Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Тормышыгызны куркыныч астына куймагыз

Практика күрсәткәнчә, ел саен суга батып үлүчеләр саны кимеми. Аеруча кыш көне куркыныч, чөнки елга-күлләр боз астыннан балык тотарга яратучылар белән тула.

Юрий Юрков,
Спас янгыннан саклану гарнизоны җитәкчесе урынбасары.
Балыкчыларның күбесе суда балык тоту кагыйдәләрен үтәмәү аркасында гомерен куркыныч астына куя, моны белмәгән кеше юктыр. Берәүләр балык тотарга исерек килеш чыга (монысы инде бернинди кысаларга сыймый), икенчеләре фаҗига булу мөмкинлеген күз алдына да китерми, өченчеләре балык тоткан вакытта сагалап торган куркыныч турында белеп бетерми. Кышын балык тотканда, беренче чиратта шуны истән чыгармаска кирәк: теләсә кайсы вакытта һава торышы бозылырга, кар яуса күз күреме начараерга, көчле буран чыгарга, суытып җибәрергә мөмкин. Боларның барысы да фаҗигагә китерә.
Бәла-казаны булдырмый калу өчен, һава торышын исәпкә алырга һәм билгеле инде, бозда үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Тик шулай да тормыш өчен куркыныч туган очракта, кичекмәстән Татарстан Республикасының бөтен территориясендә эшли торган "112" бердәм ашыгыч ярдәм номерын җыярга кирәк.
Боз ватылыш, суга төшкәндә нишләргә? Беренчедән, куркып, югалып калмаска, көчне юкка сарыф итмәскә кирәк. Гадәттә, боз ватылганда кеше башы белән чуммый, шуңа күрә кулларны ике якка сузарга кирәк. Коры кием су өстендә күпмедер вакыт торырга мөмкинлек бирә. Кышкы кием кигән кеше, терсәкләре һәм кулбашлары белән боз кырыена таянып, бозлы суда 30-40 минут тора ала. Тик бата башлаган бозлы суда 15-20 минутта туңып үләргә мөмкин. Шуңа күрә вакытны нәтиҗәле файдаланып, боз өстенә ничек тә чыгарга тырышыгыз.
Су өстенә горизонталь яткан килеш, боз өстендә ябышу өчен нинди дә булса терәк табырга тырышыгыз. Терәк ролен пычак яки кечкенә багор үти ала. Әгәр беренче тырышу уңышсыз килеп чыкса һәм боз ватылса, югалып калмагыз, үз-үзегезне кулда тотарга тырышыгыз. Юеш кием төпкә өстери башлагач, аяк киемен салырга һәм аякларны хәрәкәтләндереп, яңадан су өстенә горизонталь ятарга һәм үзегезне судан чыгарырга тырышырга кирәк.
Исегездә тотыгыз: сезнең иминлек - үзегезнең кулларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев