Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Урманда йөрү кагыйдәләре

    Көннәр җылыткач, күпләр урманга йөри башлый. Кемдер табигать кочагында ял итә, саф һава сулый, кемдер җиләк-гөмбә җыя. Шуңа да урманда йөргәндә үтәлергә тиешле кагыйдәләрне истән чыгарырга ярамый.

    Наталья Худякова,
    район прокуроры ярдәмчесе.
    Һәр кешегә ирекле рәвештә һәм түләүсез урманга бару, үз ихтыяҗлары өчен кыргый җиләк-җимеш, чикләвек, гөмбә һәм ашарга яраклы башка урман байлыкларын җыю хокукы бирелгән. Тик монда аерым чикләүләр бар. Аерым алганда, Кызыл китапка кертелгән, шулай ук гамәлдәге закон нигезендә наркотик матдәләр дип табылган гөмбәләр һәм кыргый үсемлекләрне җыю тыела.
    Урманнарга керү янгын һәм санитария иминлеген тәэмин итү максатында, нинди дә булса эшләр башкарылганда да чикләнергә мөмкин.
    Урманга барган һәр кеше исеннән чыгармаска тиеш: ылыслы яшь урманнарда, урман янгыны булган урыннарда, урманның зарарланган урыннарында, торф ятмаларында, урман киселеп, ботаклардан чистартылмаган урыннарда, шулай ук коры үлән өстендә, агачлар астында учаклар ягу тыелган. Яңгырлы көннәрдә генә янгынга каршы минераль полоса белән бүлеп алынган махсус мәйданчыкларда учак кабызу рөхсәт ителә. Урман кискәннән соң калган ботакларны яндыру өчен яки башка максаттан кабызылган учакны җир белән күмеп яки су сибеп тулысынча сүндеререгә кирәк.
    Моның өчен махсус билгеләнмәгән урыннарда янган шырпы, тәмәке төпчекләре, пыяла банкалар, шешәләр ташларга, ау вакытында тиз кабынып китә торган материаллардан ясалган пыжлар кулланырга, май яки керосин, башка тиз кабынып китә торган матдә сеңдерелгән чүп-чарны ташларга ярамый. Шулай ук урманда эшләп торган эчке яну двигательләренә ягулык салу, кабызу системасы төзек булмаган машиналар куллану, ягулык салына торган машиналар янында тәмәке тарту яки ачык уттан файдалану, торф яткан урыннарда ачык ут кулланыла торган эшләр башкару тыелган. Урманнарга, саклау полосаларына якын килгән урыннарда коры чыбыклар, коры үләнне яндыру да куркыныч.
    Урман җәнлекләре яши торган урыннарны юк итү, кырмыска, кош, җәнлек ояларын туздыру, рөхсәт бирүче документларсыз гына урман кисү, урманны көнкүреш, төзелеш калдыклары һәм башка чүп-чар белән пычрату - боларның барысы да урман законнарын бозу булып санала һәм моның өчен административ һәм җинаять җәзасын бирү күздә тотылган.
    Мәсәлән, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен (Административ хокук бозулар кодексының 8.32 маддәсе) кешеләргә - 1500 сумнан 5000 сумга, урындагы кешеләргә - 5000 сумнан 50000 сумга, юридик затларга 30000 сумнан 1000000 сумга кадәр штраф салу күздә тотылган.
    Сирәк очрый һәм югалып бара торган үсемлекләрне һәм кыргый җәнлекләрне юк иткән өчен (Административ хокук бозулар кодексының 8.35 маддәсе) кешеләргә - 2500 сумнан 5000 сумга, урындагы кешеләргә - 15000 сумнан 20000 сумга, юридик затларга 500000 сумнан 1000000 сумга кадәр штраф салу күздә тотыла.
    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: