёты быел 25 февральдә була. Узган ел нәтиҗәләре буенча үз коллективлары тарафыннан бу чарада катнашырга лаеклы дип табылган терлекчеләр, механизаторлар, икътисад һәм социаль тармакның башка вәкилләре яңадан бергә җыелып, эшкә нәтиҗә ясыйлар, киләчәккә бурычлар билгелиләр. Алдынгыларга бәйрәмдә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылып, алар хөрмәтенә үзешчән артистлар концерт...
-
Бу бина сакланырга тиеш
Валентина Полякова, хезмәт ветераны. Без бу шәһәргә мин алтынчы класста укыган чакта күчеп килдек. Иске Куйбышев шәһәре әле дә күз алдында тора. Идел ГЭСын төзегәнче безнең шәһәр башка урында иде. Аның урамнары, парклары, педагогия училищесы һәм мәктәп, без яшәгән йорт - барысы да гомерлеккә истә калган. Яңа урынга күчкәннән соң...
-
Поликлиникада ремонт эшләре бетеп килә
Хәзерге вакытта район үзәк хастаханәсе поликлиникасында ремонт эшләре төгәлләнү алдында тора.
-
Халыкның иң зур байлыгы
Узган атна ахырында Фәннәр академиясенең утырышлар залында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республика сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе үтте.