29 ноябрь 2011 яңалыклары
-
Киләчәк турында хәзердән кайгыртырга кирәк
Билгеле булганча, булачак пенсиянең күләме Пенсия фондына иминият взносларын вакытында һәм тулысынча күчерүгә бәйле.
-
Бер гасырлык гомер!
Чәчәкледә яшәүче Маһибәдәр әби Галимова - райондагы иң өлкән кешеләрнең берсе. Үзенең сөйләве буенча, йөзнең теге ягына ул узган ел чыккан булырга тиеш. Шушы араларда 101 не тутырырга җыена. Әлеге вакыйга белән аны район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов, район ветераннар советы рәисе Юрий Зуйков җылы котладылар. Юбиляр янына безнең хәбәрчебез...
-
Битараф булмагыз
Сез балигъ булмаган балага сыра яки аракы сатуга шаһит булганыгыз бармы? Сезнең йортыгыз каршында көндез дә, төнлә дә алкоголь сатыла торган кибет эшли икән, сатыла торган продукциянең сыйфаты шик тудырамы? Күршеләрегез көмешкә куу һәм сату буенча үз "бизнес"ын ачып җибәрү аркасында ишек алдыгызда, подъездда көне-төне сәрхүшләр җыеламы? Әгәр күрәсез икән...
-
Штрафлар артачак
Агымдагы елның 21 апрелендә кабул ителгән федераль Закон нигезендә, 1 гыйнвардан РФ административ хокук бозулар кодексына җиңел машиналы таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташуга, шулай ук автомобильләрнең тукталышы һәм машиналарны кую кагыйдәләрен үтәмәүгә бәйле үзгәрешләр гамәлгә керә.
-
Хезмәтен хөрмәтләп
Спас картлар һәм инвалидлар йорты директоры Евгений Александрович Ховронин Спас муниципаль районы Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аның күпьеллык намуслы хезмәте һәм районның социаль хезмәтен үстерүгә керткән өлеше әнә шулай бәяләнде.
-
Келәмдә ут уйнаттылар
Берьюлы дүрт яшь спортчыбызга республика данын яклап Идел буе федераль округы беренчелегендә чыгыш ясау хокукы бирелде. Башта алар Казанда ТР беренчелегенә уздырылган бәйгедә үзләренең көчен күрсәтте. Ике спортчы чемпион исеменә лаек булды. 1996-1998 елларда туган яшүсмерләр арасында 46 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Данила Вихлянскига тиңнәр табылмады. Ул алты очрашуда да...
-
Файдалы семинар
Коррекция мәктәп-интернаты базасында сәламәтлекләре чикләнгән балаларга белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләренә багышланган республика семинар-практикумы булды. Семинарның җитәкчеләре - Мәскәү социаль-гуманитар институтның Казан филиалы укытучылары. Семинар кысаларында тегү эше, татар теле, этика, математика, география буенча ачык дәресләр, "Сәламәтлек нигезләре", "Көзен туучылар" кебек сыйныфтан тыш чаралар һәм мәктәп күләмендә "Имин балачак утравы"...
-
Авылларга–яңа машиналар
Өчкүл һәм Полянка авыл җирлекләре башлыкларына яңа "Фиат" машиналары бирделәр. Машиналар бушлай, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы ярдәме белән тәэмин ителде. Моңа кадәр авыл җирлекләрендә файдаланылган "Волга" машиналары тузып, эштән чыктылар.
-
Конкурста җиңеп чыкты
"Кеше тәрбияләү" республика конкурсының район этабындагы "Ел педагог-психологы" номинациясендә коррекция мәктәп-интернатыннан Елена Балханова җиңеп чыкты. Дөрес, бу конкурста катнашырга теләүчеләр күп булмады. Бу укытучы жюри игътибарына методик эшләнмәләр, портфолио хәзерләде, ачык чара үткәрде. Конкурс биремнәре арасында коррекция мәктәбе укучылары концерт номерлары белән чыгыш ясады. Җиңүчегә мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы һәм...
-
Семинар–киңәшмә үткәрелде
Безнең районда Профсоюзлар көне кысаларында җирле власть, профсоюз активы, эш бирүчеләр, кадрлар, хезмәтне саклау, юридик хезмәт белгечләре катнашында семинар-киңәшмә үткәрелде. Республика профсоюзлары федерациясе аппараты җитәкчесе Николай Барозднов үз чыгышында бу иң зур җәмәгать оешмасы эшчәнлегенә кагылган иң актуаль проблемаларны яктыртты. Ул профсоюзлар көче белән социаль партнерлык мөнәсәбәтләренең саклануына аеруча басым...
-
Барлык әниләргә багышланды
Әниләр бәйрәме көне алдыннан район Мәдәният йортында иң газиз кешеләребезгә багышланган зур концерт булды.
-
Авыл эшмәкәре – игътибар үзәгендә
Танкеевка һәм Өчкүл крестьян (фермер) хужалыклары базасында үткәрелгән район семинарында терлекчелек һәм авыл җирендә хуҗалык алып баруның кече формалары мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.