5 октябрь 2011 яңалыклары
-
Авыл ветераннарын зурладылар
Разия РӘШИТОВА, ветеран укытучы. Безнең Иске Рәҗәп авылында Өлкәннәр көнен ел саен зурлап, истә кала торган итеп оештыралар. Быел да 30 сентябрьдә, җомга көнне, авылыбыздагы өлкән яшьтәге бөтен кешене җирле мәктәпкә кунакка чакырдылар.Һәркемне машина белән килеп алдылар, бәйрәмнән соң һәрберебезне өйләребезгә кайтарып куйдылар. Мәктәп зур кунаклар көткән кебек матур итеп...
-
Гыйбрәтле хәлләр
Камил Гыйльмулла. Тарихта татарларга кагылышлы, гыйбрәтле, сабак ала торган хәлләр чиксез күп. Унтугызынчы гасырның танылган полководецы М.Кутузов заманында: "Йөрәгемне татар исеме белән бәйле урынга куегыз!"дип әйтеп калдырган. 1812 елда Наполеон җитәкчелегендә француз гаскәрләре Мәскәү шәһәренә якынлашалар. Аны югалту куркынычы яный. Ул чагында сенаторлар баш командующий итеп Михаил Илларионович Кутузовны билгеләргә...
-
Зур игътибар күрсәтелде
Районда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган күпсанлы чаралар үткәрелде.
-
Һәр дәресен көтеп алалар
Егерме биш елга якын Иске Рәҗәп урта мәктәбендә эшләү дәверендә, Равил Әсәдулла улы Шәфигуллин бик күп укучыларда физкультура һәм спортка мәхәббәт тәрбияләгән.
-
Аның икенче туган йорты
Валентин Ашмарин, мәктәпнең профком рәисе. Укытучылар көне безнең өчен күңелгә аеруча якын, кадерле бәйрәмнәрнең берсе. Бу вакытта ирексездән үзеңнең башкарган эшең, хезмәттәшләрең турында күбрәк уйлыйсың. Бәйрәм белән без бер-беребезне ихлас котлап, кыен, әмма кызыклы, җәмгыять өчен кирәкле эшебездә уңышлар телибез.
-
Эшләргә өйрәтә
Любовь Анатольевна Лихачёва коррекция мәктәп-интернаты коллективында олы хөрмәт казанган кеше. Ул монда егерме елдан артык эшли, аның эше укучыларның социаль иминлеген саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Аралашу дәресләре, "түгәрәк өстәл" утырышлары, фикер алышулар, әңгәмәләр, консультацияләр - класс җитәкчесе буларак, ул бу алымнарның барысын да куллана. Педагог балаларны кешеләр белән аралашу культурасына,...
-
Һәркем белән уртак тел таба
Башлангыч класслар укытучысы Елена Беляева санаторий мәктәп-интернатында ундүрт ел эшли. Бу вакыт эчендә ул бай практик һәм теоретик тәҗрибә туплаган, һәр укучының үзенчәлекләрен өйрәнгән, шуңа күрә укыту процессын да тиешенчә итеп оештыра. Елена Юрьевна үз эшендә төрле укыту ысулларын уңышлы куллана, балаларны парлап, төркемләп, коллектив белән эшләргә өйрәтә. Елена Юрьевна...
-
яңалыклар
Зур уңышлар теләде Кичә район башлыгы Камил Нугаев район укытучыларын Укытучылар көне белән котлады. Белем бирү учреждениесе вәкилләре һөнәри бәйрәмне билгеләп үтү өчен икенче мәктәпкә җыелдылар. Район башлыгы укытучыларның үсеп килүче буынга тәрбия бирүдә генә түгел, җәмгыятьтә һәм дәүләттә барган үзгәрешләрдә дә зур роль уйнауларын билгеләп үтте. Ул педагогларга киләчәктә...
-
Иң мөһиме – законны сакла
Өченче көн коррупциягә каршы тору буенча район комиссиясе утырышы булды.
-
Авыл халкыннан – шәһәрлеләргә
Традицион көзге ярминкәдә Болгар халкына һәм килгән кунакларга шактый арзан бәядән ит, сөт, яшечә һәм җиләк-җимеш сатып алу, ә шәхси хуҗлыкларга - фураж запасларын тулыландыру мөмкинлеге бирелде.