15 ноябрь 2011 яңалыклары
-
Күбрәк өлкәннәр гаепле...
Балаларның көзге каникуллары вакытында "Игътибар-балалар!" дигән Бөтенроссия профилактик чараның өченче этабы үткәрелде.
-
Ватанны сакларга өйрәнәләр
Флюра Гарәфетдинова, Иске Рәҗәп мәктәбенең татар теле укытучысы.
-
Участок сайлау комиссияләре
Спас муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе Россия Федерациясе Федераль Җыенының алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча участок сайлау комиссияләре составын раслады.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Спас муниципаль районы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр: Мамонов Николай Михайлович - Куралово Мәдәният йорты директоры, Савинов Виктор Иванович - Мәдәният йорты каршындагы вокаль-инструменталь ансамбль җитәкчесе һәм юбилей хөрмәтенә ансамбль үзе дә бүләкләнде. Авылның мәдәни тормышын үстерүгә керткән зур өлешләре шулай югары бәяләнде.
-
Кечкенә рәссамнарга – бүләкләр
Балалар бакчаларына йөрүчеләр яңа Россиянең 20 еллыгына багышланган "Минем Ватаным-2011" Бөтенроссия конкурсында катнашкан өчен бүләкләр алдылар. Россия буенча: "Мин үзем" номинациясендә Алена Корабельщикова ("Солнышко"), "Мин һәм әти-әниләрем"- Александр Филиппов (Аграмак) икенче урынны алдылар. Республика буенча Танкеевка авылының "Сказка" балалар бакчасына йөрүче Валерия Вагапова 4 яшьтән алып 5 яшькә кадәргеләр арасында...
-
Агачлар утыртып чыктылар
"Болгарлес" дәүләт бюджет учреждениесе механизаторлары язын чокыр -чакыр тирәләренә агачлар утырту өчен туфрак хәзерләүне үз вакытында төгәлләделәр. Зөфәр Зарипов Аграмак авылы янында 20 гектарга якын, ә Александр Охотников элеккеге Горка тирәсендә 10 гектарлап җир сөрделәр. Катлаулы эшне алар кыска вакытта һәм сыйфатлы итеп башкардылар. Бераз алдарак предприятие эшчеләре Антоновка һәм...
-
Терлекчелекне үстерү мәсьәләләре тикшерелде
Күптән түгел терлекчелек тармагының үсеш мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булды. Анда район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, республиканың авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә агымдагы елның ун ае эчендә районның терлекчелек хуҗалыклары башкарган эшкә нәтиҗә ясалып, кышка бурычлар билгеләнде. Сәбәпсез мөгезле эре терлекләр санын, ит һәм сөт җитештерү күләмен күпкә киметкән...
-
Ачык тыңлаулар була
Ул 23 ноябрьдә сәгать 10да район башкарма комитетының утырышлар залында үтәчәк. 2012 елга һәм 2013-2014 пландагы чорга район бюджеты проекты буенча фикер алышулар була.
-
Тынычлыкны саклый белергә кирәк
Үзәк китапханәнең уку залында конфессияләр һәм милләтләр арасындагы элемтәләр һәм экстремизмга каршы тору мәсьәләләренә багышланган "түгәрәк өстәл" утырышы булды.
-
Иң яхшы остаз
Шәһәрдәге 1нче урта мәктәпнең педагог-оештыручысы Юлия Филиппова вожатыйларның "Ел остазы-2011" җиденче республика конкурсында беренче дәрәҗә дипломга лаек булды.
-
Энциклопедия ничек төзелә
Күптән түгел безнең район энциклопедиясен бастырып чыгаруга хәзерләү мәсьәләләренә багышланган киңәйтелгән киңәшмә булды, анда энциклопедияне төзүчеләр, коллектив һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.