9 декабрь 2011 яңалыклары
-
Ике көмеш, бер бронза
Дзержинский шәһәрендә Россия профсоюзларының Үзәк советы беренчелегендә катнашып, яшь дзюдочыларыбыз призлы өч урын алдылар. Дмитрий Борюшкин белән Никита Борюшкин үз үлчәү авырлыкларында - икенче, Данила Вихлянский өченче булды. Тренер Владимир Борюшкин шәкертләренә медальләр һәм дипломнар тапшырылды.
-
Чаңгычылар сезонны ачты
Узган якшәмбедә шәһәребездә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә чаңгы ярышлары үткәрелде. Бәйгедә шәһәрдәге урта, коррекция, кадетлар мәктәбе һәм Әлки районыннан килгән укучылар катнашты. Үз яшь төркемнәрендә Игорь Бондарев, Влада Постникова, Валентина Лаврентьева (Болгардагы 2нче мәктәп), Лусина Хачатрян (коррекция мәктәбе), Кристина Гайсина (кадетлар мәктәбе), Влад Захаров, Александр Шамышев (Әлки районы) жиңүгә иреште....
-
Эзләнүләр дәвам итә
Борис Андриянов җитәкчелегендәге Ким урта мәктәбенең эзләнү отряды элеккеге фашист концлагерьлары тоткыннарын эзләү эшен дәвам итәләр.
-
Утлы сугыш юлы үтеп
Моннан берничә ел элек вафат булган Иван Петрович Кулагинны безнең шәһәребездә күпләр яхшы белгәндер. Ул бик абруйлы кеше иде. Сугыш ветераны Сталинград өчен барган канкойгыч сугышларның берсендә каты яралана. Әнисенә улының һәлак булуы турында ашыгып хәбәр җибәрәләр. Бу кайгыны ана йөрәге күтәрә алмый. Ә солдат исә савыгып аякка баса һәм...
-
Тагын бер газета юбилее
Изге Авраам чиркәве каршында чыга торган газетаның беренче саны дөнья күрүгә ун ел тулды. Бу вакыйга белән гыйбадәткә җыелучыларны Владимир атакай котлап, "Православный Болгар" газетасын чыгару эшендә катнашучыларның барысына да уңышлар теләде. Газетаның редакторы Наталья Никифорова. Бу басма газета укучылар арасында зур популярлык казанды, аны хәзер Россиянең теләсә кайсы почмагында...
-
Шәһәр мәктәбе кунаклары
Күптән түгел 2нче шәһәр урта мәктәбендә «Татарстан - яңа гасыр» телекомпаниясе хәбәрчеләре, Татар гуманитар университеты профессоры Ә.Н.Хуҗиәхмәтов булып китте. Алар мәктәпнең укучыларга белем бирүдәге уңышлары, класстан тыш үткәрелә торган чаралар белән таныштылар. Мәктәп заманча җиһазландырылган һәм укытучылар дәрес вакытында алардан оста файдаланалар. Мәктәп белем бирүдә дә, спортта да зур уңышларга...
-
Мошенниклар кармагына эләгә күрмәгез
Читән килгән мошенниклар "Зубр" җәмгыяте даруханәсе кассирыннан алдау юлы белән шактый зур суммада акча алып качканнар. Билгесез ир кеше белән хатын-кыз даруханә хезмәткәре алдында чын спектакль куеп, аның ышанычын яулый алганнар. Аның алдында алар "акчаның чын булуы-булмавын билгели торган техник җайланмалар"га сату-алу килешүе төзегәннәр. Бик оста уйлап эш ителгән операция...
-
Бүләк тапшырды
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, район башлыгы Камил Нугаев безнең шәһәрдә яшәүче балачактан беренче группа инвалид Евгений Руновка плазмалы телевизор тапшырды. Бу бүләк авыртуга бирешмичи яшәүче, оптимист рухлы кешегә карата олы хөрмәт билгесе. Евгений актив тормыш алып бара, аның дуслары, туганнары күп, ул һәрвакыт алар белән аралашып яши. Район башлыгы аңа киләчәктә...
-
Совет утырышы чакырыла
14 декабрьгә Спас муниципаль район Советының чираттагы утырышы билгеләнде. Ул сәгать 10да башкарма комитетның утырышлар залында башлана. Депутатлар 2012 елга һәм пландагы 2013, 2014 елларга район бюджетына кагылышлы сорауларны тикшерәчәк.
-
Алар безнең хәтердә
Бүген илебездә Ватан Батырлары көне билгеләп үтелә.
-
Ремонтны иртә башладылар
"Болгар Арыш" җәмгыяте механизаторлары һәм машина йөртүчеләре тракторлар һәм КамАЗ машиналары ремонтлау эшенә быел гадәттәгедән алдарак керештеләр. Яңа елга кадәр алар авыл хуҗалыгы машиналарының күпчелеген тәртипкә китерергә җыеналар.